III Төп өлеш: | Балалар, бер шигырь тыңлап карыйк әле. (Интерактив тактада кышкы табигать, карга “Әни”дип язылган, магнитофоннан шигырь тыңланыла). “Әни” диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга Таптамагыз, һич ярамый “Әни”сүзен таптарга. -Укучылар, хәзер сезнең күз алдыгызга нинди күренеш килде? -Ә ни өчен сокланып карый? -Ни өчен “Әни” сүзен таптарга ярамый? Дөрес,балалар, әниләр иң изге затлар. -Ә менә сезнең әниләрегез нинди? Әйе, әниләребез иң-иңнәр. Шуңа да инде менә әниләр көне җиргә ап-ак карлар яуган вакытта ноябрь азагында билгеләп үтелә. Бөтен тирә-як ап-ак, чисталык, сафлык, нәкъ әниләр күңеле кебек. Әниләребезне без ак төс белән чагыштырабыз. Балалар, сез кар өстенә нинди сүз төркемнәрен яздыгыз? -Искә төшерик, нинди сүз төркеме сыйфат дип атала? -Нәрсә ул сыйфатланмыш? Дөрес, укучылар, ә хәзер кышкы табигать турында текст тыңлагыз. Нинди сүзләрнең мәгънәләре аңлашылмый, шуларны сүзлек дәфтәренә язып барыгыз. -Нинди сүзләрне язып алдыгыз? (Интерактив тактада сүзлек чыга: Күчмә – перелетные Ылыслы – хвойные Тар – узкий Кышлаучы – зимующие Ә хәзер текстны тагын бер кат тыңлыйк. (Интерактив тактада текст күрсәтелә). Укучылар, әйдәгез тексттан сыйфатларны табып әйтик. Ә хәзер сезнең белән сорау төзү күнекмәләрен ныгытыйк. Текст эчтәлеге буенча сораулар төзип карыйк. Игътибар иткәнсездер, текстта сыйфатлар шактый күп.Искә төшерик әле, сыйфатлар нинди төрләргә бүленә? -Нинди сыйфатларны асыл сыйфатлар дип атыйбыз? Нинди сыйфатларны нисби дип атыйбыз? Менә шул сыйфатлар кышкы буранда текст эчендә адашканнар. Аларны эзләп, үз өйләренә урнаштырырга кирәк. 1нче вариантлар - асыл,2нче вариантлар нисби сыйфатларны язып ала. | -Бер бала бармагы яки таяк белән ак карга “әни” диеп язып куйган һәм шуңа сокланып карап тора. -Ул, бәлки, әнисен күз алдына китерә торгандыр. -Әниләребез иң кадерле кешеләребез, алар безгә гомер бүләк итүчеләр;безне җил-яңгырдан саклаучылар. Алар – безнең иң якын кешеләребез. (Балалар интерактив тактага язалар: матур, акыллы, уңган, көләч, ягымлы, гадел, сылу, кешелекле, тырыш.) Балалар җаваплары. Укучылар текстны тыңлыйлар. Укучылар хор белән кабатлыйлар. Укучылар сыйфатларны сыйфатланмышлары белән табып әйтәләр. Укучылар үзләре үк сораулар төзиләр, җавап та бирәләр. - Туган ягыбызга нинди кыш килде? - Ап-ак кар нәрсәләрне каплады? - Урманда кошлар тавышы ишетеләме? - Нинди кошлар җылы якларга очып китәләр? - Нинди кошлар кешеләр янына күчеп киләләр? - Кешеләр аларга җимлекләр ясап куялар, кешеләр янында ризык табу җиңелрәк. - Асыл һәм нисби сыйфатларга бүленә. Укучылар интерактив тактадагы ике өй рәсеменә асыл һәм нисби сыйфатларны бүлеп язалар. (Дөреслеге тикшерелә) Укучылар текстны тыңлап сыйфатларны үз өйләренә урнаштыралар. Интерактив тактада ике өй рәсеме чыга, сыйфатларны ул өй эченә язалар, аннан соң дөреслеге тикшерелә, дөрес вариант интерактив тактада чыга. |
V Белем һәм күнекмәләрне ныгыту: | Хәзер матур язу күнекмәләрен ныгытып китик: -Кышкы салкынча һавада чаңгы шуу рәхәт! Чаңгы, һава, шуу сүзләренең язылышына игътибар итегез, дөрес языгыз. Сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен билгелик, сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Бу җөмләдә сыйфатлар нинди дәрәҗәдә? Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, китапның 153нче битендәге 9нчы күнегүне башкарабыз. Бирем: сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен һәм сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булып килүен билгелибез. Димәк, сыйфатлар җөмләдә нинди җөмлә кисәге булалар. Китапның 148 нче битен ачабыз һәм Роберт Миңнуллинның “Ак кыш” шигырен тыңлыйбыз. Димәк, балалар, кыш – елның иң матур вакыты икән, ә менә шул матурлыкны шагыйрь нинди сүз төркемнәре аша тасвирлаган? Шулай итеп, сыйфат – матурлыкны тудыручы сүз төркеме. Хәзер мин сингвинг язарга өйрәтәм. Сингвинг – француз сүзе, бишьюллык дигәнне аңлата. Беренче юлга – бер исем, икенче юлга шушы исемгә туры килә торган ике фиг. язабыз, өченче юлга – өч сыйфат, дүртенчегә – дүрт сүзле җөмлә, бишенче юлга исемнең синонимын язабыз. Мәсәлән: Сыйфат. Белдерә, төрләнми. Асыл, нисби, ясалма. Мөстәкыйль сүз төркеме була. Билге. Шулай ук матурлык сүзенә язарга мөмкин. | Укучылар җөмләне дәфтәргә язып куялар. Салкынча – кимлек дәрәҗәсе, кышкы – сыйфат дәрәҗәсе юк, чөнки ул – нисби сыйфат. Бер укучы тактада эшли, бер төркем укучыга текстлы таратма материал бирелә. Укучылар 9нчы күнегүне башкаралар. Сыйфат җәмләдә аергыч, хәбәр була. Укучылар башта аудиоязманы тыңлыйлар, анннан соң үзләренең сөйләгәнен, яздырып,тагын тыңлыйлар. Сыйфат аша тасвирлаган. Матурлык. Сизелә, күренә. Нәфис, чибәр, гүзәл. Дөньяны кояш кебек яктырта. Гүзәллек. |