СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Нәүрүз мөбәрәк булсын!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау максатыннан "Нәүрүз - мөбәрәк булсын" бәйрәмен үткәрү әһәмиятле. 

Просмотр содержимого документа
«"Нәүрүз мөбәрәк булсын!"»

“Нәүрүз мөбәрәк булсын!”

Көннәр язга авыша барган вакытта Нәүрүз бәйрәмен үткәрү – татар халкының матур күренеше. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.Халык элек-электән яңа өмет-куанычларга ышанып язны көткәннәр. Бер-берсенә матур, изге, ихлас теләкләр теләп, елның яхшы килүенә ышанганнар.

Бу йола бәйрәме 21 март көненә туры китерелеп үткәрелми, аның төгәл билгеләнгән датасы юк, шулай да гадәттәгечә үткәрү вакыты буларак карларның бераз эри башлавы белән җылы яклардан оя кору, бала чыгару өчен туган якларына кайткан каргалар килгән көннәр алына.

Халкыбызның милли традицияләрен торгызу,саклау максатыннан, без, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы коллективы, балалар белән “Нәүрүз мөбәрәк булсын” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе оештырдык. Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолаларында халыкның олысы-кечесе актив катнашып, гүзәл сыйфатлар тәрбияли дип уйлыйбыз.

Көннең болытлы булуына карамастан, балаларның кәефләре яхшы, күтәренке иде. Бәйрәм иртәсен зурлар катнаш төркем балалары “Тамчы там!” җыры белән башланып китте. Тамчылардан саклану җиһазы – ул кулчатыр. Балалар кулчатыр ярдәмендә матур бию биеделәр. Яз көне көннәр никадәр яңгырлы булса да, балалар кояшны сагынып, көтеп торалар. Кояш үзен озак көттермәде, кунакка килде һәм кояш нурлары ярдәмендә җылылык таратты. Балалар кояшка рәхмәт йөзеннән шигырь сөйләделәр.

Борын заманнан ук, Нәүрүз бәйрәмен җырлы-биюле уеннар белән каршылаганнар. Безнең уртанчы төркем балалары да гореф-гадәтләрне саклап, “Зәңгәр чәчәк” уенын уйнадылар.

Бәйрәмнең иң зур кунагы – Нәүрүзбикә. Ул балаларны ипи-тоз белән каршы алды. Балаларга яз аеның күркәм сыйфатларын бүләк итте.

Ләкин кышның да бездән китәсе килмәде, бәйрәмнең тагын бер кунагы – Кыш бабай килде. Ул үзенең биләмәләрен Нәүрүзбикәгә тапшырасы килмичә тартышты. Нәүрүзбикә белән “Җеп чорнау”, “Аркан тартыш”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка күкәй куеп йөгерү” уеннарында көч сынаштылар. Балалар аларга ярдәмгә килделәр. Ләкин Кыш бабай үзенең китәр вакыты җиткәнен аңлап, саубуллашып китеп тә барды.

Ә Нәүрүзбикә балаларны тәмле коймаклары белән сыйлады.

Бу бәйрәм ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максытыннан оештырыла. Шулар аркылы бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә. Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгән вакытта татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте сакланыр һәм сабыйларның кызыксынуы артыр.

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

Тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы