Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»
35 нче дәрес Әлифба (татар теле)
Тема. “Далада”. Текст уку һәм текстны күчереп язу
Максат: иҗекләр һәм сүзләр төзергә өйрәтү; уку белү күнекмәләрен камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү; дуслык хисе тәрбияләү.
УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.
Җиһаз: әлифба, слайдларда рәсемнәр.
Дәрес барышы
1.Оештыру моменты.
Исәнләшү.
Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.
2. Актуальләштерү.
- Хәрефләрне ике группага бүлегез (басма һәм язма хәрефләр)
- Язма хәрефләрне кайчан кулланабыз?
3. Дәфтәрләрдә эш.
- үрнәккә карап өйрәнгән хәрефләрне язу
- өйрәнгән хәрефләр кергән сүзләр язу - Сүзлек өстендә эш.
Физкультминутка.
4. Басма текстны язмача күчерү.
Әзерлек эше.
- Язу дәресләрендә без язма хәрефләр белән язарга яңа өйрәнеп киләбез.
- Күчереп язу серләре: укыйм, аңлыйм, әйтеп язам, тикшерәм.
- Текстны укыгыз.
Далада.
Дилә далада. Ләлә далада. Алла, Дилә, Ләлә далада. (8 сүз.)
- Текста ничә җөмлә? Ничек белдегез?
үзаллы эш: текстны күчереп язу.
5. Тикшерү
6. Дәресне йомгаклау.
- Нәрсәгә өйрәндек?
Рефлексия.
- Дәрестә ниләр белдек? Схема буенча сөйлә:
БЕЛӘМ
МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ
БУЛДЫРА АЛДЫМ
- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә. Кәефләрегез ничек?