СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

42 нче дәрес Әлифба (татар әдәбияты)


Тема. Рус hǝм татар сүзләрендәге сузык [о] авазын чагыштыру.

Максат: 1. Укучыларны Оо хәрефләре кергән сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үзаллы укырга өйрәтү.

  1. Балаларның күзәтүчәнлеген, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү.

  2. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

ҖиҺаз: алфавит, җөмлә төзү өчен рәсемнәр, презентация.

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

Укучыларны дәрескә әзерләү.


II. Сузык аваз хәрефләре турында укучылардан мәгълүмәт алу.

-Экранда сез нинди хәрефләр күрәсез?

-Бу хәреф һәм ул хәрефне белдергән аваз турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? (укучыларның җаваплары).

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән “Оо хәрефләре иленә” сәяхәт итәрбез. Сәяхәтебез вакытында без язарбыз, укырбыз, төрле биремле күнегәләр эшләрбез.


III. “Оо иле” хәрефләре буйлап сәяхәт.

А) “Матур язу” тукталышы. О,о хәрефләрен язу.

- 1-юл- баш О хәрефен язу; юл о хәрефен язу;

- 2-юл- о хәрефе кергән иҗекләр язу;

- о хәрефенә сүзләр язу(алдан язып бетерүче укучылар өчен);

Б) “Белем алу “ тукталышы

2 баганада О хәрефе кергән сүзләр бирелә. Сүзләрне уку.

-Кайсы сүзләр русча, ә кайсылары татарча? Укыганда аерыла. Ни өчен?

(укучыларның җаваплары).

В) Слайдтан кагыйдәне уку.

Нәтиҗә ясау.

Г) “Табышмаклар” тукталышы.

1. Экрандагы табышмакларга җаваплар табу, экрандагы рәсемнәр буенча җавапларны тактага язып бару .

1. Тызлый да бызлый ,

Үпкән җире сызлый. (УМАРТА КОРТЫ)

2. Аягы бар,кулы юк,

Аркасы бар,түше юк. (УРЫНДЫК)

3.Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә –такылдык. (ҮРДӘК)

4. Язын ямь-яшел,назлы,

Көзен моңая,сары. (ҮЛӘН)



Ял итү “ тукталышы.


Бер, ике – без бастык. Утырдык, кабат бастык.

Чат-чат итеп кул чаптык. Бер утырдык, бер бастык.

Аякларны бер урында Инде бераз хәл алдык,

Тып-тып-тып итеп бастык. Тыныч кына утырдык.


IV. Ныгыту.

Биремнәр ” тукталышы

  1. Слайдта күрсәтелгән рәсемнәрдән сүзләр кертеп җөмләләр төзү.(телдән)

Бал корты, кош, торт, козгын, кояш, зонтик.

2. Экранда бирелгән текстлардан А һәм О хәрефләре кергән сүзләрне генә сайлап язу, А, О хәрефләре астына сызу.


3. Дәреслек буенча эш

Бирем.Буш шакмакларга А, О хәрефләренең тиешлесен куеп языгыз.Нинди сүзләр барлыкка килде?

Б


Л

К


Л

К


З

Б


З

Т


Зм

К


М



11 слайд

Бирем.Бирелгән сүзләр һәм сүзтезмәләрне файдаланып, “Гаилә” темасына дүрт җөмлә төзергә



Уйнап алабыз” тукталышы.

  1. Артык сүзне тап” уены.

  • Куян,кәҗә,үрдәк,бүре,күсе,тукран

  • Су,усак,ут,кояш,ук,уч,урындык

  • Уен,туп,укучы,сыйныф,күлмәк

  • Таш,кул,басу,бүрек,күз,тау

  • Күк,язу,умарта,бүлмә,кибет

  • Үрмәкүч,китап,үлән,үтүк.


  1. Күзләрне ял иттерү күнегүе.

Ял итсен күзләр

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем : ял итсен!

Ачам күзем : күп күрсен!


Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.


Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына,

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.


V. Дәресне йомгаклау.

- Дәрестә без нәрсәләргә эшләдек?

- Дәрестә ниләр белдек?

Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

-Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

-Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

-Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек?



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!