СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

44 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Тартык [п]-[п'] авазлары һәм Пп хәрефләре. Пп хәрефләрен язу.

Максат: Укучыларны баш П хәрефен дөрес язарга өйрәтү шул хәреф кергән сүзләрне язуны ныгыту, күчереп язу күнекмәсе остендә эшләү,җөмлә чикләрен табу, билгеләү, сөйләм телен үстерү өстендә эшне дәвам итү,милли-төбәк компонентын кулланып укучылардан туган якка һәм аның кешеләренә мәхәбәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә: авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга таркату, авазга характеристика бирү

УУЭ: Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. 
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү

Җиһаз: магнитлы хәрефләр,язмача Пп хәрефләре, слайдлар.


Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше. Уңай психолог халәт тудыру.

-Хәерле иртә балалар. Буген бездә язу дәресе. Бу дәрестә мин сезнең барыгызга да сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм уңышлар телим.

2. Актуальләштерү.

Табышмаклар әйтү.

а) Әминәнең суга төшкән әйбере (туп)

б) Өстәлнең яме, күрке (ипи)

в) Мыегын селкетеп йоклап ятучы (песи)

г) Без яратып,каникулдан сагынып килә торган җир (мәктәп)

(Табышмакларның җавапларын слайдта күрсәтү)


Туп,ипи,песи , мәктәп сүзләрен (һәр укучыдан бер сүз) тактага яздыру. Юл п хәрефенең язылу урыннарын күрсәтү (сүз уртасында, сүз ахырында, сүз башында языла).

3. Яңа теманы аңлату.

1) – Узган дәрестә без сезнең белән юл п хәрефен яздык. Тагын аның нинди хәрефе дә була әле?

- Баш П хәрефе

-Әйе,балалар, баш п хәрефе була. Ул кайда языла?

- Җөмлә башында, кеше исемнәрендә, авыл исемнәрендә.

- Язмача П хәрефе без язган нинди хәрефләр белән охшаш?(алфавиттан табу, күрсәтү).

-Г, Т хәрефләре белән охшаш.(язмача баш Г, Т хәрефләрен тактага элү.)


2) Тактага баш П хәрефен язып күрсәтү.


3) Тылсымлы ручкалар белән һавада язу.


4) Күзне йомып язып карау.


5)Тактада һәр укучы бер баш П хәрефен язып күрсәтә. (Хаталарны табу, төзәтү).

- Ә хәзер матур итеп утырабыз. Дәфтәрләрне ачабыз. Дөрес утыруны тикшерәбез. Үрнәк буенча баш П хәрефен язабыз. (Дәфтәрләрдә баш П хәрефен язу).

- Без сезнен белән баш хәрефнең кеше исемнәрендә язылуын әйтеп киттек. Ә менә сезнең якыннарыгыз,туганнарыгыз арасында П хәрефенә башланган исемле кешеләр юкмы?

- Юк.

- Әйе, балалар. Татар телендә П хәрефенә башланган исемәр юк. Ә менә рус телендә бар. Мәсәлән: Павел,Паша,Петр һ. б.

Куян керә (слайдта куян рәсеме).





-Сөенче, балалар,сөенче. Кыш бабайдан сезгә күп сәлам. Ул сезнең янга килергә әзерләнә. Капчыгын да тутыра башлады инде.

Минем урманда бер дустым бар . Аның сезнең янга бик тә киләсе килгән иде. Ул кыш бабайга булышырга дип калды. Мин аның рәсемен сезгә алып килдем. (Поши рәсемен күрсәтә,слайд).






Поши урманда була. Ул печәнне яратып ашый.

- Рәсемдә нәрсәне күрәбез, балалар? (Пошины)

- Ул кайда яши? (Урманда)

- Әйе,балалар. Ул урманда яши. Бик нык салкын кышларда, кар күп булган елны пошиларга азык табуы кыен. Аларга остәмә азык бирергә кирәк.Алар печәнне бик яратып ашыйлар. Ярый, дусларым, мин китим.Сезнең янга тагын килеп җитәрмен әле. ( Куян чыгып китә).

-Балалар без куянны озаттык. Аңа хәерле юл телик. Узебез дәфтәрләрне ачыйк та анда язылган җөмләне укыйк. (Дәфтәрләрне ачалар,җөмләне укыйлар)

- Монда ничә җөмлә бар?

- Беренче җөмлә ничә сүздән тора?

- Икенче җөмлә ничә сүздән тора?

- Җөмлә нинди хәреф белән башланган?

- Җөмлә беткәч нәрсә куелган?

- Җөмләләрне үрнәктән карап күчереп язабыз.


Физкультминутка.

4. Белемнәрне ныгыту.

-Балалар, сез баш П хәрефенең кеше исемнәрендә, җөмлә башында язылуын белдегез.

Баш хәреф тагын кайларда языла?

Куян керә.

-Нәни дусларым, мин урман мәктәбендә сез язган баш П хәрефен язып карадым.Ләкин, Кыш бабай минем язганны бер дә ошатмады. Миңа хатамны төзәтергә булышмассыз микән?

(Хаталы язуны төзәтү)

-Рәхмәт , дусларым, миңа ярдәм иткәнегез өчен. Менә мин сезгә үземнең кечкенә генә бүләгемне тапшырыйм. (Һәр укучыга чыршы уенчыгы бүләк итә). Ә Кыш бабай Яңа елда бүләген үзе тапшырыр. Саубулыгыз, дуслар! Яңа елда очрашканга кадәр! (Куян чыгып китә)

5. Йомгаклау.

- Менә, укучылар, безнең дәресебез дә бетә. Бу дәрестә без ниләр эшләдек?

(Баш П хәрефен язарга өйрәндек, җөмлә яздык)

- Булдырдыгыз, балалар! Барыгызга да уңышлар телим, рәхмәт сезгә.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!