46 нчы дәрес Әлифба (татар теле)
Тема. Тартык [з-з'] авазы һәм Зз хәрефләре. Зз хәрефләрен язу. Максат: [з-з'] авазлары һәм хәрефләре турында мәгълүмат бирү; авазларны ачык артикуляцияли белергә өйрәнү; иҗекләр һәм сүзләр төзергә өйрәтү; уку белү күнекмәләрен камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү; дуслык хисе һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү. УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету. Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык. Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать. Җиһаз: әлифба, рәсемнәр, кисмә хәрефләр, үрнәк хәрефләр.
Дәрес барышы
1. Оештыру моменты.
Исәнмесез, балалар,
Хәерле көннәр сезгә.
Акыл һәм ачкычлар
Телимен һәммәгезгә.
2. Белемнәрне кабатлау.
− [п] нинди аваз ул? Аның саңгырау пары нинди? Нәрсә ул яңгырау, саңгырау тартык, калын, нечкә сузык аваз?
− “Кул чабу” уенын уйныйк әле. Мин сезгә сүзләр укыйм. Кайсы сүздә [п] авазы була, сез кул чабасыз. Булмаса, чапмыйбыз.
пальто, капитан, алма, кунак, күпер, китап, гер, керпе, урам.
Иҗекләр укыла.
3. Уку мәсьәләсен кую, чишү
− Әлифба дәресендә без нинди уку максатларын үтәп киләбез?
− Әйе, авазларны хәрефләр белән билгелибез.
− Без авазларны нишләтәбез? (әйтәбез, ишетәбез)
− Ә хәрефләрне нишләтәбез? (укыйбыз, күрәбез, язабыз)
- Без бүген сезнең белән яңа хәреф һәм аваз белән танышырбыз.Мин сезгә табышмак әйтәм:
үзе хәреф, үзе сан,
Бик аз була санасаң? (З хәрефе)
- Димәк, без бүген [З] авазын дөрес әйтергә, ишетеп таный белергә өйрәнербез.
4. Физкультминут.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары − артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
1 алга, 1 артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз.
Башны алга яшереп,
Азрак кына “йоклыйбыз”.
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
5. Яңа теманы ныгыту.
Фонетик күнегүләр.
озынборын ничек безелди? (Без-з-з)
үрмәкүч оясына эләккән чебен ничек безелди? ( Без–з–з )
умарта корты синең яныңа килгәч ничек безелди? (Без-з-з)
- Балалар, [З] авазы нинди авазга керә? (Тартык)
- Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? (Чөнки аны җырлап булмый һәм зәңгәр төс белән билгеләнгән).
- Игьтибар белән тыңлагыз әле, мин нинди аваз турында сөйлим:
Зәйтүнә - зур кыз дисәң дә
Зәйнәп – зәңгәр күз дисәң дә
Зонтик, күзлек, каз дисәң дә
Бер аваз бар барысында. ([З] авазы)
- Зәйтүнә, Зәйнәп, зур, зәнгәр, зонтик сузләрендэ [З] авазы кая урнашкан?
- Күзлек сузендә [З] авазы кая урнашкан?
- Кыз, каз, күз, аваз сузләрендэ [З] авазы кая урнашкан? (Балалар жавабы )
- Хәзер тактага язылган иҗекләрне укыйк эле (Зә,ЗИ,ЗЫ,ЗУ)
6. Физкультминутка.
- З хәрефен бергәләп зур итеп ясап карыйк(Балалар З хәрефен фигуралардан тезеп ясыйлар)
- З хәрефен пластелиннан әвәлик.( З хәрефен пластелиннан әвәлиләр.)
- [З] авазы кергән сүзләр уйлыйк.(Балалар жавабы)
7. Дәфтәрдә эш
Зз хәрефләрен язу.
8. Ныгыту.
Әңгәмә кору.
- Мин сезгә табышмак әйтәм:
Кыш буе яткан кырларда,
Эрергә вакыт җитте.
Күктә кояш елмая
Бу кайсы вакыт, әйтеп кара! (Яз)
- Язгы табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Бозлар ага, агач яфрак яра, чирәм чыга)
- Уен уйнап алыйк.Ул «нәрсә артык» дип атала. (Уен уйнала)
- Без яз җиткәч нәрсә эшлибез? (Чәчәк, помидор, агач утыртабыз, җир казыйбыз, урамнарны чистартабыз)
Дәреслектәге текстларны уку.
9
. Дәресне йомгаклау.
− [з-з'] нинди авазлар ул? Ни өчен?
Рефлексия.
- Дәрестә ниләр белдек?
Схема буенча сөйлә:
БЕЛӘМ
МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ
БУЛДЫРА АЛДЫМ
- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?
- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?
- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә. Кәефләрегез ничек?