СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

48 нче дәрес Әлифба (татар әдәбияты)

Тема. Сүз башында Йө кушылмасы. [йө] кушылмасын хәрефләр белән тамгалау.

Максат: [йо], [йө] кушылмалары сүз башында килгәндә хәрефләр белән тамгаларга

өйрәтү; белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен

үстерү; парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Җиһаз: [Й] патшалыгы плакаты, сүзле карточкалар, кагыйдәләр таблицасы.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

1. Психологик уңай халәт.

2. Белемнәрне кабатлау.

1нче бирем. [й] авазының хәрефләр белән тамгаланышын искә төшерү.

Тактада: [май] [койма]

[ойа] [өйә]

[бийү] [йул]

[йылан] [тийен]

Парларда киңәшләшеп, [й] авазының хәрефләр белән тамгаланышын искә төшерегез.

Нәтиҗәләрне хор белән, парларда бар-береңә, үз-үзеңә кабатлау. Соңыннан искә төшергәннәрне парларда сөйләп карау.

Үзбәя.

2нче бирем. Искә төшергән кагыйдәләргә мисаллар китерегез. Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.

3. Уку мәсьәләсен кую.

1нче бирем. Табышмак әйтү:

Кечкенә генә бер эт,

Яткан да бөгәрләнеп,

Тешләми дә, өрми дә,

Өйгә беркем керми дә. (Йозак)

Җавапны хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә әйтәләр.

3нче бирем. Сүзнең моделен төзегез. (Бер укучы тактада эшли, калганнар парларда киңәшләшеп эшлиләр)

    

[ й ө р ә к]

- - р ә к

- Ни өчен мин сезгә « йөрәк » сүзен тәкъдим иттем? ([Й] авазы бар).

- Димәк, безнең алда нинди уку мәсьәләсе туды? Бүгенге дәрестә нәрсәне өйрәнүне дәвам итәрбез? ([Й] авазын хәреф белән тамгалауны).

Хор белән, бер-берсенә үз-үзләренә әйтәләр.


II. Уку мәсьәләсен чишү.

- Сүзгә игътибар итик әле. [Й] авазы сүзнең кайсы өлешендә тора? (Сүзнең башында).

- Нинди аваз алдыннан? ([ө])

- Без белгән кагыйдәләрнең кайсына туры килә? (Туры килми).

- Димәк яңа нәтиҗә чыгарырга туры киләчәк. Сез нинди хәреф язарга тәкъдим итәсез? (Укучыларның тәкъдимнәрен тикшерү. Я, ю, е хәрефләрен куеп карау, нәтиҗәдә сүзнең бозылуына игътибар итү).

- Әйдәгез, үзләрен калдырыйк. Ә без дөрес яздыкмы? Кайдан белеп була? (Китаптан, сүзлектән). «Татар теленең орфографик сүзлеген»нән карау.

- Дөрес тамгалаганбызмы? Димәк, нинди нәтиҗә чыгарырбыз?

Нәтиҗә: [й] авазы сүз башында [ө] сузыгы алдыннан килсә, үз хәрефе белән тамгалана.

Нәтиҗәне хор белән, парларда, бер-береңә әйтү.

Үзбәя.

2. Йөзек рәсемен күрсәтү. Бу нәрсә? (Йөзек)

Сүзне хор белән кабатлау.

4нче бирем. Сүзнең моделен төзегез.

    

[ й ө з е к]

? з е к

Өйрәнелгәннәрдән чыгып гомуми нәтиҗә чыгару:

- Әгәр [й] авазы сүз башында [о] һәм [ө] авазлары алдыннан килсә, үз хәрефе белән тамгалана. Яки сүз башында [йо], [йө] кушылмалары языла.

Нәтиҗәне хор белән, парларда һәм үз-үзеңә кабатлау.

([Й] патшалыгының алдагы ишеген ачу).

Үзбәя.


Ял минуты.


III. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Дәреслекнең 81 битендә баганалап бирелгән сүзләр арасыннан [йо], [йө] кушылмалары булган сүзләрне табып укырга,

«Кечкенә энем» тексты өстендә эш.

- кереш әңгәмә.

Кемнәрнең кечкенә энеләре, сеңелләре бар? Алар турында сөйләп күрсәтегез. Аларны әниләрегез ничек йоклата? ( Берничә укучыны тыңлау).

Без сезнең белән җыр дәресендә нинди бишек җыры өйрәнгән идек? Әйдәгез искә төшерик. («Энесенә у л апа» җырын хор белән башкару).

Ә сезне әниләрегез нинди бишек җырлары җырлап тирбәткән? Кемнәр сорап килде? (Укучылар өйрәнеп килгән бишек җырларын сөйләп яки җырлап күрсәтәләр).

Әйе, балалар, безнең барыбызны да әниләребез бишек җырлары җырлап йокларга салган. Халкыбызның милли көйләре бишектә чакта ук безнең күңелләребезгә сеңеп калган. Ә бүген без укыячак текста әнисе улын нинди җыр җырлап йоклата икән?

- үрнәк уку

- эчтән уку

- кычкырып уку

- сайлап уку (бишек җырын)

- җырга көй уйлау ( иҗади эш)

IV. Рефлексив кабатлау.

- Бүген без сезнең белән нәрсә белдек? Нинди нәтиҗә чыгардык?

Нәтиҗәне хор белән, пышылдап, парларда бер-береңә кабатлау.

- Өйгә кайткач әти - әниләрегезгә сөйләп күрсәтегез.

Киләсе дәрескә проблема:

- [бөйөк] сүзендә [йө] кушылмасы сүзнең кайсы өлешендә? Нинди хәреф белән билгеләрбез? Моны беләсегез киләме? Бу турыда без киләсе дәрестә сөйләшербез.

Үзбәя.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!