СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

50 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. [йа], [йә] аваз кушылмалары, Яя хәрефләре. Яя хәрефлǝрен язу.

Максат: укучыларны я хәрефе булган сүзләрне дөрес әйтеп укырга өйрәтү;

я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен һәм күрше иҗектәге сузыкка карап калын да, нечкә дә укылганын аңлату; экологик тәрбия бирү;

[йа], [йә] кушылмасын телдән әйтеп башта [а], [ә] авазларын билгеләтү, сузыклар алдындагы й тартыгын ишетеп аера белергә өйрәтү; фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү; кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә: 
Я хәрефенең кушылма аваз икәнен, ике аваз белдерүен төшенү.

ҖиҺаз: алфавит, җөмлә төзү өчен рәсемнәр, презентация, карточкалар [йа], [йә], Кызыл китап, татар бию көе, “Грачи прилетели” картинасы

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

-Укучылар , бүген көн нинди матур! Күрәм, сезнең кәефләрегез яхшы. Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик, елмаешыйк һәм дөрес итеп утырыйк.Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерик.

(Тактага Сөмбелә кызы, алтынсу яфраклар ябыштырылган агач өрәңге ы, “сузык аваз хәрефләре”, “тартык аваз хәрефләре” дип язылган агач ботаклары һәм өйрәнгән сузык, тартык аваз белдерүче магнитлы хәрефләр ябыштырылган) 
II. Актуальләштерү 
- Укучылар, бүген безгә кунакка кем килгән? (Сөмбелә)

- Ул безгә бүләкләр алып килгән. Кем дәрестә бик актив була, кәрзиндәге бүләк шуңа. Ул безгә матур агач та алып килгән. Сез беләсезме бу агачны? (Өрәңге агачы)

- Өрәңге- көз агачларының патшабикәсе. Аныкы шикелле матур яфрак бер агачта да юк. Бу серле яфраклар. Әйдәгез, серләрен ачыйк әле. 
Такта янына чыгабыз, бер яфракны алабыз, артына язылган хәреф турында сөйлибез.

III. Яңа материал өстендә эш

- Укучылар, безнең агачыбыз ничек калды? (Ялангач калды)

-Нигә ялангач ул? (Чөнки яфраклары коелып бетте)

- Яфрак, ялангач сүзләренең башында нинди аваз ишетәсез? ([й][а] авазлары ишетәбез)

-Бу аваз нинди хәреф белән күрсәтелә? (белгән укучы я хәрефен күрсәтә) 
Тактага я хәрефе ябыштырыла.

- Димәк, бүген без нинди хәреф турында сөйләшәбез? (я хәрефе турында)

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

- Яз дигән сүзнең башында нинди хәреф килә?

- Әйдәгез, я хәрефе кергән сүзләр уйлыйк әле.

- Я хәрефе сүзнең кайсы урынында килә ала? (я хәрефе сүзнең башында, уртасында, ахырында да килә ала)

Сүзләр, иҗекләр төзибез. (ал. ял, ан, ян. ям, ам)


Физкультминут

Әбәк-әбәк

Уян куян!

Син-ак куян

Йомшак куян.

Әбәк-әбәк!

Син кач, куян!

Мин –күк куян

Йөгерек куян

Әбәк-әбәк

Син тот куян! 



- Я хәрефе кергән нинди сүзләр кулландык? (Куян, уян)

Дәреслек өстендә эш. 
Яр - 3 аваз, 2 хәреф, 1 иҗектән;

Оя -3 аваз, 2 хәреф, 1иҗектән;

Лилия - 6 аваз, 5 хәреф, 3 иҗектән тора. Лилия сүзе нигә юл хәрефеннән язылган?

- Я хәрефе ничә аваз белдерә икән? (Ике аваз белдерә. [йа], [йә])

Тактага я хәрефе өстенә [йа] [йә] карточкалары ябыштырыла.
- Хәреф саны белән аваз саны туры киләме? (Килми, чөнки я хәрефе ике аваз белдерә) - Аны нинди аваз дип йөртербез? (Кушылма аваз дип йөртербез)

- Игътибар иттегезме, я хәрефен ничә төрле әйтеп була? (Ике төрле: калын һәм нечкә итеп укып була)

-Ничек белергә аның калын итеп [йа] дип, нечкә итеп [йә] дип укылышын?

Дәреслекнең 40 битендәге сүзләрне укыйбыз.

- Кайчан я ны калын итеп, кайчан нечкә итеп укыйбыз.? (Күрше иҗектә калын сузык булса, [йа] дип, нечкә сузык булса, [йә] дип укыла.

Дәреслектәге кызлар исемен укыйлар.

Экранда оя рәсеме.

- Бу нәрсә? (Оя) 
- Нәрсә оясы? (Кош оясы)

- Кошлар ояны кайчан ясыйлар? (Язын ясыйлар (экранда “Грачи прилетели” картинасы күрсәтелә)

- Нигә ясыйлар ояны? (Йомырка салалар, бала чыгаралар)
- Сезнең кош оясын күргәнегез бармы? Андагы кош йомыркаларын тотып караганыгыз бармы? (Кош оясына якын килергә, йомыркаларын тотып карарга ярамый. Ул оясын ташлап китә, йомыркадан балалары чыкмый кала, үлә. Кошлар сирәгәя)

-Ә сез кошларны таныйсызмы? (экранда яр карлыгачы, аның оясы, яр чыпчыгы, ябалак рәсемнәре күрсәтелә)

- Бу нинди кош?

- Яр карлыгачы, яр чыпчыгы, ябалак.

-Ябалак Кызыл китапка кертелгән. (Кызыл китап күрсәтелә) Бу китапка юкка чыга барган кошлар кертелгән.

IV. Яя хәрефлǝрен язу.

Физкультминут.


V. Алган белемнәрне ныгыту, гомумиләш терү.

Дәреслек өстендә эш. (41 бит)

– Укучылар, бу кошны таныйсызмы? Бу шәүлегән. Аны сары чыпчык дип тә йөртәләр. Ул нишләгән? (Оя корган)

- Оясы кайда? (Яфраклар арасында)

Физкультминутка

Дәреслектәге рәсем буенча сөйләшү.

Алия кечкенә. Алия курчак белән уйный. 

VI. Дәресне йомгаклау.

Укучылар, без бүген нинди хәреф белән таныштык? Бу хәреф турында нәрсәсә әйтә аласыз?

Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек? Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек?


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!