СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

Урок 53 Әлифба (татар теле)

Тема. Сөйләм телен үстерү дәресе. Без кунакка барабыз.

Максат: кунакларны каршы алганда, табынга чакырганда кулланыла торган сөйләм үрнәкләрен камилләштерү; бер-береңә игътибарлы ,ихтирамлы булу хисләрен тәрбияләү;

татар халык ашлары исемнәре белән таныштыру: гөбәдия, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак һәм

актив сүзлеккә кертү; хәзерге заман хикәя фигыльне (пешерә фигыленең зат–сан белән төрләнешен) куллануны камилләштерү; сүзлек составын баету.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету. Терминнар, төшенчәләр: Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Җиһаз: дәреслек, язу дәфтәре, савыт-саба темасына караган предметлы рәсемнәр,

татар халык ашлары рәсемнәре, чәй эчү темасына караган предметлы рәсемнәр: шикәр,

варенье, лимон, конфета.


Дәрес барышы

1. Оештыру моменты

2. Актуальләштерү

Предметлы рәсемнәр буенча “Савыт-саба” темасын кабатлау.

- Бу нәрсә? (Бу чынаяк)

Шул ук тәртиптә башка предметларны кабатлау (пычак, чәйнек, кашык, чәнечке, тәлинкә)

3. “Кунакта” темасына кабатлау. Диалог.

Кунакны каршы алу, табынга чакыру сөйләм үрнәкләрен кабатлау.

Укучылар парлап эшлиләр: берсе хуҗабикә, берсе кунак.

“Кунакта”

Кунак: Исәнмесез, Полина апа! Керергә ярыймы? (кулында чәчәк бәйләме)

Хуҗабикә: Исәнмесез! Рәхим итегез! Өйгә керегез! (кунак чәчәкләрен хуҗабикәгә бүләк итә).

Хуҗабикә: Рәхмәт! Әйдәгез чәй эчәбез.

Кунак: Рәхмәт!

Һǝр пар укучы диалогны кабатлый.

Күнегү эшләү “Нәрсә белән?” (Рәсемнәр)

Укытучы: Нәрсә белән?

Укучы: Шикәр белән. (лимон белән, конфета белән, варенье белән)

“Чәй эчәбез” диалогы. Кыстау формаларын искә төшерү, ныгыту.

Укучылар парлап эшлиләр.

Хуҗабикә: Радмаир, шикәр белән чәй эч!

Радмир: Рәхмәт! Мин лимон белән эчәм.


Хуҗабикә: Илнур , варенье белән чәй эч!

Илнур: Рәхмәт, мин конфета белән эчәм.

Һәм башка укучылар парлап эшлиләр.


Физминутка


4. Яңа тема ɵстендǝ эш.

Яңа сүзләр белән танышу

- Укучылар, чәйне тагын нәрсәләр белән эчәләр?

- Мин сезне бүген тәмле-тәмле ризыклар белән таныштырасым килә. Менә алар (рәсемнәр: чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш)

Яңа сүзләрне берничә тапкыр кабатлыйлар, истә калдыралар.

Татар халык ашлары (ашы) сүзтезмәләре белән таныштыру.

чәкчәк - татар халык ашы

гөбәдия - татар халык ашы

өчпочмак - татар халык ашы

бәлеш - татар халык ашы


5. Дәреслек белән эш.

124 нче бит. Рәсем буенча эшләү.

- Сез монда нәрсәләр күрәсез? (Рәсемдә тычкан, каз, дуңгыз, кәҗә, әтәч, сарыкны күрәбез)

- Алар кая баралар? (Алар кунакка баралар)

– Нигә шулай уйлыйсыз? (Алар бүләкләр алып баралар, матур киенгәннәр.

Тычкан кунакка чәчәк алып бара. Каз кунакка ипи алып бара. Дуңгыз кунакка китап алып бара. Әтәч кунакка чәкчәк алып бара.Сарык кунакка торт алып бара.Кәҗә кунакка бәлеш алып бара)

Хәзерге заман хикәя фигыльне ( пешерә зат, сан белән) куллануны камилләштерү.

Бирем: нокталар урынына тиешле татар халык ашларының исемнәрен куегыз.

Мин ... пешерә-м

Син ... пешерә-сең

Ул ... пешерә

Без ... пешерә-без

Сез ... пешерә-сез

Алар ... пешерә-ләр


Ситуация: Без кунакка барабыз. Син нәрсә пешерәсең?

- Без кунакка барабыз. Юля, син нәрсә пешерәсең?

- Мин гөбәдия пешерәм.

- Без кунакка барабыз. Камила, син нәрсә пешерәсең?

- Мин чәкчәк пешерәм.

- Без кунакка барабыз. Азалия, син нәрсә пешерәсең?

- Мин өчпочмак пешерәм.

- Без кунакка барабыз. Алсу, син нәрсә пешерәсең?

- Мин бәлеш пешерәм. Һ.б. укчыларның җаваплары.


Яңа сүзләрне актив ссөйләмгә кертү

Ситуация: Сез кунакка нәрсә алып барасыз?

- Без кунакка барабыз. Энҗе, син нәрсә алып барасың?

- Мин кунакка чәкчәк алып барам.

- Без кунакка барабыз. Женя, син нәрсә алып барасың?

- Мин кунакка бәлеш алып барам. ( дәвам итү)


Кунакларны татар халык ашлары белән сыйлау.

Ситуация: Кунакларны татар халык ашлары белән сыйлагыз.


Парлап эшләү. Диалог.

- Рǝфис, гөбәдия белән чәй эч!

- Рәхмәт, гөбәдия бик тәмле.


- Азалия, чәкчәк белән чәй эч!

- Рәхмәт, чәкчәк бик тәмле.


- Юля, өчпочмак белән чәй эч!

- Рәхмәт, өчпочмак бик тәмле.


- Алсу, бәлеш белән чәй эч!

- Рәхмәт, бәлеш бик тәмле.


Физминутка


6. Дәфтәрдә эш

- Прочитай и обведи красным карандашом названия татарских национальных блюд. Выпиши их.

Гөбәдия, өчпочмак, бәлеш, чәкчәк.


7. Йомгаклау.

- Балалар, без бүген нинди яңа сүзләр өйрәндек? (Татар халык ашлары: гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, бәлеш)

- Без бүген дәрестә ниләр эшләдек? (Дәрестә без сөйләштек, укыдык, яздык, яңа сүзләр өйрәндек, физкультура ясадык, санадык)

Рефлексия.

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә. Кәефләрегез ничек?



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!