СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

54 нче дәрес Әлифба (татар әдәбияты)

Тема. Юю хәрефләре. Юю хәрефләрен язу.

Максат: [йу], [йу] авазлары кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;

җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтен, чагыштырмача анализ ясау күнеүләрен үстерү; укучыларда толерантлык тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Җиһаз: Алфавит, сузык авазлар таблицасы, хәреф өлгеләре

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру.

Исәнмесез,укучылар,

Килдегезме дәрескә?

Уен, көлке, эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

-Укучылар,әйдәгез,дәресебезне башлаганчы, дәрестә эшләү,утыру кагыйдәләрен искә төшерик.


2. Актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен кую.

1) Әлифбада Ю хәрефен уку.

2) Матур язу.

Ю юю ююю Ююю Юныс

3) Табышмакларның җавабын табу.

а) Ул булса көн була,

Ул булмаса төн була.(кояш)

б) Күктән килде,җирдән төште.(яңгыр)

в) Йөртә ул озын колак

Үзе гаҗәп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә әйт уйлап.(куян)

г) Кечкенә генә ойрт,

Эче тулы корт.(кыяр)

д) Моны миңа сөйләде Алдар,

Әгәр сиң очраса

Ул сине дә алдар;

Болар барысы да ялган,

Ялган булас да,

Ак кәгазьгә язылган. (әкият)

е) Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри.

Умартадан бал көри. (аю) (Эш бәяләнә.)


3) Тактада сүзләрне язарга.

юлчы юшкә

Каюм Әюп

таю кию

юан юеш

-Нәрсәгә игътибар иттегез?

-Кыенлык нәрсәдә туды?

Физкультминут.


3. Уку мәсьәләсен чишү.

- ю хәрефе ничек укыла?Моны ничек аңлатып була?

* калын сүзгә ю хәрефе [йу] дип укыла.

* нечкә сүздә ю хрефе [йү] дип укыла.

Бирем.

- Кагыйдәләрне үз-үзегезгә сөйләгез; парларда бер-берегезгә сөйләгез.

- Нинди сорауга җавап эзлибез? (Сүзләрдә ю хәрефен дөрес язарга).

Физкультминут ”Хәлләрне белик”

Бармак белән бармакка,

Аяк белән аякка,

Иңсәм белән иңсәмә

Бераз гына тисәнә.

Шап-шап куллар белән

Тыпыр-тыпыр аяклар.

-Балалар кәефегез ничек?(Менә дигән!)

Баш бармакны кул сузымына тотып төрле якка хәрәкәт иттерү, күзне ял иттерү өчен күнегү.


2) Уен “Серле кәрәз” (кәрәзне “бал” белән тутыру өчен ю хәрефе кергән сүзләр яз)

- Балалар,дәрестә нинди уку мәсьәләсе куелган иде? Нәрсәләр эшләдек?


4. Йомгаклау. Рефлексия.

-Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

-Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

-Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

-Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!