СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

55 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Тартык [х-х'] авазлары һәм Хх хәрефләре. Хх хәрефләрен язу.

Максат: [х] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү; Хх хәрефләренең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру; «бердәрәҗәле» сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә өйрәтү;

«икедәрәҗәле» сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртә белү күнекмәләрен үстерү; укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү; укуга кызыксыну, уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка.

Җиһаз: Алфавит, сузык авазлар таблицасы, хәреф өлгеләре, музыкаль бизәлеш.

Дәрес барышы

1. Оештыру моменты. Дәрескә хәзерлекне тикшерү. 

2. Уңай психологик халәт тудыру

- Хәерле көн, минем дусларым!

Хәлләрегез ничек?

Укучылар.

Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез.

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.


3. Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү. 

- Хәзер без «Яшелчә бакчасы» дигән текстны укырбыз, кайсы өстәл матуррак укыр икән?


4. Физкультминут. 

Укучылар эчке һәм тышкы түгәрәк ясап басалар, көй башлангач, түгәрәк буйлап атлап хәрәкәтләнәләр, көй туктагач, эчке түгәрәктәге укучылар кулларындагы аваз моделе рәсемен каршысындагы парына күрсәтә, анысы нинди аваз моделе икәнен әйтергә тиеш була: сузык аваз, яңгырау тартык аваз, саңгырау тартык аваз. Яңадан көй башлангач, атлап әйләнәләр, көй туктагач, тышкы түгәрәктәге укучылар тартык аваз язылган карточканы парына күрсәтә, ә тегеләре авазны атап, нинди аваз икәнен әйтергә тиеш. Мәсәлән, [т] –саңгырау тартык аваз. Дөрес әйтмәсә, иптәше төзәтә.


5. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

- Хат язган солдат абыем,

Кайтырмын, дигән, көзгә.

Киемнәрен үзе кияр,

Йолдызы булыр безгә.

– Җәвад Дәрзаманның бу шигыре нинди сүз белән башланып китә? (Хат.)

– «Хат» сүзе нинди аваздан башлана? ([х] авазы.)

– Димәк, без бүген нинди аваз белән танышачакбыз? ([х] авазы.)



6. Яңа теманы аңлату.

1) Әлифба битендәге хат, хөрмә, хәреф рәсемнәренә һәм алар астындагы «бердәрәҗәле» схемага карап, предмет исемнәренең сүзләрен телдән әйттереп, һәр сүзнең нинди авазга башланганын билгеләтү, анализ ясау.

– Хат сүзенең башында нинди аваз ишетелә? ([х] авазы.)

– Ул нинди аваз? (Саңгырау тартык аваз.)

– Чынлап та саңгырау тартык авазмы икәнен тикшереп карыйк әле, аны әйткәндә тавыш барлыкка киләме? (Балалар, бармакларын бугазларына куеп, авазны әйткәндә тавыш бармы-юкмы икәнлекне билгелиләр: юк).


7. Хх  хәрефе белән таныштыру.

1) [х] авазы Х («ха») хәрефе белән белдерелә. Баш «Х» хәреф, юл «х» хәрефе басмача. Баш «Х» хәреф, юл «х» хәрефе язмача.

2) «Икедәрәҗәле» сүз модельләре ярдәмендә халат, хәлвә, кеше сүзләренә анализ ясату, иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укыту. Сүзләрдә аваз формасы белән хәреф формасының туры килү-килмәвен күрсәтү: хәлвә сүзендә [w] авазы в хәрефе белән языла, кеше сүзендә [э] авазы иҗек уртасында һәм ахырында килә торган е хәрефе белән белдерелә.

3) Иҗек схемалары буенча укыту. Беренче багананы беренче укучы, икенче багананы икенче укучы укый һ.б.

4) Баганалап бирелгән сүзләрне башта иҗекләп, аннан орфоэпик дөрес итеп укыту.Хаклы, хәйләкәр, хәрәкәтчән, хыялый сүзләреннән соң бирелгән турыпочмаклык урынына туры килгән предмет исемнәрен таптыру. (Мәсәлән: хаклы кеше, хәйләкәр төлке, хәрәкәтчән бала, хыялый кыз.)


8. Физкультминут. Укучылар, көй башлангач, сыйныф бүлмәсендә биеп йөриләр, көй туктагач, сорауга җавап булган санга берләшеп басалар:

– Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12)

– Ничә нечкә сузык аваз бар? (6)

– [э] авазын белдерү өчен ничә хәреф кирәк? (2)

– Ничә ел фасылы? (4)

– Бер атнада ничә көн? (7)


9. Бирелгән сүзләрне уку, алар белән телдән җөмләләр төзү.

1) Мәкальне уку, мәгънәсен аңлату.

Данның төбе – хөрмәт,

Хөрмәтнең төбе – хезмәт.

- Бу мәкальне кара-каршы күршеңә укып күрсәт.


2) Табышмакны уку, җавабын табу.

Хәбәрләр ташып тора,

Араны тоташтыра.

- Бу табышмакны күршеңә укып күрсәт.


3) Тизәйткечне өйрәнү.


10. Йомгаклау. Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!