СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»


62 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Тартык [ц] авазы һәм Цц хәрефләре. Цц хәрефләрен язу.

Максат: укучыларны [ц] авазы, Цц хәрефләре белән таныштыру, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәтү; уку, сөйләм телен, фикер йөртүне үстерү; мөстәкыйльлек, укучыларда шәфкатьлелек, ярдәмчеллек тәрбияләү, эстетик тәрбия бирү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Җиһазлау: хәрефләр кассасы, цирк күренешләрен чагылдырган рәсемнәр, сигнал карточкалары.

Дәрес барышы



1. Алган белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, бездә хәзер уку дәресе. Бу гади түгел “сәяхәт- дәрес “

-- Сез сәяхәтләр яратасызмы?

-- Кайда сәяхәт чыгар идегез?

Менә без бүген сезнең белән цирк иленә сәяхәт итәрбез. Безгә анда булышырга туры киләчәк. Сезнең игътибарлы һәм актив булуыгыз сорала.

Циркка керер өчен билет алырга кирәк.

2. Сузык һәм тартык авазлар искә төшерү.

Сузык тартык

авазлар авазлар

Укучылар сигнал карточкалары ярдәмендә авазларның дөреслеген тикшерәләр.

Табышмак. Әйдәгез, табышмакны укып карыйк.(Башта бер укучы укый, аннан соң бергә.)

Сорыдыр үзе

Үткендер теше

Урманда йөри

Бозаулар эзли. (Бүре)

Бүре гер күтәрә, без дә ярдәм итик..

Физкультминут

Бергәләшеп җыйналып

Без барабыз урманга

“Хәерле юл” теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Яшел урман аланында

Без чәчәкләр җыябыз

Ап- ак ромашкалар өзеп

Тәкыяләр үрәбез.

Матур чәчәкләр кочып

Җиләкле кәрзин тотып


Без кайтырбыз ураннан

Бераз гына арылган.

3. Яңа материал өстендә эш.

Ца – цу – ци – цы – це - цо

--Нинди иҗекләр бертөрле укыла?

Фонетик күнегү.

ца – цо, це -цы; цыц – цок, цирк – циркач .(Дөрес әйтүгә ирешү)

[ц] авазына характеристика бирү. (Цц хәрефләрен күрсәтү, язу.)


Укучылар, аренага аю чыкты. Ул мотоциклда йөри.

[ц] авазы булган сүзләр уйлау.

Кушылмалар уку

Таблица өстендә эш.

Клоун фокуслар күрсәтә (Сүзләр чыгара, балалар укыйлар)

Физкультминут.

4. Дәреслек белән эш.

а) Рәсем буенча әңгәмә. 130 нчы бит. “Циркта” текстын уку.

б) Сүзләр төзү.

Ц




Ц





Ц






Ц







в) Дәреслектән сүзләр уку. Җөмләләр төзү.

г) “Теплицада” текстын “чылбыр” тәртибендә уку.

5. Цц хәрефләрен язу.

6. Йомгаклау. Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!