СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

65 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Тартык [щ] авазы һәм Щщ хәрефләре. Щщ хәрефләрен язу.

Максат: беренче сыйныф укучысының хәтерендә баш һәм юл Щщ хәрефләренең күрмә - хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча һәм аскы, өске тоташтырулы хәрефләр белән язарга өйрәтү;

укучыларда аналитик – синтетик фикерләү эшчәнлеге, фонематик ишетү, сүздәге өйрәнелә торган авазны аны чагылдыра торган хәрефкә күчерү, язылган сүзне тикшерү, бирелгән формаларны сурәтләгәндә балаларда гомуми график осталык күнекмәләре үстерү;

сөйләм эшчәнлегенең төре буларак язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып – белү мотивы тәрбияләү.

УУЭ:

Щ хәрефен язарга өйрәнү күнекмәләре формалаштыру:

Танып-белү УУЭ: башка хәрефләр белән тоташтыру; проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын табу..

Коммуникатив УУЭ: укучыларның парларда эшләве; бергәләп планлаштыру; үзең белгәнне башкаларга җиткерү һәм аларны аңлау.

Регулятив УУЭ: үзеңнең эшчәнлекне эш барышында һәм эш нәтиҗәсе аша контрольгә алу

Шәхси УУЭ: үзеңнең һәм башкалар эшчәнлеген бәяли белүе.

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә, математика

Җиһаз: презентация, карточкалар, хәреф өлгеләре

Дәрес барышы

  1. Оештырып җибәрү.

  2. Эшчәнлеккә мотивация.

- Бер-беребезгә елмаеп яхшы кәеф,тырышлык һәм уңышлар телик. Үзегезнең елмаюларыгызны миңа да бүләк итегез. Рәхмәт. Уңышлар сезгә!

  1. Актуальләштерү.

    1. Сүзлек диктанты: чиләк, чыпчык, хәзинә, хезмәт,җыр, аш, щи.

  • өчен ахыргы сүзне язмадыгыз?

  • Бу сүзне әйтеп карыйк. Сүз башында нинди аваз ишетелә?

  • Ә бу аваз нинди хәреф белән билгеләнер икән?

  • Димәк бүген безнең дәреснең темасы нинди булыр инде?

  • “Щ» хәрефен язарга өйрәнү.

    1. [ Щ] авазы кергән сүзләр уйлату.

    2. [ Щ] авазына характеристика бирү.

    3. Бу аваз рус теленнән кергән сүзләрдә генэ кулланыла.

Физкульминут. “Паровоз”


  1. Яңа материал .

    1. Өйрәнелә торган хәрефне искә төшерү.

  • Бу хәрефнең алфавиттагы күршеләрен әйтегез әле. (парларда киңәшеп алыгыз)

  • ш һәм ъ билгесе.

    1. Укучыларның хәтерендә әлеге хәрефнең күрмә образын формалаштыру:

а) “щ” хәрефенең баш һәм юл басма, баш һәм юл язма формаларын күреп кабул итүне формалаштыру; (Рәсемле хәрефләр.)

б) Укучылар хәрефне үзләре хәреф элементларыннан җыеп карыйлар;

(конвертлардан элементлар алып парларда төзиләр)

в) Хәрефне төзүгә юнәлдерелгән биремнең дөреслеген “Ачкыч” ярдәмендә тикшерү;

г) Укучыларның игътибарын дәфтәр битенең өске өлештә уң почмакта сурәтләнгән “щ” хәрефенә, аның элементларына юнәлтү, укучыларга хәреф составына кергән элементларны хәреф белән тоташтырырга тәкъдим итү.

3. Укучыларның хәтерендә хәрефнең күрмә- хәрәкәтле образын формалаштыру:

а) Экранда “щ” хәрефенең язылыш үрнәген тулысынча һәм кыскача аңлату;

б) Бу хәрефне санап язу технологиясен аңлату һәм язып күрсәтү;

в) “щ” хәрефен санап дәфтәрләргә язуны имитацияләү процессында кул мускулларында киеренкелек һәм йомшару халәтен ритмик чиратлаштыруга күнекмәләр ( 39 бит дәфтәрдә);

г) Укучыларның, алгоритм буенча, хәрефтә бер-бер артлы тоташып китә торган хәрәкәт элементларына нигезләнеп, “щ” хәрефе язылышын имитацияләве. ( һавада язып карау)

4. Физкультминутка. ( бармаклар һәм күзләргә)

5. Язганда дөрес утыру һәм дөрес утыру кагыйдәсен хәрефне бер юл язганчы бозмау.

6. Укучыларның дәфтәрләрендә алгоритм буенча “щ” хәрефенең хәрәкәт элементларын һәм хәрефнең үзен язуы.

- Эшегезне бәяләгез.

7. Язуда “щ” хәрефе кергән “щетка», «плащ» сүзләрен язу.

Физкультминут.


V. Материалны ныгыту.

1. Сөйләм теле биремен башкару.

Бирелгән рәсем буенча текст төзү.

  1. Логик биремне башкару:

- Әлеге төркемгә кергән һәр хәрефтә бирелгән элементны (овал) өстеннән йөртеп чыгыгыз һәм түгәрәк эченә уртак булган элементны языгыз.

- Биремнәрдә формалары ягыннан нинди бертөрле элементлар бар? Парларда киңәшегез.

  1. Дәфтәрләрегезне алмашыгыз һәм иптәшләрегезнең эшенә бәя бирегез.

  2. Әйдәгез, хәзер инде без яза алмаган сүзне языйк инде (щи)


VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

  • Без бүген нәрсәләр эшләдек?

  • Сезгә дәрес ошадымы? Йөзләрегез белән күрсәтегез.Әгәр дә ошаса – елмаегыз, ошамаса ачуланыгыз.

  • Сезгә дәрестә нәрсә ошады? Нәрсә сезгә авыр тоелды?

  • Алган белемебез тормышта кирәк булырмы?



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!