СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

Урок 74 Әлифба (татар теле)

Тема. Габдулла Тукай шигырьләре. Предметны белдерә торган сүзләр.
Максат: сүзнең мәгънәләрен ачыклау; сүзләргә дөрес сорау куя белүне өйрәтү.
Дәрес барышы
1. Теманы һәм максатны ачыклау.
(1 нче слайд) – рәсемнәр. - Рәсемнең исемен әйтегез, нинди сорау куеп була?
Истә калдыр : татар телендә кем? дигән сорау кешегә генә куела, ә рус телендә без бөтен җанлы предмет исемнәренә дә кто?(кем?) дигән сорау куябыз.
(2 нче слайд) – сүзләр: дәфтәр, машина, мәче, соры
- Артык сүз бармы? Ни өчен артык ул? (бөтен сүзләр предметның исемен белдерә, ә соры сүзе предметның билгесен - төсен белдерә, башка сорау куела)
- Димәк, предметны белдергән сүзләр исем дип атала һәм кем? нәрсә? дигән сорауга җавап була. Бу бүгенге тема.
2. Матур язу күнекмәләре. Укытучы укый:
Бер почмакта куянкай җылый күптән : “Ой-ой-ой,
Тәпиләрем өшеде, өйгә кертегез мине”.
Салкын тышта бичара күп вакытлар уздырган,
Карлы буран астында аның өе ишелгән.
“Кер, куянкай, елама, үт түргә - мич башына.
Без бит синең дусларың, ярдәм итәрбез тагын”. 
- Балалар, нәрсә турында тыңладыгыз? Бу кайда яши торган хайван? Кыш көне нәрсә белән туклана? Өйдә тотарга ярыймы аны? Урманда күрсәгез өйгә алып кайтасызмы?
- Кайсы сүзләрдә [й] авазы бар?
- Бер юл Йй хәрефләрен язабыз. Икенче юлга шул хәреф кергән сүзләрне язабыз өй, елый, куянкай, ой, - й астына сызыгыз.
- Елый, куянкай сүзләренең моделен ясау. (3 нче слайд-тикшерү)
3. Физминутка.
- Басабыз. Нәрсә? соравына җавап булган сүзгә баш өстендә 1 тапкыр кул чабасыз.
Кем? сорвына алда 1 тапкыр кул чабасыз, башка сорауга җавап булып килгән сүз ишетсәгез - чүгәлисез.
Малай, балык, укый, кар, эшли, әни, йөзә, укучы, йомшак, өстәл, яза, мәче, нечкә, язучы, сары, укытучы, тәмле - тактада язылган.
4. Тикшерү (4 нче слайд) Шул сүзләрне 2 баганага бүлеп язабыз: кем? нәрсә? Артык сүзләр төшеп кала.
5. Дәреслек белән эш. 4 нче бит, № 2 - телдән тикшерү: 1 вариант – 1, 2 куплеттан нәрсә? сорвына җавап булган сүзләр яза, 2 вариант – 3, 4 куплеттан яза. Тикшерү телдән.
6. Уен: хатаны тап (5 нче слайд). 
7. Нәтиҗә : кем? нәрсә? соравына кайсы сүзләр җавап булып килә? Кешегә генә
кем? соравы куела. Кагыйдәне уку: 6 нчы бит.
8. Йомгаклау, бәя бирү.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!