4-15 нче слайдлар - Бу нәрсә? ( ат) - Ат нишли? (чаба, кешни…..) - Эт нишли? (өрә, тешли…….) - Куян нишли? (сикерә, ашый…..) - Әтәч нишли? (кычкыра) - Күбәләк нишли? (оча) - Хәрәкәтләнделәрме җәнлекләребез? 16-18 нче слайд - Без нинди предметлар турында сөйләштек? Димәк, предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куйдык? (Кем? нәрсә?) - Алар нинди хәрәкәтләр ясадылар? - Ә хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сораулар куйдык? (нишли? нишлиләр? ) - Бик дөрес укучылар. Предметны белдергән сүзләр җөмләдә кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр җөмләдә нишли? нишлиләр? сорауларына җавап бирә. Слайд 19-20 - Тактада язылган җөмләне кем укый ала? Тиен сикерә. - Әйдәгез бергә схемасын төзеп карыйбыз. Тиен нинди сорауга җавап бирә? (Нәрсә?) - Димәк нинди схеманы куярбыз? (______) - Сикерә нинди сорауга җавап бирә? (Нишли?) -Димәк нинди схеманы куярбыз? ( ) -Җөмләне нинди хәрефтән башлап язабыз? (Баш хәрефтән) -Димәк схеманың башында җөмләнең башын күрсәтергә кирәк. - Җөмлә ахырында нәрсә куябыз? (нокта) Слайд 21,22 - Әйдәгез, хәзер Күбәләк оча җөмләсенә схемасын төзибез. -Кем схеманы тактада сызып күрсәтә? - Дөреслеген тикшерик әле. Физкультминутка. Слайд 9 | Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку,логик, проблема кую һәм чишү) Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү) Шәхес буларак эшчәлек (әхлакый-этик бәяләү |