СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

89 нчы дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Сүзләрне юлдан юлга күчерү. Г. Сабитов. “Чүкеч” шигыре.

Максат: балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту; сүзләрне юлдан юлга күчерергә өйрәтү; татар теленең ә, ы авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтү; балаларның уку hәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергәт, экологик тәрбия бирергә, шырпы белән уйнауның нәтиҗәсен аңлатырга.

УУЭ: Шәхси: эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. 
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү

Җиhаз: сүзләр язылган карточкалар, таблица, презентация.


Дәрес барышы

1. Оештыру моменты.

Исәнмесез, балалар,

Хәерле көннәр сезгә.

Акыл һәм ачкычлар

Телимен һәммәгезгә.

2. Г. Сабитовның “Чүкеч” шигыре өстендә эш.

- укытучы укый

- сүзлек өстендә эш

- укытучы артыннан уку

- үзаллы уку

- партадашыңа укып күрсәтү

3. Физкультминут (музыкаль)

4. “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары, “Сабантуй” газеталары белән таныштыру.

Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”,  “Кәҗә белән Сарык” әкиятләр китаплары күргәзмәсе.

Презентация “Шүрәле” әкияте.

5. Физкультминут

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары − артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

1 алга, 1 артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз.

Башны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.


6. Сүзләрне юдан юлга күчерергә өйрәтү (таблица)

7. Карточкалардагы сүзләрне укырга, юлдан юлга күчерергә (парларда эш)

Каен, миләш, имән, нарат, чаган, кедр, карлыган, тал

- Бу предметларны бер сүз белән атагыз.

8.Дәрескә  йомгак. Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек?


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!