СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

90 нче дәрес Әлифба (татар әдәбияты)

Тема. М. Хасанов. «Күпер». Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Максатлар:

белем бирү: сүз һәм иҗек турындагы белемнәргә таянып, сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре белән таныштыру; сүзләрне юлдан-юлга күчерергә өйрәтү; сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен ныгыту.

шәхесне үстерү: чагыштыру, классификацияләү, иҗади күзаллау, коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

тәрбия бирү: мөстәкыйльлек, төгәллек, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү хисе тәрбияләү.

сәламәтлекне саклау буенча: психологик комфортлылык һәм талчыгуны бетерү өчен шартлар тудыру.

Җиһазлау: презентация, төркемләп эшләү өчен карточкалар, яшел һәм кызыл төстәге түгәрәкләр, дәреслек (Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы татар балалары өчен дәреслек / Ф.Ф.Харисов,), өч катлы йорт рәсеме, алгоритм язылган плакат.

Дәрес барышы

1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

– Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!

Кадерле балалар!

Тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә күңел күтәренкелеге һәм уңыш тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресне башларга мөмкин. Шушы кояшлы, матур көндә сезне кабат күрүемә бик шатмын. Сезнең барыгызга да күңел күтәренкелеге, уңышлар, сәламәтлек теләп калам. Сез дә бер-берегезгә карап елмаегыз. Утырыгыз!

2. Актуальләштерү һәм читенлек тудыручы моментны фиксацияләү

– Укучылар, бүген безгә кунакка кем килгән? (Галим Ябалак.)

– Ул үзе белән ниндидер конверт алып килгән. Конвертта нәрсә икән? Нинди бирем алып килгән икән ул сезгә? Ул сезгә табышмак алып килгән.


– Нәрсә икән бу, балалар? (Төлке.)

– Бу сүзнең язылышын кем аңлатып бирә? (Беренче иҗектә ө хәрефе, ә калган иҗекләрдә е язабыз.)

3. Матур язу күнегүләре.

- Сүзне иҗекләп укыгыз. Бу сүздә ничә сузык аваз булса, сүзне шулкадәр кабатлап языгыз.

Алдагы биремнәрне үтәү өчен, безгә бик игътибарлы булырга кирәк. Әйдәгез, балалар, күзләрне ял иттерәбез. Башларны бормыйча гына, мин атаган әйберләргә күзләрегезне генә йөртеп карагыз: түшәм-идән-тәрәзә-ишек-тәрәзә... Ә хәзер күзләрегезне нык итеп йомыгыз һәм 5кә кадәр санагыз, күзләрегезне зур итеп ачыгыз да 5кә кадәр санагыз, хәзер күзләрегезне тиз-тиз 10 тапкыр ачып- йомыгыз.

4. Читенлекнең урынын һәм сәбәбен ачыклау

– 29 нчы биттәге 45 нче күнегүне таптык. Кайсы биремне үтибез? (Укырга.)

– Укып чыктык. Юл ахырына карагыз әле: кайсы сүзләр юлга сыймаган? Аларны башкача күчереп булыр идеме? Без сезнең белән юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен өйрәндекме?

5. Читенлектән чыгу проектын төзү

– Ә хәзер дәреслекнең 29 нчы битендәге кагыйдәне укыйбыз. Безгә аны Галим Ябалак та язып килгән.

– Укучылар, Галим Ябалак алып килгән конвертны карагыз әле. (Конвертның тышындагы мәгълүматны уку.) Без сезнең белән конвертның тышына язарга өйрәнгән идек инде. Хатның адресатына игътибар итегез әле. Ни өчен укучыларына сүзе сызык белән бүленгән? (Чөнки ул юлга сыймаган.)

– Юлга сыймаган сүзне нишләтәбез икән? (Икенче юлга күчерәбез.)

–– Уйлап карагыз әле, сүзне юлдан-юлга ничек күчерәбез икән? (Иҗекләргә бүлеп күчерәбез.)

– 49 нчы күнегүдәге сүзләрне иҗекләргә бүлеп укыгыз. Уйлап карагыз әле: ь һәм ъ хәрефләре кайсы иҗектә булыр?

– Галим Ябалак нәрсә ди? (Сүзләрне, юлдан-юлга күчерү өчен, иҗекләргә бүлеп языгыз.)

– Сүзләрне юлдан-юлга дөрес күчерү өчен нинди кагыйдәләрне белергә тиешбез икән?

– Әйдәгез, бармакларны язып алабыз.

Бармаклар өчен күнегүләр:

«Баскыч», «Мияубикә», «Куянкай»

– Әйдәгез, балалар, бергәләшеп, сүзне юлдан-юлга күчерүнең алгоритмын төзибез:

1) Сүзне укып чыгабыз.

2) Сүзне иҗекләргә бүләбез (сүздә ничә сузык булса, шулкадәр иҗек була).

3) Сүзне юлдан-юлга күчерүнең кагыйдәләрен искә төшерәбез.

4) Кагыйдәләргә туры килерлек итеп, сүзне юлдан-юлга күчерәбез.

– Без шушы алгоритмны яхшы күренә торган урынга элеп куябыз.


Физкультминут.

Апрель.

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая. (Утырган килеш кулларын як-якка җәләр.)

Каңгылдашып торналар (Басалар, очу хәрәкәтләре ясыйлар.)

Тезелеп үтте бая. (Кулларын өскә күтәрәләр.)

Инешләрдә коена (Чуму, йөзү хәрәкәтләре.)

Канатланып үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз (Кул чабу хәрәкәтләре.)

6. Проектны тормышка ашыру

1. Парлап эшләү.

– Балалар, безгә кунака кем килгән? (Белмәмеш.) Нишләп йөри икән ул? (Аның безнең белән укыйсы килә.)

– Белмәмешкә мәктәптә өй эше биргәннәр: сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп язарга. Белмәмеш өй эшен менә ничек эшләгән:

– Укучылар, Белмәмеш өй эшен дөрес эшләгәнме? (Юк.) Ул нинди кагыйдәне оныткан?

– Әйдәгез, укучылар, Белмәмешкә ярдәм итик әле (парлап эшләү).

Тикшерәбез:

Галим Ябалак безне кисәтә:

– Ни өчен без кагыйдәне искә төшердек? (Сүзләрне юлдан-юлга дөрес күчерер өчен.) Белмәмеш сезгә рәхмәт әйтә.

2. Төркемнәрдә эшләү. Дифференцияле биремнәр.

– Бүген дәрестә алган белемнәрне тикшереп карар өчен алдагы биремнәрне тәкъдим итәм. Без аларны төркемнәрдә үтәрбез. (Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерү).

Карточкалар:

1 нче төркем.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп языгыз. Артык сүзне табыгыз. Җавабыгызны исбатлагыз.

Чана, капкач, төньяк, апа, көмеш. (Апа сүзе артык, чөнки аны юлдан-юлга күчереп булмый: бер хәрефне юл ахырында калдырырга ярамый.)

2 нче төркем.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп языгыз.Артык сүзне табыгыз. Җавабыгызны исбатлагыз. Чия, алмагач, бәрәңге, ашъяулык, яшьлек (Чия сүзе артык, чөнки бер хәрефле иҗекне икенче юлга күчерергә ярамый.)

3 нче төркем.

Тексттан сүз уртасында ь һәм й хәрефләре булган сүзләрне аыгыз. Юлдан-юлга күчерү өчен, иҗекләргә бүлеп күчереп языгыз. Артык сүзне табыгыз. Җавабыгызны исбатлагыз.

Бүген безнең өйдә бәйрәм – бабайның туган көне. Ул 22 июльдә туган. Дөнья нурга тулган.Әбием майлы коймак пешерде, тәмле чәйләр эчерде.

(ь һәм й хәрефләре булган сүзләр: өйдә, бәйрәм, бабайның, июльдә, дөнья, майлы, коймак, чәйләр)

(Артык сүз – дөнья, чөнки аны юлдан-юлга күчереп булмый: бер хәрефле иҗекне икенче юлга күчерергә ярамый.)

– Ә хәзер дәрестә иң игътибарлы укучы кем икән, шуны белик.

1) Укучылар, дәреснең темасы нинди иде?

2) Без нәрсәләргә өйрәндек?

– Сезнең кулларыгызда яшел һәм кызыл төстәге түгәрәкләр. Мин җөмләләр укыйм, сез шуның белән риза булсагыз, яшел төстәге түгәрәкне күтәрәсез. Әгәр риза булмасагыз – кызыл түгәрәкне.

  • Сүзләр юлдан-юлга иҗекләп күчерелә.

  • Бер хәрефле иҗекне икенче юлга күчерергә дә, шулай ук юл ахырында калдырырга да ярый.

  • ь һәм ъ хәрефләре үзеннән алда килгән хәрефтән аерылмый.

  • Бүген алган белемнәрегез башка дәресләрдә кирәк булырмы?

7. Рефлексия

– Тактага өч катлы йорт рәсеме беркетелгән. Кемнәр бүген дәрестә актив катнаштым, барлык сорауларга да дөрес җавап бирдем, дип саный – исемегез язылган карточканы өченче катка беркетегез. Кемнәр актив катнаштым, сорауларга җавап бирдем, ләкин белмәгән нәрсәләрем бар әле дип саный – икенче катка беркетегез. Ә кемнәр мин дәрестә бик актив булмадым,өйрәнәсем күп, икенче дәресләрдә ныграк тырышырга кирәк дип саный – беренче катка.

Рәхмәт, балалар, сез тырыш булдыгыз. Галим Ябалак та сездән канәгать. Без сезнең белән дәрестә күп эшләдек. Сау булыгыз!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!