4 нче дәрес Татар теле 2 сыйныф
Тема. Калын һәм нечкә сузыклар.
Максат: сузык аваз хәрефләренең классификациясе турындагы белемнәрне ныгыту,
камилләштерү; калын һәм нечкә сузыкларны аера белергә, сүзнең калын һәм нечкә
әйтелешен икеләнүсез билгеләргә өйрәтү; дөрес язу күнекмәләрен, иҗади фикерләү
сәләтен үстерү; танылган якташларыбыз турында мәгълүмат туплау, туган ягың белән кызыксыну һәм үз авылыңны өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет: сүзнең иҗек төзелешен үзләштерү.
Метапредмет:
Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү, дәреслек белән эш итә белү, төрле сүзлекләрдән куллана белү.
Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру, мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; эшне планлаштырырга өйрәнү.
Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү, дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, парларда,төркемнәрдә эшли белү.
Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү; телне өйрәнүгә теләк булу.
Җиһазлау: төрле биремле карточкалар.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлашу этабы.
Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.
II. Уку мәсьәләсен кую.
1) Матур язу минуты. (Слайд 1. Экранда сүзләр язылган: “Очрашасы иде”, “Урындык”,
“Үкенү”, Исем”, “Ачуланма, әти!”, “Өстәл”)
- Сүзләрне укыгыз, алар нинди хәрефкә башланган? Әлеге хәрефләрне дәфтәрегезгә
язып куегыз. (о, у, ү, и, а, ә, ө)
- Бу хәрефләр турында нәрсә сөйли аласыз? (сузык аваз хәрефләре, аларны әйткәндә
һава каршылыкка очрамый)
- Тагын нинди хәрефләрне әлеге рәткә язарга була? (ы, э)
- Өстәп язып куегыз.
- Дәреснең темасын билгеләгез. (Сузык аваз хәрефләрен өйрәнербез)
- Бүгенге дәрестә сузык авазларны төркемнәргә бүләргә өйрәнербез.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1. Сузыкларны аерырга өйрәнү.
А) - Партадан дүртьюллык шигырь язылган карточканы алыгыз. Анда сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз.
Б) Үзтикшерү, үзбәяләү. (Слайд 2)
- Экран буенча эшегезне тикшерегез.
Очлы тауга менеп карап тордым
Сиңа, газиз туган авылым.
Биекләргә менгәч тоясың шул
Бертуктаусыз еллар агышын.
В) - Шигырь ни турында? Автор авылын яратамы? Кайсы сүзләр моны исбатлый? (газиз
туган авылым)
- Туган авылын яраткан кеше туган җире турында нинди сүзләр кулланып сөйли? (яраткан
авылым, сөекле авылым, кадерле авылым һ.б.)
2 Калын һәм нечкә сүзләрне аерырга өйрәнү.
Дәфтәрләрегезгә авылыбызның тау һәм чишмә исемнәрен 2 төркемгә бүлеп языгыз,
сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз.
Үзаратикшерү.
- Партадашыңның эшен тикшер, бәя куй.
IV. Физкультминут.
- Күп эшләдек. Ял итеп алыйк. Ялыбыз уен формасында үтәр. Мин әйткән сүз калын
әйтелешле булса- сикереп куй, нечкә әйтелешле булса, чүгәлә.
Сабантуйга, бәлкем, чыгармын, Алла, кушса, да, кайтам, йөрәгемдә, җырлармын,
йөрткән, авылдашларыма, хисләремне, мәйданга.
Дөнья сүзенә аваз-хәреф анализы ясау. ( укытучы ярдәме белән башкарыла)
Дөнья– , дөнь-я, 2 иҗек.
д - [д] - яң. тарт.
ө - [ө] – неч. суз.
н - [н] - яң. тарт.
ь - [-]
я – [й] - яң. тарт.
[а] - кал. суз
5х./5 ав.
V. Рефлексив-бәяләү этабы.
- Дәрестә нәрсәгә өйрәндегез, җөмләне дәвам итеп әйтегез.
Дәрестә мин ...... өйрәндем, ..... белдем, ...... истә калдырдым.
- Калын һәм нечкә сузыкларны, сүзләрне аера белү ни өчен кирәк?
- Туган авылны, аның кешеләрен өйрәнү ни өчен кирәк?
VI. Өй эше.