9 нчы дǝрес Татар теле 2 сыйныф
Тема. Иҗек. Сүзлǝрне юлдан-юлга күчерү
Максат: укучыларны иҗек төшенчәсе белән таныштыру; иҗек төшенчәсен аңлату, иҗек ясалу ысулларын үзләштерү; укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; укучыларда үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет: сүзнең иҗек төзелешен үзләштерү.
Метапредмет:
Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.
Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру.
Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү.
Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү.
Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, презентация “Иҗек”, таҗлар, яшелчәләр.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.
1. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру. Сл.1
- Хәерле иртә, балалар!
- Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. (Яңа көн тынычлык алып килсен, уңышлы булсын!)
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
2. Актуальләштерү.
- Сузык авазларны ничек таныйсыз? (Ысул кулланып.)
- Кем ысулны әйтеп күрсәтә? (Сүзне әйтәбез; авазларны тотабыз; авазларны әйткәндә, һава агымын күзәтәбез; һава агымының каршылыкка очрау-очрамавын белеп нәтиҗә ясыйбыз.)
- Сузык авазга игътибар итеп, үз исемегезне әйтеп карагыз.
- Нәрсәгә игътибар итәрсез?
1 нче нәтиҗә: сүздә ничә сузык, шулкадәр иҗек була. 3. Уку мәсьәләсен кую. Сл.2
- Экрандагы уку мәсьәләсен карагыз әле
ДӘ- РЕС- ЛЕК БАС- КЫЧ
- Алар ничек бүленгән?
2 нче нәтиҗә: башта сузык авзларны билгеләгәннәр (асларына нокта куеп, тамгалап чыкканнар); сузык авазга карап, иҗеккә бүлгәннәр.
Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?
4. Уку мәсьәләсе.
- Без бүген дәрестә иҗек тану ысулын үзләштерербез. Сл.3
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1 нче бирем . Парлап эшләү Сл.4
- Экрандагы рәсемнәрне игътибар белән карагыз. Рәсемдә нинди предметлар сурәтләнгән? (Алма, агач, китаплар)
- Әйдәгез, шушы предметларны атаучы сүзләрне иҗекләргә бүлеп карыйк.
АЛ-МА А-ГАЧ КИ-ТАП-ЛАР
- Парлап бүлеп карагыз. Килеп чыктымы? Нәрсәләр эшләдегез? (Парлап сөйләп күрсәтәләр.)
- Сезнең алдыгызда эшегезнең нәтиҗәсен күрсәтүче карточкалар бар, яшел төс - бик җиңел, сары төс - авыррак, кызыл төс - авыр дигәнне аңлата. Сезнең өчен бирем нинди булды, шул карточканы күтәреп күрсәтегез.
2 нче бирем. Таҗлар җыю. Парлап эшләү. Сл.5
- Сезнең алдыгызда таҗлар, анда иҗекләр язылган. Шул иҗекләргә яңа иҗекләр өстәп, сүзләр җыябыз.
- Иҗек өстәгәндә нәрсәгә игътибар итәбез? (Иҗек өстәгәч, мәгънәгә ия сүз килеп чыгарга тиеш.)
- Эшне башлыйбыз. (Укучылар иҗекләрдән сүз җыя.)
- Нинди сүзләр килеп чыкты, әйдәгез тикшереп карыйк. Сүзләрегезнең иҗек санын да әйтегез.
- Бирем сезнең өчен нинди булды, карточкаларны күрсәтегез.
3 нче бирем. Ысул чыгару Сл.6
- Сүзләрне иҗекләргә бүлү өчен нишләдегез?
Ысул
Сүзне укыдык;
Сүздә сузык авазларны ачыкладык;
Сүзык аваз хәрефе астына нокта куйдык;
Сүздә иҗек санын билгеләдек;
Сузык авазларга игътибар итеп, иҗекләргә бүлдек, иҗек чиген күрсәттек;
Сүздә ничә иҗек булуын, һәр иҗекне аерым-аерым билгеләп, нәтиҗә ясадык.
III. Физминутка
Барыбыз да бастык, ял итеп алыйк.
IV.Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү.
4 нче бирем. Мөстәкыйль эшләү. Сл.7
- Экрандагы мәкальне укыгыз.
КИТАП- БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ.
- Мәгънәсен аңлатыйк әле. (Китаптан белем чишмәдән су аккан кебек агып тора.)
- Әйдәгез бу мәкалъне дәфтәрләргә язып куегыз. Карандашлар белән иҗекләргә дә бүлегез. (Дәфтәрләрдә эшлиләр.)
- Ә хәзер тикшерик, һәр сүз ничә иҗектән торды?
- Биремне эшләү сезгә ничек булуын карточкалар ярдәмендә бәяләп үтик.
5 нче бирем. Кәрзиннәргә яшелчәләр җыю. Сл.8
- Алдагы уеныбызда бик игътибарлы булу сорала. Сезнең алдыгызда яшелчәләр. Бу яшелчәләрне иҗек санына туры китереп кәрзиннәргә урнаштырырга кирәк. Беренче кәрзингә- ике иҗекле яшелчәләр, икенче кәрзингә 3 иҗекле яшелчәләрне тутырабыз. Башладык. (Берәм-берәм чыгып яшелчәләрне кәрзингә салалар)
- Ә хәзер тикшереп карыйк.
2 иҗекле 3 иҗекле
кы-яр кә-бес-тә
су-ган чө-ген-дер
ки-шер бә-рәң-ге
- Әйдәгез, бу сүзләрне дәфтәрләргә язып куябыз.
- Биремне үтәү авыр булдымы? Карточкаларны күрсәтик әле.
- Бүген дәрестә алган белемнәрне модельләштереп куябыз. Сл.9
Иҗек
Ничә сузык- шулкадәр иҗек
Сүзне сузык авазга карап әйтеп карау, иҗек чиген билгеләү
Сузык аваз иҗек ясый
V. Рефлексив бәяләү этабы. Сл.10
1. Рефлексив кабатлау.
- Нәрсә белергә тиеш идек?
- Белдекме?
- Ничек? (Ысул кулланып.)
2. Бәяләү. (Билгеләр кую.)
3. Өй эше:
30 нчы күнегү