СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

тема "Тартык авазлар   " 2 класс

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

10 нчы дǝрес Татар теле 2 сыйныф 6.10.2018

Тема. Тартык авазлар

Максат: сузык һәм тартык авазлар турында белемнәрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү.

Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

- Исәнмесез, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Туган телне, татар телен

Өйрәнергә дип килдек!


II.Өй эшләрен тикшерү.

71 нче күнегү, 74 бит..


III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

Өч – кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

(Кул чабабыз).

б) Дәфтәрдә эш.

Л м ол ом өм юм юл өмә томан олы сөлге сөңге Иле барның теле бар.


IV. Тема буенча эш.

- Татар телендә сузык авазлар нинди төркемгә бүленә? (калын, нечкә)

- Сузык авазлар ничек әйтелә?(сузып)

- Тагын нинди авазлар бар? (тартык)

- Нинди төркемгә бүленә? (яңгырау,саңгырау)

- Димәк,дәреснең темасы нинди?

- Без нинди максат куябыз?


1. Дәреслек буенча эш.

35 нче күнегү, 42 бит.

2. Табышмаклар әйтү, җавапларын яздыру:

1) Кышын да, җәен дә яшел тун кия. (Чыршы)

2) Иртән иртә тора,

Матур итеп кычкыра. (Әтәч)

3) Нечкә билле,

Көлтә койрыклы. (Төлке)

4) Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта. (Кояш)

5) Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар)

- Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызыгыз.


V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)


Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.


Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.


VI. Ныгыту эше.

1. Мәкальләрне укыту, мәгънәләрен аңлату.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

Инсафлының теле саф.

Тел кешенең кемлеген аңлата.

- Мәкальләрне күчереп языгыз , сузык авазлар астына нокта куеп чыгыгыз.

2. Икенче юлга күчерү өчен , сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтегез.

карлыгач, урман, агач, каен, имән, сандугач, усак, сыерчык, өрәңге, гөмбә, тиен, поши.


VII. Өй эше.

59 нчы күнегү, 65 бит.


VIII. Дәресне йомгаклау.

- Калын сузык авазларны әйтегез.

- Нечкә сузык авазларны әйтеп чыгыгыз.

- Тартык авазларны нинди төркемнәргә бүләбез?


Тартык авазлар буенча тест 2 класс

Укучы исеме _________________________


1) П,Ф,К,Къ,Т,Ш,С,Ч,Х,Һ,Ц,Щ - кайсы төркем тартыкка керәләр?

А) яңгырау В) парлы

Б) саңгырау Г) парсыз

2) Татар алфавитында ничә хәреф бар?

А) 38 В) 30

Б) 33 Г) 41

3) Яңгырау тартыкларны әйткәндә нәрсә катнаша

А) тавыш, В) тавыш һәм шау

Б) шау Г) сузыклар

4) (w,й,л,м,н,ң,р) - бу нинди авазлар?

А) парсыз яңгырау тартыклар,

Б) парлы яңгырау тартыклар,

В) парлы саңгырау тартыклар,

Г) парсыз саңгырау тартыклар.

5) Кайсы сүзләрдә (W)авазы әйтелә...

А) диван,вагон, Шәвәли, вакыт

Б) авыз, җавап,һава,явым

В) квас, тавык,киви,вәзир

6) М,н, ң хәрефләренең тиешлесен куеп яз

Ча...а, ча...гы, я...гын, я...гыр,җө...лә, җи...сә,ка...ыш, җи...лек, җи...ел, му...ча, мо...лы.

7) Кайсы сүзләрдә (гъ,къ) авазлары әйтелә...

А) Гөлия, Гүзәл,тугыз, күке.

Б) Газинур, карга, Гамил,кол

В) каш ,каз, гармун,гол

8) Кайсы юлда (х) авазы гына языла, дөресен сайлап ал

А) ....ава ,Зө...рә, ....айван,я...шы

Б) ...алык, а...ыр, ....өрмәт,...атын

В)...әм, шә...әр, ....аман,...әммәсе.


9) Түбәндәге сүзләргә төрле иҗекләр өстәп, кеше исемнәрен ясап яз.

Ай.........................................................................Гөл

Эшне бәяләү

Һәрбер дөрес җавап 5 балл, 9 нчы эштә һәр сүзгә бер балл



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!