СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "В хәрефе" 2 класс

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

12 нче дǝрес Татар теле 2 сыйныф

Тема. В хәрефе

Максат: в хәрефе кергән сүзләрне дөрес итеп укырга һәм язарга өйрәтү; чагыштыру алымын авазларга карата куллануны оештыру; укучыларны татар телендә чыга торган газета-журналлар

белән кызыксыдыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү.

Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү.

Җиһазлау: карточкаларда биремнәр, рәсемнәр.

Дәрес барышы

І. Оештыру.

- Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне тишерү.

ІІ. Актуальләштерү.

- Без сезнең белән үткән дәрестә нинди аваз турында сөйләштек?

ІІІ. Өй эшен тикшерү.

- Татар сүзләрендә в хәрефе нинди аваз белдерә?

- Рус телендә ничек әйтелә?

- Калын һәм нечкә сүзләрдә ничек әйтелә?

- Нинди җөмләләр язып килдегез, укып күрсәтегез.


ІV. Алган белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Аңлатмалы диктант язу.

Вәли минем дустым.Ул авылда Яши. Сәвия апа сыер сава. Равия апа тавыклар ашата. Вәлия апа балалар укыта.

(в хәрефе кергән сүзләрнең астына сызарга)

- В хәрефенең транскрипцион билгесен искә төшерү.. Дәфтәрләрдә вакыт һәм гөрләвек сүзләренә аваз-хәреф анализы ясау. Бер укучы тактада эшли.


V. Физкультпауза.

Әтәч канат кагынып

Кычкырды инде күптән.

Киерелдек, сузылдык та (Киереләләр.)

Сикереп тордык иртән. (Торып басалар.)

Урыннарны җыештырдык,

Кулларны, битне юдык,

Физзарядка ясарга дип,

Тышка йөгереп чыктык. (Төрле хәрәкәтләр ясыйлар.)

Җилкә өчен, куллар өчен

Ясадык күнегүләр

һәм саф һавада йөгердек,

Күтәрелде күңелләр. (Йөгерү хәрәкәте ясыйлар.)

- Орфографик сүзлекчәләрдә эш: Ватан, вакыт, авыл, тавык, гөрләвек, чикләвек, салават күпере.



VІ. Ныгыту.

"Салават күпере" журналы турында әңгәмә үткәрелә.

- Татар телендә чыга торган тагын нинди журналлар беләсез? Өйгә нинди газета-журналлар алдырасыз?

Карточкаларда эш (җөмләләрне укырга һәм в хәрефе кергән сүзләрне күчереп язарга).

1. Күп нокталар урынына в хәрефен куеп языгыз һәм астына сызыгыз.

Татарстан—минем ...атаным. Туган илемдә зур калалар,матур а...ыллар бар. Калаларда за...од, фабрикалар күп. ...атанымда урман,сулар да күп.

2. Күп нокталар урынына в, у хәрефләрен куеп языгыз.

Сорамадым сора...ын,

Алдым бабай бора...ын.

Бора...ны борам, борам,

Борам, остара барам!

Бора...ымны кулдан алып,

Колакны борды бабам.

3. Хәрефләрне куегыз. В хәрефе кергән сүзләрне --кызыл , у, ү хәрефләре кергән сүзләрне зәңгәр карандаш белән буягыз.


ка...ын

...акыт

а...ыл

кә...сә

гә...дә

дә...ләт

кыра...

боза...

ба...ыр

буя...

гөрлә...ек

...атан

а...лак

да...ыл

җа...ап

...әгъдә

а...ыз

са...ыт

чә...кә

һа...а


VІІ. Йомгаклау.

Өй эше: 105 нче күнегү язарга.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!