СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "Һ, Х хәрефләре" 2 класс

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

14 нче дǝрес Татар теле 2 сыйныф

Тема. Һ, Х хәрефләре.

Максат: [һ],[х] авазларын һәм хәрефләрен дөрес укырга һәм язарга өйрәнү; һ, х хәрефләре кергән сүзләр белән җөмләләр төзи белү; дөрес һәм матур язу күнекмәләрен үстерү; туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү.

Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар.

Дәрес барышы

І. Оештыру өлеше. 

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2) Китап-дәфтәрләрне барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

4) Уңай психологик халәт булдыру.


ІІ. Актуальләштерү.

1) Өй эшләрен тикшерү.

2) Сорауларга җавап бирү.

- В хәрефе татар телендә ничә авазга билге булып йөри?

- Калын сүзләрдә ирен [w]авазы нинди авазларга якын әйтелә? (у)

- Нечкә сүзләрдә ирен [w]авазы нинди авазга якын әйтелә (ү)

- Рус теленнән кергән сүзләрдә [в] авазы ничек укыла? (рус телендәгечә)


ІІІ. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1) [Х],[Һ]авазларына һәм хәрефләренә төшенчә бирү.

- [Х] [Һ] авазларын әйткәндә тавыш ярылары тибрәнми, тавыш катнашмый.

- [Х] [Һ] авазлары – саңгырау тартыклар.

3) Х, һ хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.

Хәмит Зөһрә

Хәбәр һөнәр

пөхтә шәһәр

рәхмәт  һәйкәл

4) Сүзләргә җөмләләр төзү.

(һәр командада утырган 4 укучы берүк вакытта сүзләргә җөмләләрне аерым карточкаларда язалар һәм бер-берсенә күрсәтәләр)

5) Дәреслек буенча эшләү. 48 нче күнегү. Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү.

(һәр командадагы укучылар билгеләнгән вакытка сорауларга җавап бирәләр)


ІV. Ял итү өлеше. 

Укучылар музыка астында хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач парлашып басалар һәм “Мин үскәч кем булырга телим?” соравына җавап бирәләр, үз фикерләрен җиткерәләр.



V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Һөнәрләр турында әңгәмә кору һәм презентация карау.

2. “Авылда кунакта” хикәясен уку( 50 нче күнегү). Биремнәрне үтәү.

3. Сиңа кайда яшәү күбрәк ошый? Ни өчен? (укучылар үзләре сайлап алалар һәм кайда яшәү күбрәк ошаганын аңлаталар) 


VІ. Йомгаклау.

- [Х] [Һ] авазлары нинди тартыклар?

- Һ хәрефе рус телендә бармы?

- Һ хәрефе ничек укыла?

Укучыларның белемнәрен бәяләү.


Өй эше: 51 нче күнегү (х, һ хәрефләрен куеп язу)



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!