СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр   " 2 класс

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

15 нче дәрес Татар теле 2 сыйныф

Тема. Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр

Максат: дөрес уку һәм язу кәнекмәләре булдыру; сузык һәм тартык авазлар турында белемнәрен ныгыту; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: дөрес уку һәм язу кәнекмәләре булдыру.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү, дәреслек белән эш итә белү, төрле сүзлекләрдән куллана белү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру, мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; эшне планлаштырырга өйрәнү.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү, дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, парларда,төркемнәрдә эшли белү.

Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү; телне өйрәнүгә теләк булу.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, сүзлекләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

- Табышмакның җавабын табыгыз:

Әткәң- әнкәңдәй газиз,

Кадерле һәм якын ул.

Боздай каты, салкын ул,

Күп вакытта ялкын ул. (Туган тел.)

- Безнең туган телебез – татар теле. Татар сүзендә нинди авазлар бар?

- Бүген без сузык һәм тартык авазлар турында өйрәнүне дәвам итәрбез.


II. Өй эшләрен тикшерү.

60 нчы күнегү, 32 бит.

Мәкальләрне укыту. Мәгънәләрен аңлату. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны кабатлау.


III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Бездә дуслык.

Бер – кулларны алга сузабыз.

Ике – кулларны күтәрәбез.

Өч – кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт – кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч.

(Кул чабабыз).

б) Дәфтәрдә эш.

Л м ол ом өм юм юл өмә томан олы сөлге сөңге Иле барның теле бар.


IV. Тема буенча эш.

1. Дәреслек буенча эш.

61 нче күнегү, 32 бит.

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә аваз-хәреф анализы ясату.

Шигырьне истә калдырып яздыру.

2. Табышмаклар әйтү, җавапларын яздыру:

1) Кышын да, җәен дә яшел тун кия. (Чыршы)

2) Иртән иртә тора,

Матур итеп кычкыра. (Әтәч)

3) Нечкә билле,

Көлтә койрыклы. (Төлке)

4) Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта. (Кояш)

5) Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар)

- Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызыгыз.


V. Физкультминут.

Күрсәт әле , үскәнем

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай,

Кошлар шулай очалар

(очу хәрәкәтләре белән)


Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри поездлар.


Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек гармун уйныйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.


Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

VI. Ныгыту эше.

1. Мәкальләрне укыту, мәгънәләрен аңлату.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

Инсафлының теле саф.

Тел кешенең кемлеген аңлата.

- Мәкальләрне күчереп языгыз, сузык авазлар астына нокта куеп чыгыгыз.

2. Икенче юлга күчерү өчен , сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтегез.

карлыгач, урман, агач, каен, имән, сандугач, усак, сыерчык, өрәңге, гөмбә, тиен, поши.


VII. Өй эше.

62 нче күнегү, 33 бит.


VIII. Дәресне йомгаклау.

- Авазлар ничә төрле булалар?

- Калын сузык авазларны әйтегез.

- Нечкә сузык авазларны әйтеп чыгыгыз.

- Тартык авазларны нинди төркемнәргә бүләбез?



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!