СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "Й хәрефе" 2 класс

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

16 нчы дәрес Татар теле 2 сыйныф

Тема. Й хәрефе

Максат: й хәрефе турында беренче сыйныфта өйрәнгән белемнәрен ныгыту;

йо,йө,җо, җө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү, дәреслек белән эш итә белү, төрле сүзлекләрдән куллана белү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру, мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; эшне планлаштырырга өйрәнү.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү, дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, парларда,төркемнәрдә эшли белү.

Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү; телне өйрәнүгә теләк булу.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, сүзлекләр.

Дәрес барышы

  1. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада сүзләр бирелгән.

йомгак, йолдыз, йөрәк, йөз, көймә, каймак, абый.

  • Бу сүзләр нәрсәсе белән охшаш? (Й хәрефе бар)

  • й хәрефе сүзнең кайсы урыннарында килгән? (Башында, уртасында, ахырында)

  • Дәресебезнең темасын кем әйтә? (Й хәрефе)


  1. Өй эшләрен тикшерү.

86 нчы күнегү, 47 бит.

-Мәкальләрне укыгыз, сүзләрдә нинди хәрефләр төшеп калган, әйтеп чыгыгыз.(Һ, х хәрефләре)

- Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. (Барлык мәкальләр дә хезмәт сөяргә кирәклекне өйрәтә)

III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Табу өчен без утны,

(Кул чабабыз.)

Ышкыйбыз учка-учны.

(Учларда ручка тәгәрәтәбез.)

Кинәт чаткы чыкты

(Йодрыкларга сугабыз.)

Һәм бүлмәне яктыртты.

(Кул чабабыз.)

б) Дәфтәрдә эш.

Йй йо йө йолдыз йөгерек йөзек


IV. Тема буенча эш.

1. Тактадан табышмакны укыту:

Йортны саклый караклардан.

Ормый, сукмый, бәрми дә.

Зур да түгел. тик шулай да

Аның аша үтеп йортка

Керә алмый беркем дә. (Йозак.)

- Табышмакның җавабы нинди аваздан башлана? Ул нинди аваз? ([й] тартык аваз.)

- [й] авазын нинди хәреф белдерә? (Й- кыска и хәрефе.)

2. Дәреслек буенча эш.

89 нчы күнегү, 48 бит.

- Й хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килгән?

48 нче биттәге нәтиҗәне уку.

90 нчы күнегү, 48 бит.

49 нчы биттәге нәтиҗәне уку.


V. Физкультминут.

Чәчләр туза җилгә (кулларын күтәреп җилпиләр).

Агач башы иелә җиргә (чүгәлиләр).

Җилләр туктый менә-менә,

Агач башы күккә менә (басып, кулларын югары күтәрәләр).

VI. Ныгыту эше.

1. Дәреслек буенча эш. 94 нче күнегү.

- Сүзләрне күчереп языгыз, язылышларын истә калдырыгыз.

2. Сайланма диктант.

- Й хәрефе кергән сүзләрне сайлап языгыз.

Хәйдәр.

Хәйдәр – акыллы малай. Ул өйдә әнисенә булыша. Су алып кайта. Энесен уйната. Хәйдәрнең әнисе шатлана.


VII. Өй эше.

92 нче күнегү, 49 бит.


VIII. Дәресне йомгаклау.

- Й хәрефе турында нәрсәләр әйтә аласыз?


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!