СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "Я хәрефе кергән сүзләрне уку һәм язу" 2 класс

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

19 нчы дәрес Татар теле 2 сыйныф

Тема. Я хәрефе кергән сүзләрне уку һәм язу.

Максат: я хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру; я хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында язылуын өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү, дәреслек белән эш итә белү, төрле сүзлекләрдән куллана белү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру, мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; эшне планлаштырырга өйрәнү.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү, дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, парларда,төркемнәрдә эшли белү.

Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү; телне өйрәнүгә теләк булу.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, сүзлекләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

Тактада язылган табышмакны укыту, җавабын әйттерү:

Ялт-йолт итеп уйный күктә.

Шомландыра, курку сала.

Еракларда уйнаганы

Нәҗәгай дип тә атала. (Яшен)

- Табышмакның җавабы нинди хәрефтән башлана? (я хәрефе)

- Бүгенге дәрестә дә без я хәрефе кергән сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәрбез.


II.Өй эшләрен тикшерү.

104 нче күнегү,57 бит

- Я хәрефе турында нәрсә әйтә аласыз?


III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Чиста бул.

Бер, ике, өч (өч мәртәбә кул чабалар)

Форточканы ач (кулларны югары күтәреп, өч мәртәбә форточка ачу хәрәкәте ясыйлар)

Парталарны сөрт (партага орынмыйча гына,уңнан сулга таба өч мәртәбә сөртү хәрәкәте ясыйлар)

Чиста һава керт (бармакларын җилбәзә кебек итеп, үзләренә таба өч мәртәбә җилпиләр)

б) Дәфтәрдә эш.

Я, Ял, Яз, Ях, Ян, Якуп, Язилә, Ярулла, Ясәви


IV. Тема буенча эш.

1.”Кем күбрәк” уены

Беренче вариант я хәрефе /йә/ дип укылган сүзләр, икенче вариант - /йа/ дип укылган сүзләр уйлый.

2. Дәреслек буенча эш.

105 нче күнегү, 57 бит.

Яңгыр теләүне укыту, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә анализ ясату

3. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә:

1) чыршы, ямь, тора, яшел, урманга, биреп.

2)якты, кояш, җылы, һәм, нурлары.

3) яфракларда, нурлары, сары, уйный, кояш.


V. Физкультминут.

Татар халкының “Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюен башкару.


VI Ныгыту эше.

1. Дәреслек буенча эш.

106 нчы күнегү, 58 бит.

- Я хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында язылган?

Сүзтезмәләр белән җөмләләр уйлау.

2. Сайланма диктант.

Я хәрефе кергән сүзләрне сайлап язарга.

Юлда.

Көн аяз. Кояш нурында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән. Без тирә-якны күзәтеп барабыз. Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук яшь чыршылар арасына кереп яшеренде.


VII. Өй эше.

107 нче күнегү, 58 бит.


VIII. Дәресне йомгаклау.

- Я хәрефе сүзләрдә ничек укыла һәм кайсы урыннарда языла?


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!