15 дәрес Әлифба
Тема. [ы] авазы hǝм Ы, ы хәрефлǝре. Ы, ы хәрефлǝрен язу.
Максат: 1) [ы] авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;
2) [ы] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;
3) әхлак тәрбиясе.
Шәхес буларак УУГ: укучыларда мәктәпкә уңай караш формалаштыру, Әмир һәм Әминәгә карата дуслык хисләре һәм аларга булышу хисләре уяту.
Танып-белү УУГ: билге-символларны куллана белү, кирәкле информация туплау, нәтиҗәләр чыгару, танып-белү максатын билгеләү.
Көйләгеч УУГ: соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.
Коммуникатив УУГ: укытучыны, иптәшеңне тыңлау, үзара диалогка керү, үз фикереңне тулы әйтә белү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.
Җиһаз:дәреслек, презентация
Дәрес барышы
1.Оештыру моменты.
Исәнләшү.
Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.
2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә.
Җөмләләр төзелә. Балалар “Көтүче сарыклар көтә” җөмләсен төзиләр һәм ы хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.
3. Рәсемнәр белǝн эш.
Рәсемнәргә карап ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре белән танышалар, басым белән әйтергә өйрәнәләр.[ы] авазының әйтелешен берничә кабат әйтеп күрсәтү.
Аннан соң балалардан кат-кат әйттерелә. Аның сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. [ы] авазы [и] авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.
4.Рус һәм татар телендәге [ы] авазы булган сүзләрне аерым-аерым да, бергәләп тә чагыштырып әйтеп карау.
Кыр-сыр, тын-тыл, кыз-посылка, сын-сын, кыр-был.
5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”
6. Сузык [ы] авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыру. Сузык [ы] авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын аңлата.
Аа хәрефләре кабатлана. А, ы - калын сузык аваз хәрефләре икәнлеге аңлатыла. Ә, и - нечкә сузык аваз хәрефләре икәнлеге искә төшерелә.
7. Сүзлек эше.
Ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре өйрәнелә. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.
8. Дәрескә йомгак.
-Нәрсә белдек,нәрсәгә өйрәндек дәрестә, укучылар?