СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

16 нчы дәрес Әлифба

Тема. Кыргый хайваннар.

Максат: укучыларның “Кыргый хайваннар” темасы буенча белемнәрен ныгыту, коммуникатив сәләтләрен үстерү, тел өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, текст өстендә эш алып бару, үзара дус, тату булырга омтылу.

Шәхес буларак УУГ: укучыларда мәктәпкә уңай караш формалаштыру, Әмир һәм Әминәгә карата дуслык хисләре һәм аларга булышу хисләре уяту.

Танып-белү УУГ: билге-символларны куллана белү, кирәкле информация туплау, нәтиҗәләр чыгару, танып-белү максатын билгеләү.

Көйләгеч УУГ: соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.

Коммуникатив УУГ: укытучыны, иптәшеңне тыңлау, үзара диалогка керү, үз фикереңне тулы әйтә белү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

Җиһазлау: кыргый хайваннар рәсемнәре, темага караган презентация, таратма материал.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше. Исәнләшү.

Фонетик күнегү

Ә-әни [ә н и], бәрәңге [б ә р ә ң г е]

Ө- төлке [т ө л к ө], өйдә [ө й д ә]

Ү- бүре [б ү р е], үрдәк [ү р д ә к]

Җ- җиләк [җ и л ә к], җыя [җыйа]

ң- яңа [й а ң а], синең [с и н е ң]

Һ- һәйкәл [һ ә й к ә л], шәһәр [ш ә һ ә р]


2. Темага күчү.

- Балалар, без кыргый хайваннарны өйрәндек.

-Әйдәгез, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын уйлап әйтерсез. (укучылар җавапны әйткәч, презентациядә хайваннар рәсемнәре күрсәтелә)

Ул соры, куркак. Урманда яши. Кишер ярата. Бу нәрсә? (куян)

Ул матур, хәйләкәр. Урманда яши. Балык ярата. (төлке)

Ул соры, усал, зур. Урманда яши. Ит ярата. (бүре)

Ул зур. Урманда яши. Бал ярата. (аю)

Ул кечкенә. Агачта яши. Гөмбә ярата. (тиен.)

Ул кечкенә. Энәле. Алма ярата.(керпе)

Әйдәгез, бу сүзләргә күплек кушымчасы ялгыйбыз. Кагыйдәне искә төшерик әле.

Куян- куяннар

Төлке-төлкеләр

Бүре- бүреләр

Аю- аюлар

Тиен- тиеннәр

Керпе- керпеләр


3. Парлап эш. “Син - миңа, мин - сиңа” (Укытучы сораулар бирә, укучылар җавап бирә)

- Бу тиенме? (укытучы керпе рәсеме күрсәтә )

- Юк, бу тиен түгел, бу керпе. Ул зурмы? Ул матурмы? Керпе алма яратамы?

- Бу бүреме? Бүре кишер яратамы? һ.б


4. Физкультминут.

Без урманга барабыз,

Җиләк, гөмбә җыябыз.

Карыйбыз: аю, бүре юк микән ,

Әгәр булса, чабабыз.


5. Төп өлеш.

Бүген кыргый хайваннар турында текст укып китәрбез. Яңа сүзләр өстендә эш.

Кыргый хайваннар- дикие животные

Һәр көн- каждый день

Төремкәй- теремок

Җый!- Собирай!

Ул җыя.- Он собирает.

Текст өстендә эш.

Урманда кечкенә, матур төремкәй бар. Төремкәйдә төлке, куян, бүре, керпе яшиләр. Алар кыргый хайваннар.

Керпе һәр көн суга йөри, урманда җиләк, гөмбә җыя. Куян һәм бүре бакчада эшлиләр: бәрәңгегә, суганга, помидорга, чәчәкләргә су сибәләр. Төлке өйдә эшли: идән юа, аш пешерә. Аның ашлары бик тәмле.


6. Дәреслек белән эш. “Төремкәй”

Сорауларга җавап бирү:

-Хайваннар урманда яшиләрме?

-Төремкәй нинди?

-Төремкәйдә нинди хайваннар яши?

-Керпе нишли?

-Куян һәм бүре кайда эшлиләр?

-Куян су сибәме?

-Төлке идән юамы?

-Төлке аш пешерәме?

-Аш нинди?

- Алар дуслармы?

-Әйе, без дә бу хикәядәге дуслар кебек дус булырга тиешбез.


7. Ныгыту.

- Мин сезгә җөмләләр укыйм. Текст белән чагыштырабыз. Кайсы җөмләләр дөрес “ +” тамгасы куябыз, ә дөрес булмаса “–“тамгасы куябыз.

Урманда зур төремкәй бар.

Төремкәйдә төлке, куян, бүре, керпе яшиләр.

Алар кыргый хайваннар.

Керпе урманда җиләк, гөмбә җыя.

Фил бакчада эшли: бәрәңгегә, суганга, помидорга, чәчәкләргә су сибә.

Аю өйдә эшли: идән юа, аш пешерә.


8. Йомгаклау.

-Нәрсә белдек,нәрсәгә өйрәндек дәрестә, укучылар?






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!