Әлифба бәйрәме
(Әдәби-музыкаль кичә)
1слайд.Әлифба бәйрәме.
2слайд.
А.б. Хөрмәтле укучылар , кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
2слайд.Әлифба рәсеме фон булып тора
Музыка:.”Өйрәтәләр мәктәпләрдә” минусовка только музыка (тихонько)
1б Раиля
Бәйрәмнәр бик күп болай да
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм – балачак.
Ә тагын да шәбрәге
Әлифба бәйрәме булачак.
1б Радмир
Күч безнең күңелгә,
Җыр яме, җир яме!
Рәхим итҐ түрдән узҐ
Әлифба бәйрәме!
1в Аделина
Бу матур бәйрәмгә
Кушыл, дус, әйдәле!
Мәктәпне гөрләтсен
Әлифба бәйрәме!
1в Булат
Без бит әле быел гына
Мәктәпкә диеп килдек.
Ә аңарчы көн буена
Бакчага йөргән идек.
1г Ильхам
Хәрефләрне тиз өйрәндек,
Сүзләр төзеп уйнадык.
Көн дә иртән сагынып килдек,
Мәктәптән без туймадык.
1г Камиль
Язарга да өйрәндек
Каләм тотып кулларга.
Хәрефләрне тездек без
Тигез матур юлларга.
1д Әминә
Бүген сезнең алда без
Зур сынаулар үтәрбез.
Үзебезнең осталыкны
Сезгә дә күрсәтербез.
1б Зарина
Зур ярдәм итәр безгә
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифба биргән белем.
1д Алмаз
Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Бөек Әлифба патшабикәбез,
Котла син безне бүген.
(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)
Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән табышмакларымның җавапларын таба алырсыз микән?
Табышмаклар
4 слайд
Син йоклагач, тәрәз артында
Елмаеп карый сиңа.(Ай)
5 слайд
Һәркөн кирәк өстәлдә
Безгә куәт өстәргә. (Ипи)
6 слайд
Үзем сары,үзем әче,
Чәй белән бигрәк тәмле(Лимон)
7 слайд
Кая барсаң, күз алдында,
Һәрчак күңелеңдә яши.
Ул – безнең иң якын кеше
Ул кеше – безнең (Әни)
8 слайд
Җылы якларда яши,
Авыр йөкләр дә ташый.(Фил)
9 слайд
.Без-без безелдәп
Кортлар җыялар мине.
Салкын тиеп авыртканда
Дәвалыйм мин сине. (Бал)
10слайд. Хәрефләр
А.б.Афәрин,укучылар,тапкыр икәнсез.Табышмакларның җаваплары башланган хәрефләрдән бер сүз төзеп була.Ул нинди сүз икән? Әйдәгез,балалар,бу сүзне төзеп күрсәтик әле.
11 слайд(по щелчку каждую букву)
Файзрахманова К
Ә. “Әни” дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
“Ә” хәрефен язмаган.
Самат
Л. Күзләремнән яшьләр чыкты,
Капкан идем лимонны.
Сары булгач,бик тәмле дип
Белгән идем мин аны.
Лия
И. И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә .
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Сайфутдинов К
Ф. Фил бүрәнә ташып йөри,
Коры урман эчендә,
Һаман тора күз алдында,
Күрсәм дә тик... төшемдә.
Зарина
Б . Бәр барабан , уйна быргы,
Бар кешеләр ишетсен .
Б дан башка бәйрәм югын
Барчасы күреп китсен .
Фахрутдинова К
А. “А” хәрефе – алмада,
“А” хәрефе агачта.
“А” хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Бергә:
Һәммәбезнең - үз урыны,
Барыбызда кирәкле.
Безне “Әлифба” китабы
Дус булырга өйрәтте.
Әлифба. Менә минем исемем дә барлыкка килде. Нинди зур шатлык. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.
“Әлифба” җыры: 1А Әмир
Алфавит турында шигырь
Айзиля: Утыз тугыз хәреф белән
Таныштык без тиз генә.
Олы ярдәмчем булдың син,
Рәхмәт инде, Әлифба!
М Камила:Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга
Табышмаклар чишәргә,
Өйрәттең син, Әлифба.
С Эмиль:Кызларны ул ярдәмче,
Булышчы булсын диде.
Эшләгән һәрбер эшләре
Елмаеп торсын диде.
С Алина:Ә малайларга Әлифба
Өйрәтте җитез булырга
Батыр, кыю кешеләрдән
Үрнәк алып торырга.
Рустем:Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
“Бул син, дустым” – дияргә.
Айгуль:Курыкмаска салкыннан
Яңгыр, яшен, карыннан
Дус булсагыз, яратсагыз
Файда тияр барыннан.
Раиль:Өйрәтте чиста булырга
Пөхәлекне сакларга.
Усал, ямьсезләрдән безгә
Кечеләрне якларга.
А.б.Әлифба, ә укучыларыңның сиңа әзерләгән бүләге дә бар.
Рәхим итеп “Шалкан” әкиятен карагыз.
12 слайд.Шалкан
Әлифба. Рәхмәт,балалар. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит Туган тел!
13 слайд. Ткган тел китабы
(Туган тел керә)
Туган тел.
Исәнмесез, минем матур,
Сөекле дусларым.
Тырышып укучы
Кызларым, улларым.
Әлифба бәйрәмен
Мин котлыйм ихластан
Афәрин, дусларым,
Уңгансыз һәр яктан.
Әлифба.
Яратып укыгыз,
Туган тел китабын,
Анда күп әкиятләр,
Рәсемнәр күп тагын.
Ул сезне өйрәтер
Ватанны сөяргә
Табигать-ананың
Кадерен белергә.
Хушыгыз, балалар!
Туган тел. Дусларым, мин сезгә бүләккә “Туган тел” җырын алып килдем бит әле. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз.
14 слайд. “ И Туган тел” җыры Караоке или фонограмма
А. б. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.
Бергә: Сезнең алда без
Вәгъдә бирәбез:
“2” ле алмаска,
Тырыш булырга,
“5” кә укырга.
15 слайд. Сау булыгыз!
| 1 | Син йоклагач, Тәрәз артында Елмаеп карый сиңа. (Ай) |
| 2 | Һәркөн кирәк өстәлдә Безгә куәт өстәргә. (Ипи) |
| 3 | Үзем сары,үзем әче, Чәй белән бигрәк тәмле (Лимон) |
| 4 | Кая барсаң, күз алдында, Һәрчак күңелеңдә яши. Ул – безнең иң якын кеше Ул кеше – безнең (Әни) |
| 5 | Җылы якларда яши, Авыр йөкләр дә ташый. (Фил) |
| 6 | Без-без безелдәп Кортлар җыялар мине. Салкын тиеп авыртканда Дәвалыйм мин сине. (Бал) |