СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Приспособленность организмов к условиям среды

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока была опубликована в журнале "Магариф"

Просмотр содержимого документа
«Приспособленность организмов к условиям среды»


Организмнарның тышкы тирәлек шартларына җайлашуы -табигый сайланыш йогынтысы нәтиҗәсе.

Максат:

- укучыларның табигатьтә төрләрнең күптөрлелеге турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

- организмнарның тышкы тирәлек шартларына җайлашулары төшенчәсен булдыру;

- конкрет мисаллар белән җайлашуларның чагыштырма характерда икәнен ачыклау.


Дәрес барышы.


Дәрес түгәрәк өстәл формасында уздырыла. Катнашалар: ботаника, зоология белгечләре.

1. Фикер алышуда катнашу өчен һәр укучыга катнашу хокукы бирә торган карточкалар өләшенә. Карточка эчтәлеге.

а) Фамилия, исем , әтисенең исеме.

б) Яшәү өчен көрәш формаларын яз.

__________

__________

__________

в) Табигый сайланышның төп формаларын яз.

__________

__________

г) Үсемлекләрнең һәм хайваннарның реликт формалары
безнең көннәргә кадәр сакланып калган. (Бу табигый
сайланышның стабильләштерүче формасы.)

д) Агу химикатлары кулланганда бөҗәкләрнең яңа формалары,
агуга чыдамлыклары барлыкка килә. (Бу табигый сайланышның
этәргеч формасы.)

е) Җенси диморфизм ул… ( җенесләр төзелешендәге тышкы
аермалар).

ж) Кошларның сайравы, җырлавы, кайбер хайваннарның үз -
үзләрен демонстратив тотуы,кайбер очракларда ата затлар арасында чыккан сугыш.. (үрчү өчен көрәш чаралары).

2. Әйдәгез, мин сезгә укыган мисаллар буенча сезнең фикерләрегезне тыңлап китик.

а) Ланцетник - хордалылар тибы, Башсөяксезләр астибына керүче кечкенә үтә күренмәле хайван. Өлешчә комга күмелеп җылы диңгезләрдә яши,пассив ( фильтрация юлы белән) туклана. Бу примитив хайван инде берничә миллион ел үзгәрешсез яшәп килә. Сезнең фикерләр?.

б) Англиядә, индустриаль булмаган районнарда күбәләкләрнең ак
төсе каен агачының ак кабыгына туры килә. Ак күбәләкләр арасында
карарак төстәгеләре дә очрап тора, ләкин кошлар аларны тиз күреп
ашап торалар. Промышленность үскән саен һаваның пычрануы
күзәтелә һәм ак каенга да тузан, корым утыра. Шул вакытта ак
күбәләкләр кара төстәге күбәләкләргә караганда кошлар тарафыннан
юк ителә. Ә кара төстәгеләр исән кала, күбрәк үрчи.

в) Нарат үсентеләренең куе булып тишелеп чыккан урыннарында
беренче үсә башлаганнары су һәм туклыклы матдәләрне күбрәк ала.
Берничә елдан кечкенәләре тегеләрнең ябалдашы астында кала ( төр
эчендә көрәш).

г) Бөртекле культуралар яшькелт - сары үлән бетеннән зур зыян
күрәләр. Ә теленомус үзенең күкәйләрен үлән бетенең күкәйләренә
һәм личинкаларына сала һәм теленомус личинкалары аларны юк итә.

д) Тундрада көчле кар яуганнан соң боланнар өчен кар астыннан
ягельне актарып табуы авырлаша, күп кенә хайваннар үлә.

3. Укытучы: Хөрмәтле "түгәрәк өстәлдә" катнашучылар. Безнең бүген төп сөйләшү, фикер алышу темасы булып "Организмнарның тышкы тирәлек шартларына җайлашуы - табигый сайланыш йогынтысы нәтиҗәсе" тора.

а) Әйдәгез, җайлашуларның килеп чыгуын сез белгән күренекле галимнәр ничегрәк аңлаткан соң?

1нче укучы: Ж.Б.Ламаркча, һәр организмда тумыштан әйләнә- тирәлек тәэсирендә үзгәрүгә омтылыш бар. Мәсәлән, филләр азыкны эләктерер өчен өске иреннәрен гел сузарга тиеш булалар, шулай итеп хортумнары барлыкка килә.

2нче укучы: К. Линней : "Организмнарның җайлашулары ходай тәгалә тарафыннан тудырылган. Филләр баштан ук озын хортумлы итеп яратылганнар",- дигән.

Знче укучы: Ч.Дарвинча җайлашулар яңа мутацияләр, аларның кушылуы аркасында барлыкка килә. Филләр арасында хортумнары төрле озынлыктагылары була. Хортумнары озынраклары азыкны яхшырак эләктерә алган, исән калган. Бу билгеле нәселдән - нәселгә тапшырылган. Шулай итеп озын хортум барлыкка килгән.

Укытучы: Әйдәгез, табигатьтәге бу җайлашуларның әһәмиятен ачыклап
китик әле. Моның өчен безгә берничә группада эшләргә кирәк, .үсемлек
һәм хайваннар дөньясындагы җайлашуларны барларга кирәк.

а) I группа: үсемлекләрдәге жайлашулар

  1. группа: балыклардагы җайлашулар

  2. группа: кошлардагы җайлашулар

IV группа: имезүчеләрдәге җайлашулар.

б) Эшләгән эшкә нәтиҗә, һәр группа мисаллар китерә.

I группа: үсемлекләрнең тамырларының, яфракларының күптөрлелеге; чәчәкләрнең төрлечә серкәләнүе, орлыкларның төрлечә таралуы.

  1. группа: балыкларның гәүдә формасы,төсе, төрле азык белән туклануы, төрлечә уылдык чәчүе.

  2. группа: кошларның аякларының формасы, томшыклары, төсе, йомыркаларының төсе.

IV группа: имезүчеләр: төс, төрле азык, төрле тирәлектә яшәве.

в) Табигатьтәге җайлашуларга багышланган видеофрагмент.

- Әйдәгез, бергәләп нәтиҗә ясыйк инде: "Һәр организм үзе яшәгән шартларга яхшырак җайлашырга тырыша".

г) - Укучылар, хәзер без китаптагы материал белән эшләрбез. Бирелгән материалдан сез җайлашуларның күптөрлелеген күрерсез һәм хайваннар дөньясыннан мисаллар китерерсез. (Укучылар мисаллар китерәләр).

1. Гәүдә формасы:

  • дельфинның суда йөзүе;

  • кошларның һава каршылыгын җиңүе;

  • пингвинның суда йөзүе.

2. Әйләнә - тирә предметларына охшашлык :

  • лишайникларга охшаш коңгызлар;

  • куаклар чәнечкесенә охшаш чәнечкеле цикадалар;

  • таякчыкка охшаш карышлавык гусеницалары;

  • үсемлек ашаучы Һиндстан кандаласы;

  • куакта каллима күбәләге;

  • суүсемнәр фонында диңгез аты;

  • суүсемнәр кебек диңгез энәсе. З.Саклаучы төс:

  • җирдә оялаучы кошларның йомыркалары һәм балаларының төсе;

  • яшел яфрак төсендәге күбәләк;

  • су төбе кебек скатлар, камбалалар;

  • төсен үзгәртүче хамелеон;

- чүлдә яшәүче саргылт - көрән төстәге бөҗәкләр, вак кәлтәләр, эре тояклы һәм ерткыч хайваннар;

- ак куян, ак төлке, ас, ак көртлек. 4.Кисәтүче төс:

  • агулы елан;

  • агулы бөҗәкләр. 5.Мимикрия:

  • камкага охшаш тараканнар;

  • агулы күбәләкләргә охшаш күбәләкләр;

  • шөпшәләргә охшаш чебеннәр;

  • күкенең йомыркасы башка кошларныкы кебек. 6.Саклану чаралары :

  • энәләр, чәнечкеләр ( кактус, гөлҗимеш, сырганак);

  • әчеле кальций кристаллары булган кузгалак;

  • каты хитин катламы ( краблар)

  • кабырчыклар (моллюск)

  • панцирь, тәңкә (ташбака, крокодил).

7.Саклану гадәте.

  • куркыту позасы ;

  • чүлләрдә эссе кимегәч актив хәрәкәт итү, һәм башкалар.

д) - Укучылар, без санап киткән барлык бу җайлашулар күбрәк организмнарның тышкы үзенчәлекләренә, яшәү урынына җайлашу очраклары. Безгә бүген килгән белгечләрнең дә үз фикерләрен җиткерәсе килә.

I белгеч: Төрнең сакланып калуында яшь буынны дошманнардан саклап калучы җайланышлар булу зур роль уйный. Яшь буынны кайгырту чаралары төрле формаларда күренергә мөмкин. Мин сезгә берничә генә мисал китереп китәсем килә.

1. Күп балыклар ташлар арасына салынган уылдыкларын
саклыйлар. Ә менә ата чәнечке балык оя ясый һәм уылдыкларны үзе
саклый, маймычларын, уылдыкларын
авызында йөртүче балыклар да бар.

2. Кайбер шөпшәләр төрле бөҗәкләргә һөҗүм итеп аларны
хәрәкәтсез калдыралар, аннан соң шунда күкәй салалар. Шулай итеп.
Аларның туачак гусеницалары өчен азык әзер була.

4. Яшь буынны саклауның катлаулырак һәм күптөрле формалары югары төзелешле умырткалыларда очрый. (Кошлар оя ясый, балаларын саклый, туендыралар; имезүчеләр үз балаларын туйдырып кына калмый, ә аларны азык табарга өйрәтәләр дә).

II белгеч : Тирәлекнең үзгәреп торучан шартларында организмда
тотрыклы матдәләр алмашы барырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә
организмнарда физиологик адаптация булуы шарт.

Мисаллар: Амфибияләр тиреләре аркылы бик күп су югалталар. Шуңа да карамастан, чүлләрдә дә яшәүче бакалар бар. Алар фәкать төнлә генә, туфракта һәм үсемлекләрдә дым конденсатлашкач кына ауга чыга.

- гомерләренең күп өлешен диңгез киңлекләрендә үткәрүче рептилияләр һәм кошлар диңгез суы эчә, аларда артык тоздан котылуга мөмкинлек бирүче махсус бизләр барлыкка килгән;

- суда чума торган хайваннарның озак вакыт кислородсыз торулары аларның мускулларындагы миоглобин белән бәйле. Миоглобин, эритроцитлардагы гемоглобинга караганда, кислородны 10 тапкыр артыграк бәйләргә сәләтле.

III белгеч: Азык яисә үрчү өчен партнер эзләүне җиңеләйтүче
җайланмалар бар. Бөҗәкләрнең химик сизү органнары
гаҗәпләнерлек. Парсыз ефәк күбәләгенең ата заты ана затының
исен 3 км ераклыктан сизә.

  • кайбер еланнарның җылы тою сәләте көчле. Алар үз температураларыннан 0,2 С аерманы да ерак арадан сизә.

  • күп төрле хайваннар пространствода кайтаваз тоту ярдәмендә яхшы ориентлаша.

е) - Укучылар, бу җайлашуларның барлыкка килү механизмнары нинди соң ? (Җаваплар).

  • табигый сайланыш тәэсире нәтиҗәсендә яшәү өчен файдалы билгеләре булган затлар сакланып кала.

  • бу билгеләр организмнарның үзләре яши торган шартларга яхшы җайлашуына булышлык итәләр.

  • күп санлы яңа билгеләр арасыннан шушы тирәлеккә туры килгәнрәкләре сайлана.

- Укытучы өсти: «Ч.Дарвин сүзләре белән әйткәндә: " ... Табигый сайланыш һәр көн, һәр сәгать галәм буенча иң кечкенә генә үзгәрешләрне чүпли, начарларын кире кага, яхшыларын саклый, туплый, кайда гына һәм кайчан гына булмасын, уңайлы очракны уздырмый, тавыш - тынсыз, күренми генә һәрбер тереклекне камилләштерү буенча үз эшен башкара", - дип әйтергә мөмкин.

ж) Җайлашуларның чагыштырмалылыгы.

- Укытучы: Җайлашуларның һәркайсы ул төр өчен гадәти хәлдә генә файдалы. Тирәлек шартларын үзгәрткәндә җайлашулар файдага түгел, ә зыян китерергә мөмкин.

Мәсәлән:

  1. Агулы еланнарны керпеләр, дуңгызлар ашый ала.

  1. Төнге күбәләкләр ак төстәге чәчәкләргә генә түгел, утка да очалар һәм үләләр.

з) Тау казларының бармаклары арасындагы яры аларга комачау
гына итә.

III. Белемнәрне актуальләштерү.

Бирелгән җайлашуларны туры килгәненә язарга.

а) Ак аюның төсе.

б) Жирафның төсе

в) Шөпшәнең төсе

г) Таякчаның гәүдә формасы ( агач ботагына охшаш).

д) Камкаларның төсе

е) Гусеницаларның кара һәм сары таплары
ж) Баллут үсемлегенең кычытканга охшашлыгы.

з) Кайбер чебеннәрнең шөпшәләргә охшашлыгы

и) Камбаланың диңгез төбе белән охшашлыгы.

  1. Саклагыч төс: а,б.

  2. Маскировка: г,и.

  3. Мимикрия:ж,з. 4.Кисәткеч төс : в,д,е.

Бирем 1. Тукраннарның агач кабыгы астындагы бөҗәкләр белән туклану җайланмаларын әйтегез. Алар ничек барлыкка килгән ?

Бирем 2. Бака яфрагы үсемлегенең тапталуга, механик зарарлануларга карата җайлашуларын санагыз.

I V. Өй эше п.7,8,9. 35- 52 нче битләр. Таблицаларны тутырырга.



Хайваннардагы җайлашулар.



Җайлашу тибы

Характеристика һәм биологик әһәмияте

Хайваннардан мисаллар

Төс буенча



Гәүдә формасы



Үз -үзен тотышы