ТАТАРСТАН РЕПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ ДӘҮЛӘТ БЮДжЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ МИХАИЛ АЛЕКСЕЙ УЛЫ ЧИРКОВ ИСЕМЕНДӘГЕ КАМА ТАМАГЫ КАДЕТ МӘКТӘП- ИНТЕРНАТЫ”
ПРОЕКТ ЭШЕ
ФДББС таләпләре нигезендә татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан укытучының профессиональ белемен үстерү юнәлешләре
Башкарды:
Идрисова Мәйсәрә Габбас кызы, татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Проект эше яклауга тәкъдим ителә
Җитәкче _________________________
«5» февраль 2017 ел
Эчтәлек
Проектның эчтәлеге һәм структурасы.................................................. 3
Кереш.
Һөнәри эшчәнлеккә бәяләмә..................................................................5
Төп өлеш
Укытучы нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш?......................... 7
Һөнәри үсеш юлындагы юнәлешләр...............................................7
Гамәли тәҗрибә үрнәкләре............................................................... 8
Йомгак.......................................................................................................... 10
Кулланылган әдәбият.................................................................................11
Проектның эчтәлеге һәм структурасы.
Проектның актуальлеге: Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. Шулай ук укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты да куела. ФДББС буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ФГОС шартларында фәнне укытуда һөнәри осталыкларын камилләштерергә, мөмкинлекләрдән киңрәк файдаланырга, укучыларда заманга яраклы белем-күнекмәләр формалаштырырга бурычлы.
Проектның максаты: ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри үсеш юлларын билгеләү.
Гипотеза
укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
теоретик белемнәрен практикада куллану;
проектта һәрбер кешегә файдалы гамәли тәҗрибә үрнәкләре бирүгә ирешү.
Проектның бурычлары:
1) татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри үсешенә йогынты ясау, педагогик үзүсешенә омтылыш уяту, методик компетентлыгын үстерү;
2) укучыларның заман таләпләренә җавап бирерлек тирән белемле булуларына һәм белемнәрне тормышта куллана белүләренә ирешү.
Көтелгән нәтиҗә:
Укытучыларның шәхси һөнәри үсеше.
Укытуда яңа технологияләр куллану.
3. Инновацион проектлар өстендә эш башкару .
4. Тәҗрибә уртаклашу.
Проектны тормышка ашыру сроклары һәм этаплары:
1 нче этап: 2017-2018 нчы уку елы. Проблеманы өйрәнү, методик әдәбият туплау, үз белемеңне күтәрү өстендә эш.
2 нче этап: 2018-2019 нче уку елы. Проблеманы чишү юлларын дәресләрдә сынау, ачык дәресләр күрсәтү, эксперимент нәтиҗәләрен язып бару, мониторинг.
3 нче этап: 2019-2020 нче уку елы. Проектка йомгак ясау. Һөнәри конкурсларда, методик семинарларда, фәнни-практик конференцияләрдә эшнең нәтиҗәсен башкаларга күрсәтү.
Проектның ресурслары: район методик берләшмәсе, Кама Тамагы кадет мәктәп-интернаты мәктәбе методик берләшмәләре.
Проектның фәнни яктан әһәмияте:
Укытучыларга проектта күрсәтелгән юнәлешләр белән танышу, бирелгән теорияне белүнең әһәмияте зур булыр дип саныйм.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: укытучыларга һөнәри үсеш юлында кулланма өчен материал була алуы.
Проектның практик өлеше: педагогик мониторинг алып бару (фән буенча уку күрсәткечләре, ЕРТ нәтиҗәләре, тестлаштыру нәтиҗәләре, олимпиада күрсәткечләре, укучыларның фәнни-практик конференцияләрдә катнашу нәтиҗәләре һ.б.) инновацион проектлар өстендә эш башкару, укытучының үзенең фәнни-тикшеренү конференцияләрдә үз эшен тәкъдим итүе, һөнәри бәйгеләрдә (“Ел укытучысы”, Ана теле укытучыларының “Мастер-класс”, “Иң яхшы татар теле дәресе”, “Иң яхшы әдәбият дәресе” һ.б.) күптөрле бәйге һәм проектларда нәтиҗәләргә ирешү.
Проектны планлаштыру:
Кереш.
Һөнәри эшчәнлеккә бәяләмә.
Төп өлеш.
Укытучы нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш?
Һөнәри үсеш юлындагы юнәлешләр.
Гамәли тәҗрибә үрнәкләре.
Йомгаклау.
КЕРЕШ
Һөнәри эшчәнлеккә бәяләмә.
Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Ә чын мәгънәсендә укытучы булу өчен үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эш алып барырга, үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырга омтылырга кирәк.
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә, мәгариф системасында шактый үзгәрешләр барлыкка килде. Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела.
Мин 5 -10нчы сыйныфларның рус төркемнәрендә татар теле һәм татар әдәбиятыннан белем бирәм. Минем методик темам – “Укучыларга индивидуаль якын килеп, татар теле дәресләрендә сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, грамоталы язарга өйрәтү”.
Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Бу безгә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрүдә, укучыларга ныклы белем һәм күнекмәләр бирүдә зур бурычлар йөкли. Балаларның акыл һәм фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, башка төр сәләтләрне үстерү кебек, даими алып барылырга тиеш. Ул күнегүләрне даими үтәгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Бу проблеманы хәл итү өчен, мин педагог-новаторларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүне, аларны үз практикамда куллануны максат итеп куйдым.
Дәресләрдә укучыларга проблемалы сораулар бирү аеруча отышлы. Чөнки бала әзер мәгълүматны түгел, ә бәлки үзе фикер йөртү аша кирәкле белемнәрне эзләп таба. Проблемалы сорауларга җавап бирү өчен укучыга уйланырга, эзләнергә, элек алган белемнәренә мөрәҗәгать итү кирәк.
Дәресләрдә перфокарта һәм тестлар да файдаланам. Алар ярдәмендә укучылар үзләре дә белемнәренә бәя бирә алалар. Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш. Балаларны белемле һәм тәҗрибәле итү һәрберебезнең бурычы - Укытучы белән укучы арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына бу максатны тормышка ашырып була. Шуңа күрә укучыларның яшь һәм психологик, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.
Бүгенге көндә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, өлкәннәрне ихтирам итә белү кебек күркәм сыйфатлар, кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Шуны истә тотып, мин укучыларга әдәплелек темасына бик нык әһәмият бирәм.
Төп өлеш.
Укытучы нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң?
Укытучының һөнәри үсеше эшчәнлек барышында формалаша. Төп бурыч: максимум уңыш, минимум уңышсызлык. Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш.
Һөнәри үсеш юлындагы юнәлешләр.
Өйрәнү:
Белемеңне системага салырга;
Укытуда үз алымнарыңны булдырырга;
Проблемаларны урынында чишәргә;
Мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.
Эзләнү:
Төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләп табарга;
Информацияне сайлап ала белергә;
Документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә.
Хезмәттәшлек итү:
Группада, командада эшләүдә;
Карарлар кабул итүдә;
Конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдә;
Контрактлар төзүдә катнашырга кирәк.
Эш алып бару:
Проектка керешергә;
Җаваплылык тоеп эшләргә;
Уртак проектларга үз өлешеңне кертә белергә;
Коллективтан аерылмаска, бердәм булырга;
Үз эшеңне оештыра белергә;
Җайлашу:
Яңа информациион һәм коммуникатив технологияләрне куллан;
Яңалыкларны тиз кабул итәргә күнек;
Авырлыклар алдында югалып калма.
3. Гамәли тәҗрибә үрнәкләре.
Укыту системасында бер халәттән ничек икенчесенә күчәргә? Оптималь юл бармы? Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучы өчен яңа шартларда эшләргә күчү авырыксыну тудыруы һәркемгә билгеле. “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”, - дип әйткән Р.Фәхреддин. Шушы хакыйкатьне истә тотып, укытучы үз осталыгын үстерү өстендә эшләүне планлаштырырга тиеш.
Кама Тамагы районында ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлылыгын камилләштерү өчен мөмкинлекләр бармы? Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала?
Укыту-тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү эше, яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү, укытуга инновацион технологияләрне кертүгә, бердәм дәүләт тестлаштыруы, педагогик мониторинг төзү эшенә юнәлеш бирү – болар барысы да методик берләшмә эшчәнлегенә караган эш төрләре.
Соңгы елларда исә фәнни-тикшеренү методикасын үзләштерү, укучыларны фәнни эш белән шөгыльләндерү юнәлешендә эш бара. Район укытучыларының шәхси педагогик тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм таратуның төрле формалары гамәлгә ашырыла.
-Ачык дәресләр
-тәрбия чаралары
-фәнни-методик семинарлар
-фәнни-гамәли конференцияләр
-педагогларның август киңәшмәсе (секция утырышы),
-фәнни-методик проблемаларга лекцияләр
-педагогик идея фестивальләре
-эшлекле уеннар
-педагогик практикумнар
-мастер-класслар
-тренинглар
-конкурс-бәйгеләр һәм башка чаралар үткәрелә. Мондый чаралардан бер генә укытучы да читтә калмый.
Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырыксынуларсыз кабул итеп, заман белән бергә атлыйлар, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәләр.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыганы - заман таләбенә туры килә торган укыту-методик комплектларның булмавы. Дөрес, соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар чыга башлады, алар мөгаллимнәребезнең алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелде. Мультимедияле кулланмаларны иҗади эшләүче мөгаллимнәребез үзләре дә әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда укучылар да, мөгаллимнәребез дә үзләре әзерләгән мультимедияле компьютер презентацияләрен кулланып чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар.
Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Татар теле укытучыларының шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә. Укытучылар онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланалар.
Йомгаклау.
Укытуда һөнәри эшчәнлекне дөрес оештыру нәрсә бирә?
Укытучыга:
Укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итә;
Укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына, укытучының хезмәте җайлана;
Укыту-тәрбия процессы бербөтен тәшкил итә.
Укучыга:
Нәтиҗә: Һөнәри үсеш юлында атлаучы укытучы гына белем алуга омтылышы булган укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Мин ФДББС таләпләре нигезендә татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан укытучының профессиональ белемен үстерү юнәлешләре моделен төзедем. Район методик берләшмәсендә аны тәкъдим иттем. Модель нигезендә эшләү - һөнәри эшчәнлекне үстерүдә һәм укытучыларның үз белемен күтәрү планын төзүдә терәк булыр, дип уйлыйм.

Файдаланылган әдәбият исемлеге.
1. Вәлиева , Ф. С. Саттаров , Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы /Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров- Казан, 2000. – 475 б.
2. Закирҗанов, Ә. М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре: Әдәбият укытучылары өчен кулланма / Ә.М.Закирҗанов - Казан:” Мастер Лайн”, 1007.
3. Заһидуллина ,Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы/ Ә.М.Закирҗанов- Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004.
4. Заһидуллина, Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма/ Д.Ф.Заһидуллина – Казан: “Мәгариф” нәшр. , 2004.
5. Заһидуллина ,Д. Ф., Ибраһимов, М.И., Әминова В. Р. Әдәби әсәргә анализ ясау/ Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов - Казан: Мәгариф, 2005.
6. Исмәгыйлова ,С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге./ С.Г.Исмәгыйлова - “Мәгариф” журналы, 2011. – №12. – 96 б.
7. Мөхәммәтҗанова ,Ф. Г. ,Вәлиева, Т. Г. Дифференцияләштерелгән укыту проблемалары/ Ф.Г. Мөхәммәтҗанова,Т.Г. Вәлиева – Алабуга, 1999. – 134 б.
8. Нигъмәтуллин, Ә. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Ә.Нигъматуллин – Казан: Тат. кит. нәшр. , 1983.
9. Рахимов, А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность лаборатории творческого развития/ А.З.Рахимов – Уфа, 2004.
10. Сәмигуллин, Г. Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә/ Г.Х.Сәмигуллин – Яр Чаллы, 2006. – 94 б.
11. Хайдарова, Р. З. Научно – педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан / Р.З.Хайдарова – Набережные Челны, 2006. – 197 с.
12. Харисов, Ф. Ф., Харисова, Ч. М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар/ Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова– Казан, 2006. – 183 б.
13. Хәбибуллина, З. Н. Миңнуллина, Р. В. Сочинение язарга өйрәнәбез/З.Н.Хәбибуллина,Р.В.Миңнуллина – Казан, 2002. – 190 б.
14. Эльконин , Д.Б, Занков, Л.В. Проблемы развивающего обучения/ Д.Б.Эльконин, Л.В.Занков- Москва, 1986.
15. Яхин, А. Г. Әдәбият дәресләре/ А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 2003.
16. Белем.ру сайты.
12