СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока математики для 3 класса по теме "Умножение на 8"

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:         8 санын тапкырлау. 8 гә бүлү. Мәсәләләр чишү

Дәреснең максаты: 8 санын тапкырлау һәм 8 гә бүлү таблицасын төзү; тапкырлау таблицасын кулланып мәсьәләләр чишү; исәпләү күнекмәләрен ныгыту.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока математики для 3 класса по теме "Умножение на 8"»



3 СЫЙНЫФТА МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Укытучы Петрова Лариса Алексеевна

Предмет Математика

Класс 3

УМК “Перспектива”

Дәрес тибы Яңа белем ачу

Эш алымнары Әңгәмә, өлешчә-эзләнү, практик

Эшне оештыру төрләре: Фронталь, парлы, индивидуаль

Тема: 8 санын тапкырлау. 8 гә бүлү. Мәсәләләр чишү

Дәреснең максаты: 8 санын тапкырлау һәм 8 гә бүлү таблицасын төзү; тапкырлау таблицасын кулланып мәсьәләләр чишү; исәпләү күнекмәләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

1. Предмет күнекмәләр: 100 эчендә 8 санын тапкырлау һәм 8 гә бүлү гамәлләрен башкару; 2-3 гамәлле мәсьәләләрне уңайлы ысул белән чишү.

2. Метапредмет күнекмәләр:

• регулятив- тапкырлау һәм бүлүне төрле ысуллар белән башкару; логик, арифметик хаталарны табу һәм төзәтү, гамәлләрне үрнәк буенча башкару, белемеңне бәяләү;

• танып-белү – исәпләүнең төрле юлларын табу,төрле формада бирелгән мәгълүмат (текст, таблица, схема, модель һ.б.) белән эшли белү;

• коммуникатив – башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне математик төшенчәләр кулланып дәлилли белү.

3. Шәхси күнекмәләр: үз эшчәнлегең нәтиҗәләрен анализлый белү; уңыш һәм уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклый белү.

Төп төшенчәләр: Тапкырлау таблицасы, тапкырчыгыш, бүлүче, бүленүче.

Предметара бәйләнеш: Уку, әйләнә-тирә.

Ресурслар: төп - Дорофеев Г.В. “Математика” дәреслеге, 3 сыйныф, 2 кисәк, М., Просвещение, 2013, 22-23 битләр; Дорофеев Г.В. “Математика” эш дәфтәре 3 сыйныф, 2 кисәк, М., Просвещение, 2015, 16нчы бит

Өстәмә: - ноутбук, презентация, биремле карточкалар, сигнал карточкалары

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Максат:укучыларны уку эшчәнлегенә кертеп җибәрү.

2 мин.

-Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез, бер-беребезгә карап, матур итеп елмаешыйк та, һәркайсыбызга да уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк.

Математика турында халык

Бик зирәк фикер әйткән.

“ Ул зиһенне арттыра,

Акылны тәртипкә китерә”- дигән

-Исәнмесез!







II. Белемнәрне актуальләштерү һәм авырлык тудырган очракларны барлау

























Телдән исәпләү

-Укучылар, ни өчен 7 санын серле диләр? Сез нәрсәләр белеп килдегез?

(Җаваплар тыңлана)




























-Укучылар, “Серле сан” уенын уйнап алыйк әле. Сез 1 дән башлап,чираттан саныйсыз. Әгәр сан “серле сан”га бүленә икән, бу санны әйтмичә генә урыныгыздан торасыз.Дәвам итүче киләсе саннан башлый.

“Серле сан”- 7 саны.

Укучылар өйгә бирелгән биремне чиратлап сөйлиләр.

- 7 саны борынгыдан ук изгелелек сүрүе белән чорналган. Элегрәк ачылган күк җисемнәре Кояш, Ай, Венера дан соң Марс, Меркурий, Юпитер, Сатурн ачыла.

- Әдәбиятькә күз салыйк. Грекларда илнең 7 могҗизасы, иң күренекле 7 акыл иясе. Легенда буенча Нил елгасының 7 җиңе (7 рукавов) бар.

-Римлыларның Римны 7 калкулыкка төзүе билгеле. Бәхетле кеше үзен 7нче кат күктә хис итә.

7 саны белән рус телендә мәкальләр, әйтемнәр бик күп.

“ Семь раз отмерь”- один раз отрежь”

“Семеро одного не ждут”

“Семь бед – один ответ”

“Семь пятниц на неделе”

-Татар телендә дә мәкальләр , әйтемнәр күп.

“Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр.”

“Җиде кат үлчә, бер кат кис”

“Җиде кат җир астына керсә дә, эзләп табу”

Җиде якка ут чәчү”

“Җитешкән җиде җилән кияр”


7 гә бүлү таблицасын кабатлау.


III.Уку мәсьәләсен кую.

Максат: балалардан теманы әйттерү һәм максатны чыгару













Җилпәзә” уенын уйнап алыйк әле.Тактадан саннар язылган битләр. Нинди җавап чыга, шул санны әйләндереп куябыз.

Т - Әгәр санны шул ук санга бүлсәк ничә була? (1)

А- Бүленүче -16, бүлүче -8, өлеш -? (2)

Б - 30 санында ничә дистә бар? (3)

Л – 40 һәм 10 саннарының өлеше (4)

И – 35 саны 7 дән ничә тапкыр зуррак? (5)

Ц – 54 һәм 9 саннарының өлеше (6)

А - 8 һәм 1 саннарының тапкырчыгышы (8)

Саннарны үсү тәртибендә тезик әле. Нинди сүз килеп чыкты?

Нинди таблица бу? Безгә аны ни өчен яхшы белергә кирәк?

-Укучылар,безнең бүгенге дәреснең темасы нинди ? Безнең алда нинди максат тора?

(-...ныгытырга, ... чишәргә, ...)

КУШЫМТА 1.


т

а

б

л

и

ц

а

1

2

3

4

5

6

8


Аңлатмаларны тыңлыйлар,җавапларын әйтәләр, санны ачалар.








ТАБЛИЦА

Бүгенге тема - 8 санын тапкырлау һәм 8 гә бүлү. Төрле гамәлләр эшләү, мәсәләләр чишү

IV. Уку мәсьәләсен чишү.



















Слайд №4

Проблеманы чишү

- Аңлатмаларны укыгыз. Кайсысы артык?

5∙8=

8∙4=

2∙8=

6∙8=

56+8=

- Уйлагыз әле, башка гамәлләр белән бертөсле булсын өчен нишлибез?

- 8 санын ничә тапкыр алырбыз?

- Моны ничек язарсыз?

- Җаваплары үсү тәртибендә аңлатмаларны язып куябыз.

-Биремне тиз үтәү өчен сезгә нәрсә ярдәм итте?

Соңгы аңлатма нишләп авырлык тудырды?

- Дәфтәрдә бергәләп 8 санын тапкырлау таблицасын төзик. (Чылбыр буенча җавапларны әйтәләр. Укытучы җавапларны слайдтан күрсәтә)


- Укучылар, 8 га тапкырлау таблицасын без ике ысул белән исәпли алабыз. Нинди ысуллар ул?




Ә менә безнең кунагыбыз – сезнең яратып караган “Фиксиләр» мультфильмы герое - Симка сезне башкача исәпләргә өйрәтә. Аның ысулы менә нинди.


8 гә тапкырлаганда менә мондый вариант та бар икән. КУШЫМТА 2.


Таблицаны башта тактада, соңынан дәфтәрдә үсү тәртибендә язып куялар.



Төрле ысуллар тәкъдим итәләр

- 56 санын ике санның тапкырчыгышы итеп күрсәтеп була


- 56+8=8х8 итеп язабыз

1нче ысул:

8х2=16

8х3=16+8=24

8х4=24+8=32

8х5=32+8=40

8х6=40+8=48

8х7=48+8=56

8х8=56+8=64

8х9=64+8=72

2нче ысул:

3х8=24 8х3=24

4х8=32 8х4=32

5х8=40 8х5=40

6х8=48 8х6=48

7х8=56 8х7=56

8х8=64

8х9=72








V.Физкультминут




Укучылар,барыбыз да басабыз һәм парта араларыннан чыгабыз. Музыка кушылгач, бүлмә буйлап хәрәкәтләнәбез. Музыка тәмамлангач туктап калабыз һәм сорауны тыңлыйбыз. Җавап ничә булса, шуның кадәр кешедән торган группаларга берләшергә кирәк була.

-20 санында ничә дистә бар?

-Бүген атнаның ничәнче көне?

-40 һәм 10 саннарының өлеше

- 3 һәм 1 саннарының тапкырчыгышы

Укучылар хәрәкәтләнәләр


VI. Беренчел ныгыту.




- Тапкырлау таблицасын ни өчен белергә кирәк?

- Исәпләүләрне дәвам итик.

Беренче юлдагы исәпләүләрне эшлә.Исәпләмичә һәм элек алган нәтиҗәләрне кулланып, икенче юлдагы аңлатмаларның кыйммәтләрен билгелә. Нинди кагыйдәне кулланырбыз?

3*8 = 4*8 = 5*8 = 6*8 = 7*8 =

8*3 = 8*4 = 8*5 = 8*6 = 8*7=

Йомгак: Тапкырланучыларның урыннарын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми

24:8=

24:3=

Балалар, бүлү гамәлләрен игътибар белән карагыз. Санамыйча гына өлештә ничә булганын әйтеп буламы?

Йомгак: Тапкырчыгышны бер тапкырлаучыга бүлсәк икенче тапкырлаучы чыга.

- Мисаллар, мәсьәләләр чишкәндә тиз исәпләү өчен.

Аңлатмалар дәфтәрдә башкарыла һәм телдән тикшерелә.

- Тапкырланучыларның урыннарын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми


Үзләренә бәя бирәләр.




  • Бүлү гамәле тапкырлау гамәленә бәйләнгән. Тапкырчыгышны бер тапкырлаучыга бүлсәк икенче тапкырлаучы чыга.

VII. Белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Электрон кушымтада (диск) “Умножение числа 8. Деление на 8” темасы буенча 2 дәреснең 1-3 биремнәрен үтәү.


Балалар чиратлашып эшлиләр, тикшерәләр.

VII. Ныгыту.





















Укучылар, хәзер мәсәләләр укырбыз һәм аларны чишәрбез. Чиратлап чыгабыз һәм карточкадагы мәсәләне укыйбыз, чишәбез. Урында утырганнар җавапны дәфтәргә язасыз.

Мәсьәлә 1.

Сигез малайның сигез шакмагы бар. Малайларның барысы ничә шакмагы бар?

Мәсьәлә 2.

Сигез кыз өчәр чәчәк тапты. Кызлар барысы ничә чәчәк таптылар?

Мәсьәлә 3.

Һәрбер аю баласының бишәр җиләге бар. Сигез аю баласының ничә җиләге бар?

Мәсьәлә 5.

Балалар бакчасына 56 машина, 8 курчак алдылар. Ничә тапкыр машиналарны күбрәк алдылар?

Мәсьәлә 6.

Бию түгәрәгенә 8 кыз йөриләр, ә малайлар 3 тапкыр күбрәк. Бию түгәрәгенә барысы ничә бала йөриләр?

КУШЫМТА 3.

-Җаваплар- 64, 24,40, 7, 32.

-Укучылар, үзебезгә билгеләр куйыек әле.


Укучылар мәсьәләне укыйлар, чишелешен һәм җавабын әйтәләр.


Мәсәләне мөстәкыйл чишәләр, җавабын гына дәфтәргә язалар:

64, 24,40, 7, 32


Хаталар булса, чишелешне тикшерәләр.











Үзбәяне кую

IX. Рефлексия.


- Дәреснең максаты нинди иде?

-Укучылар, дәрес максатыбызга ирештекме?

-Тапкырлау таблицасын белмәсәк, биремнәрне үти алыр идекме?

-Тапкырлау таблицасын белмәсәк, доньяда күп ачышлар ясый да алмаслар иде. Машина, самолет, компьютер һәм безнең тормышыбызны яхшырткан башка күп уңайлыклар булмас иде.





Үзбәяне әйтәләр.

Өй эше.



1)Тапкырлау таблицасын ятларга.

2) Укучылар үзләре сайлап ала:

№7, №8, №9* 12 бит.








КУШЫМТА 1

т

а

б

л

и

ц

а

1

2

3

4

5

6

8







КУШЫМТА 2.



КУШЫМТА 3.

64, 24, 40, 7, 32






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!