СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Туган тел"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган тел ни ул һәм ни өчен кирәк?

Просмотр содержимого документа
«Статья "Туган тел"»

Туган тел.


Ни ул туган тел? Бәлки, ул аралашу чарасыдыр, бәлки, тугач иң беренче сөйләшә башлаган телдер? Күпме кеше, фикерләр дә шулкадәр. Минем фикерем исә шундый: туган тел – ул буыннар бишеге.

Туган тел – ул үткән белән киләчәк арасында бәйләнешле тел. Без туган телдә туганнан ук сөйләшәбез. Туган тел балачактан ук дөньяны танып белергә булыша. Телдән башка җәмгыять яши һәм үсә алмый, чөнки ул кешеләргә фикер алышырга, үз хисләрен белдерергә, рухи кыйммәтләр булдырырга ярдәм итә. Кечкенә чактан ук без әби-бабаларыбызның әкиятләрен, хикәяләрен, риваятьләрен тыңладык. Әбиләр безгә җырлар башкардылар, тормышка күзләрне мәкальләр, әйтемнәр ярдәмендә ачтылар, танып-белү генә түгел, эстетик потенциалын да алып килүче галәмнәрне аңлаттылар.

Тел – халыкның характеры, аның хәтере һәм рухи куәте. Туган телдә халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, тәҗрибәсе һәм матурлыгы чагыла.

Татар теле – Россия Федерациясендә икенче урынны алып тора, ул кыпчак төрки телләр гаиләсенең кыпчак-болгар төркеменә карый. Дөньяда 7 миллионнан артык кеше татар телендә сөйләшә.

Без мәгълүмати технологияләр дөньясында яшәвебез турында кабатларга яратабыз. Балалар интернет, компьютер, телефон белән күбрәк кызыксыналар. Китаплар уку хәзерге вакытта актуалҗ түгел. Шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, хәтта авыл мәктәпләрендә дә заманча технологияләр кулланыла, ә тугал телне үстреү, анда сөйләшү читтә кала кебек. Әлбәттә, заманча технологияләр урынлы, әмма тере һәм бигрәк тә туган телә аралашу гына телнең матурлыгын, аның яңгырашын, интонациясен һәм кирәклеген тапшыра ала. Туган телнең сакланып калуы киләчәк буыннар өчен бик мөһим.

Балаларны мәдәни мираска иярләүдә, Татарстанда яшәүче халыкның рухи кыйммәтләренә җәлеп итүдә, республикабызда алып барылучы татар теле, Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте дәресләре туган телне саклап калуда зур роль уйный. Ул дәресләрдә татар халыкның гореф-гадәтләре, йолалары өйрәнелә. Без күп гасырлар элек салынган нигезләргә зыян салмыйча, телнең кадерен белергә, аны сакларга һәм үстерергә тиеш. Бу безнең киләчәк буын алдындагы бурычыбыз.

Фикеремне мәкаль белән тәмамлыйсым килә: бер телдә - ун хикмәт, ун телдә - йөз хикмәт.