СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сүз төркемнәрен кабатлау

Нажмите, чтобы узнать подробности

3 нче сыйныф

Дәреснең максатлары:

  • Сүз төркемнәре (исем, фигыль) турындагы белемнәрне ныгыту.
  • Укучыларның  мөстәкыйль сүз төркемнәрен билгеләү күнекмәләрен үстерү.
  • Сәламәт яшәү буенча пропагандалау.

Просмотр содержимого документа
«Сүз төркемнәрен кабатлау»

Татар теле дәресе

Тема: “Исем-фигыль сүз төркемнәрен кабатлау”

Квест-дәрес

3 нче сыйныф

Дәреснең максатлары:

  • Сүз төркемнәре (исем, фигыль) турындагы белемнәрне ныгыту.

  • Укучыларның мөстәкыйль сүз төркемнәрен билгеләү күнекмәләрен үстерү.

  • Сәламәт яшәү буенча пропагандалау.

Җиһазлау: “Хәрефиклар”, ширма, конверт белән биремнәр, карточкалар, проектор.

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Метод һәм алымнар: квест, төркемнәрдә эш, эзләнү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.(Исәнләшү, танышу, укучыларда уңай психологик халәт тудыру)

- Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Акыл һәм тел ачкычлары

  Телим барыгызга да.

-Бүген дәрестә кунаклар бар. Алар белән исәнләшәбез. Утырыгыз.

- Әйдәгез, танышабыз. Минем исемем Линара Фидаилевна. Ә сезнең? (Танышалар).


  1. Актуальләштерү.


Мин сезнең янга үзем генә түгел, ә дусларым белән килдем. Хәзер мин сезне алар белән таныштырам. Таныш булыгыз – бу “Хәрефиклар”.

“Фиксики” мультфильмын караганыгыз бармы? Кемнәр алар? Нәрсә эшлиләр алар? Әйе, Фиксиклар өйдәге көнкүреш җиһазларын саклап, аларны төзәтеп торалар. Шулай ук, приборларның төзелешләрен өйрәтеп, аңлаешлы итеп аңлаталар.

Минем дусларым “Хәрефики” да “Фиксики” кебек чын булышучылар. Алар миңа дәрестә бик булышалар, укучылар белән татар телен өйрәнәләр, сораулар, аңлатмалар бирәләр, бергәләп җырлыйлар, бииләр.

Татар алфавитында 6 татар хәрефе бар. Безнең Хәрефики дә алтау: Ә – Әминә, Ө – Өлгер, Ү – Үрнәк, Җ – Җәүһәр, Ң - Яңалык, Һ - Һади. Хәрефики сузык авазларга (кызларга), тартык авазларга (малайларга) бүленәләр.

Хәрефик Әминә дәрес башында укучыларны сәламли: “Сәлам, сәлам, хәерле иртә!..” . “Бүген сыйныфта кем дежур?”. Дежур укучы тора (алдан “Һадины” кулына киеп куя): “Мин дежур.”. -Өй эше нәрсә бирелгән иде?

“Хәрефик” Өлгер баса: “Сүзләр ятларга иде.”

Хәрефик Үрнәк дәрестә күнегүләр, биремнәр эшләгәндә укучыларга булышып тора. Хәрефик Яңалык яңа тема өстендә эшләгәндә ярдәмгә килә. Хәрефик Җомга физкульминутка үткәрә. Аларның басып тора торган үз сәхнәләре дә бар (ширма-пәрдә). Шул пәрдә артыннан Хәрефиклар безгә төрле темаларга спектакльләр дә күрсәтәләр.

Ә бүген алар сезгә булышмакчылар, кызыклы дәрес үткәрмәкчеләр. Татар теле дәресендә сез сүз төркемнәрен өйрәнә башлагансыз. Нинди сүз төркемнәрен беләсез?(исем, фигыль). Шуңа күрә алар сезгә сүз төркемнәрен кабатлау максаты белән квест әзерләгәннәр.

Һәр Хәрефикның конверт белән биремнәре бар. Сыйныфны 3 командага бүләбез. Командага исемнәр кушабыз.Команда исемен өстәл уртасында кәгазьгә язып куегыз. Әйдәгез, уенны тизрәк башлыйк.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Хәрефик Әминә сораулар бирергә ярата.

Әминә: Әйе, яратам шул. Мин бит бөтен нәрсәне белергә телим. Укучылар, минем конверт эчендә сорауларны алыгыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Шул сорауларга җавап табыгыз, җавабын язып куегыз.

( һәр командага 1 конверт бирелә, аны ачып, җавапларын язып куялар).

Вакыт үткәннән соң һәр команда җавапларын кычкырып укый.Һәр дөрес җавап өчен балл бирелә.

Сораулар:

  1. Кем? Нәрсә? сорауларына нинди сүз төркеме җавап бирә? (исем)

  2. Капма-каршы мәгънәле сүзләр ничек атала?( антонимнар)

  3. Татарстан сүзе ялгызлыкмы, уртаклык исемме?(ялгызлык)

  4. Шәһәрдән сүзе нинди килештә?(чыгыш килеше)


  1. Язылышы һәм әйтелеше бер, мәгънәләре төрле булган сүзләр ничек атала?(омонимнар)

  2. Татар телендә ничә килеш бар?(6)

  3. Дуслык сүзе ялгызлыкмы, уртаклык исемме?(уртаклык).

  4. Мәктәпнең сүзе нинди килештә?(иялек килеше)


  1. Күплек санның кушымчасы нинди? (лар/ләр/нар/нәр)

  2. Язылышы төрле, мәгънәләре охшаш булган сүзләр ничек атала?(синонимнар)

  3. Яшел Үзән сүзе ялгызлыкмы, уртаклык исемме?(ялгызлык).

  4. Авылга сүзе нинди килештә?(юнәлеш килеше)


Әминә: Молодцы, укучылар. Минем биремнәрне үтәдегез. Ә Һадиның биремнәрен үтәрсез микән?

Һади: Әйе, минем конвертны ачып карагыз әле. Көчегездән килер микән?

Конверт эчендә пазл-рәсем бар. Тиз арада шуны җыярга кирәк.Һәм шул рәсемнән 5 исем табарга кирәк. Исемнәрне кәгазь битләренә язып куегыз. Бу бирем өчен 5 балл бирелә.

Үрнәк: Әфәрин, укучылар. Бу биремне дә үтәдегез. Мин сезгә хикәяләр язып килгән идем. Ләкин юлда җил-давыл чыкты, бөтен хәрефләре, кушымчалары коелып бетте. Зинһар шуларны табарга булышыгызчы.


Текст 1. Тиздән чыршы бәйрәме җитә. Без бик матур чыршы... сатып алдык. Кич белән чыршы... бизи башладык. Чыршы... югары очына йолдыз куйдык. Ботаклары... конфетлар, уенчыклар элдек. Куян белән төлке... чыршы төбенә бастырдык.


Текст 2. Әнисе тапшырган эшләр... Галим тырышып эшли иде. Галим... күзләре буш чиләк... төште. Ул көянтәгә ике бәләкәй чиләк элде дә чишмә... китте. Су ташып бетергәч, аш... бәрәңге әрчеп куйды.


Текст 3. Бүген көн салкын. Күк... соры болытлар йөзә. Җир... ап-ак кар ява. Урамнарны, агачлар... ак шәл каплый. Елгалар... көмеш боз каплаган. Ап-ак кардан тирә-юнь... яктылык, матурлык тарала.


Бу бирем өчен 5 балл бирелә.

Җомга: Ниһаять, минем чират та килеп җитте. Мин сезнең башыгызны биремнәр белән катырып тормыйм. Мин дәрестә физкультминутка өчен җавап бирәм. Минем өчен сезнең сәламәт булуыгыз бик мөһим. Ә сау-сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

Әйе, сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә, витаминнар ашарга, актив ял итәргә -тимераякта, чаңгыда шуарга, велосипедтта йөрергә кирәк.

Әйдәгез, без дә ял итеп алыйк. Барыбыз да басабыз. (Физкультпауза)


Өлгер: Әфәрин, укучылар.Ял итеп алдык. Энергия тупладык. Дәвам итәбез. Мин дә сезгә бирем әзерләдем. Минем конвертымны алыгыз.

Конверт эчендә фигыльләр бирелгән. Аларны 3 заманга куеп язарга кирәк.

фигыль

Үткән заман

Хәзерге заман

Киләчәк заман

Укы




Эшлә




Уйла




Яз




Көл





фигыль

Үткән заман

Хәзерге заман

Киләчәк заман

Уйна




Йокла




Кер




Ят




Бир





фигыль

Үткән заман

Хәзерге заман

Киләчәк заман

Сөйлә




Бас




Җырла




Тор




Эзлә





Яңалык: Менә миңа да чират килеп җитте. Хәзер без сезнең белән кыска сюжетлы спектакль күрсәтәчәкбез. Конверт эчендә диалоглар. Сез шул диалогларны кулланып, Хәрефикларны кулларыгызга киеп, уйнаячаксыз.

-Сезнең сыйныфта ничә укучы?

-Укытучы белән егерме биш.

-Димәк, укытучысыз – егерме дүрт?

-Юк, укытучысыз класста берәү дә калмый!


-Икене икегә тапкырлагач, ничә була?

- Дүрт, билгеле.

- Молодец. Мә сиңа шуның өчен дүрт кәнфит.

-Эх, белгән булсам, алты дип әйткән булыр идем.


-Сәлам, мәктәптә хәлләр ничек?

- Яхшы. Безгә бүген прививка ясадылар.

-Син еламадың бит, әйеме?

-Юк, алар мине куып тота алмадылар.


Нәтиҗә ясау: Укучылар, йомгак ясарга вакыт җитте. Балларны саныйк. Бүген бездә җиңүче команда - ... Барлык командага да истәлекле бүләкләр тапшырабыз.

  1. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә нинди яңалык алдыгыз? Нәрсә белдегез? Ошаган/ошамаган моментлар нинди булды?

  1. Йомгаклау.

Менә дәресебез ахырына якынлашты. Дәрес барышында  сез үзегезнең ныклы белемнәрегезне күрсәттегез. Дәресебез бик актив һәм продуктив үтте. Мин сезнең белән танышуыма бик шат. Сез миңа бик ошадыгыз. Рәхмәт, укучылар, гел шундый актив, сөйкемле, әйбәт балалар булып калыгыз!







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!