Тема: Сыйфатларны кабатлау.
(кабатлау дәресе)
Максат: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау: дәрәҗәләргә кую, җөмлә кисәге ягыннан тикшерү, ясалышларын ачыклау, мәгънә буенча төркемчәләрен билгеләү, карточкада бирелгән җөмләләрдән сыйфатларны табу, картина буенча җөмләләр төзү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: Дәреслек, таблица, сыйфатлар кулланып җөмлә төзү өчен картиналар, карточкалар, презентация.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
II. Узган дәресләр материалын кабатлау:
1. “Сүз төркеме”-уены.
(3 укучы тактада эшли.
исемне килешләрдә төрләндерә,
фигыльне заманнарга куя,
сыйфатны дәрәҗәләргә куя.)
2. Тактада эшләгән укучыларның эшен тикшерү.
Дәфтәргә число һәм теманы язу.
3. Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
4. Нәрсә ул сыйфатланмыш?
5. Җөмләләрне уку һәм сыйфатларны табу. Аларның нинди сүз төркемен ачыклап килүен билгеләү.
1) Тырышкан кеше тук булыр.
2) Уңган кеше баскан җирендә ут чыгара.
3) Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан.
4) Тирән елга тын агар,
Сай елга шаулап агар.
6. Дәрәҗә дип нәрсәгә әйтәбез? Бирелгән сыйфатларны дәрәҗәләргә куй.
| 1 вариант | 2 вариант | 3 вариант | 4 вариант |
| биек | кызыл | ак | зәңгәр |
7. Җөмләләрне уку, сыйфатларны табу. Ясалышын аңлату.
1) Үтә кызыл тиз уңа.
2) Аяз көнне яшеннән курык.
3) Вак яңгырны җил басар.
4) Түгәрәк күлдә балык күп.
5) Коры җирдә су тормас.
8. Сыйфатларның ясалышы ягыннан тагын нинди төрләрен беләбез? (ясалма, парлы, кушма, тезмә) Бирелгән сүзләрдән сыйфатлар ясап языгыз.
(Чиратлап тактага чыгып язалар).
акыл-лы
яз-гы
ват-ык
кыш-кы
тәрбия-сез
кунак-чыл
сак-чыл
башлан-гыч
көз-ге.
- Нинди сүз төркемнәреннән сыйфат ясап була? Ясалма сыйфат нәрсә ярдәмендә ясала?
9. Кушма һәм тезмә сыйфатларның язылышын аңлату, мисаллар китерү.
| ис+китмәле ярым+җимерек милләт+ара (кушылып-кушма) | сүз тыңлаучан тулы хокуклы чия төсле (тезмә) |
10. Ике укучы карточка буенча тактада парлы сыйфатлар ясап яза.
Калган укучылар белән сыйфатны татарчадан русчага тәрҗемә итү.
| сай сыек куе сәламәт сытык чырай зирәк тапкыр тансык чибәр яшел акыллы тырыш игътибарлы оялчан озын киң тирән кызыл | мелкий, неглубокий жидкий густой здоровый угрюмый догадливый, смышленый догадливый, находчивый, желательный, редкостный красивый зеленый умный старательный внимательный стеснительный длинный широкий глубокий красный |
(Укучыларның эшен тикшерү. Парлы сыйфатларның ясалышын аңлату. Антоним төшенчәсен искә төшерү).
11. Сыйфатның антонимнарын әйтү:
киң-тар
җылы-салкын
матур-ямьсез
озын-кыска
юан-нәзек...
12. Сыйфатның синонимнарын әйтү:
-яхшы, әйбәт
-чибәр, сылу, матур, гүзәл
-зур, олы, дәү...
Сыйфатларны кулланып, рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. (5мин).
13. Җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү:
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Салкын кыш җитте.
III. Йомгаклау.
IV. Өй эше: кабатларга, язма эшкә хәзерләнергә.