Табышмаклар кичәсе
Максат: 1) укучыларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;
2) табигать белән кызыксыну, аңа сак караш тәрбияләү.
Җиһазлар: агачлар, урман үсемлекләре, хайваннар сурәтләнгән рәсемнәр; агач исемнәренең беренче һәм соңгы хәрефләре язылган карточкалар; ребуслар, тапкырлар сандыгы.
Кичә барышы.
Укучылар коридорда. Табышмаклар иленә үтеп керү өчен укучылар “билет” алалар: һәр укучы берәр табышмак әйтә һәм аларга билет бирелә.
Алып баручы. Без бүген табышмаклар әйтешербез, аларның җавапларын табарбыз. Әйдәгез әле берничә табышмакның җавабын табып карыйк.
Сап-сары төскә керә
Урмандагы һәр агач.
Саргаймыйча нишләсеннәр
Кем сарыга буягач?
Ул бар җирне ап-ак итеп
Ак буяу сибеп йөри.
Тик яз көне көн җылыткач
Аның буявы эри.
Агачларны, куакларны
Ул матур бизи белә:
Ул аларга нәни генә
Яшел әләмнәр элә.
Ул тәмле җиләкләрне
Кызылга буяп китә.
Бу җиләкләрне буярга
Ничек буявы җитә?
(Ишек шакыйлар. Белмәмеш керә.)
Белмәмеш.: Исәнмесез, балалар,
Сезгә кунакка килдем.
Минем исемем Белмәмеш.
Шуңа бернәрсә дә белмим.
Ярдәм сорарга килдем.
Ә бу нинди сандык. Әллә ачып карыйбызмы?
Алып баручы: Нинди сандык икәнен белми торып, ничек ачасың инде?
Белмәмеш: Әйдәгез инде, ачып карыйк инде!. Эчендә нәрсәләр бар икәнен күргәч тә, кире ябып куябыз.
Алып баручы: Юк, юк, ачмыйбыз. Бәлки ул тылсымлы сандыктыр, ачып җибәрүебез булыр, ә аннан коточкыч дию пәрие килеп чыгар!
(Тапкырҗан килеп керә)
Тапкырҗан: Дөрес. Ул тылсымлы сандык. Ә менә дию пәрие дип арттырып җибәрдегез. Бу – тапкырлар сандыгы. Аның эче тулы – зирәк табышмаклар.
Белмәмеш: Тапкырҗан абзый, ачып карыйк эле, күрик әле табышмакларны.
Тапкырҗан: Сандыкны ачар өчен, менә бу ребусларны чишәргә кирәк. Аннары гына сандык ачыла.
(Тапкырҗан тактага ребуслар элә. Белмәмешкә ребусларны чишәргә балалар булышалар. Серле сандык ачыла.)
Белмәмеш: Нинди күп табышмаклар!
Тапкырҗан: Әйдә, Белмәмеш, табышмакларның җавапларын табып кара инде.
Белмәмеш: Юк, мин боларның берсен дә белмим.
Алып баручы: Ә балалар сиңа булышырлар.
Тапкырҗан: Мин сезне табышмаклар иленә сәяхәткә алып чыгам, үземнең табышмаклар иле белән таныштырам. Сез әзерме? Табышмаклар илендә адашып калмассызмы? Әйдәгез, юлга кузгалабыз.
Менә бу – табышмаклар урманы.
Белмәмеш: Ай-яй, бик куе урман!
Мин йөрергә дә куркам.
Күп төрле агачлары.
Ничек диләр аларны?
Тапкырҗан: Менә минем урманымда нинди агачлар үскәнен үзегез белегез әле. (Агач исемнәренең беренче һәм соңгы хәрефләре язылган карточкалар бирелә. Балалар шуңа агач исемнәрен язалар.)
Тапкырҗан: Мин әйткән табышмакларның җаваплары кайсыгызда? Шул агачларны табып җавапларын беркетегез әле.
(Тапкырҗан табышмаклар әйтә, җавапларын рәсемнәре астына беркетәләр.)
Алып баручы: Хәзер урман җәнлекләре белән дә таныштырыйк инде Белмәмешне.
(Белмәмешкә дә, балаларга да бирелгән хәрефләрдән җәнлек исемнәре төзергә тәкъдим ителә. Тапкырҗан җәнлекләр турында табышмаклар укый, балалар җавапларын табалар.)
Белмәмеш: Менә бит, никадәр хайван исемнәре белдем. Рәхмәт инде сезгә.
Алып баручы: Без әле җәнлекләр турында җырлар да беләбез. Куян турында җырлап күрсәтик ле.
(Балалар куян турында җыр башкаралар.)
Тапкырҗан: Әйдәгез, сәяхәтне дәвам итик. Менә безнең табышмаклар аланы. Аланында бик матур күл дә бар.
(Алан үсемлекләре, хайваннар турында табышмакларның җавапларын табалар).
Тапкырҗан: Әйдәгез, “Тәртипкә китер” уенын уйнап алыйк әле.
Табышмак сүзләре язылган карточкалар өләшенә, укучылар тәртипкә китереп табышмакны төзиләр.
“Мин башладым, син бетер” уены: табышмакның башы укыла, ахырын укучылар хор белән әйтеп бетерәләр.
Тапкырҗан: Бүгенгә табышмаклар җитеп торыр. Сандыкны ябарга вакыт. (Сандык ябыла.) Мин сезгә тагын кызыклы табышмаклар әзерләп килермен әле.
Белмәмеш: Рәхмәт сиңа, Тапкырҗан абзый! Балалар, сезгә дә рәхмәт. Табышмаклар иле миңа бик ошады.
Тапкырҗан: Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик тапкырлар икәнсез. Ә миңа китәргә вакыт.
(Тапкырҗан саубуллашып чыгып китә.)