Татар теле белән бәйле бик күп һөнәрләрне атарга булыр иде. Мәсәлән, укытучы, журналист, тәрҗемәче, китапханәче, телевидение хезмәткәрләре һәм башкалар.
Просмотр содержимого документа
«Татар теле белән бәйле һөнәрләр.»
Әхмәдиева Әдилә, 8А сыйныфы укучысы.
Татар теле белән бәйле һөнәрләр.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Миллиардлап кеше сөйләшкән рус, инглиз телләре бар, берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре бар… Шулар арасында үзебезнең туган телебез — татар теле дә бар. Телебез – иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле – үзе бер тылсымлы дөнья.
Безнең татар халкы гомер-гомергә үз телендә – татар телендә сөйләшкән. Татарлар төрле урыннарда эшлиләр, хезмәт итәләр. Татар телен белү барлык һөнәр ияләренә дә кирәк, дип саныйм мин, чөнки без Татарстанда яшибез, бездә татар теле дә, рус теле дә дәүләт теле булып санала. Татар теле белән бәйле бик күп һөнәрләрне атарга булыр иде. Мәсәлән, укытучы, журналист, тәрҗемәче, китапханәче, телевидение хезмәткәрләре һәм башкалар. Мәктәпләрдә татар телендә аралашучылар арасында иң күбе – татар теле укытучылары. Алар бар көчләрен куеп, балаларга белем бирәләр, татарча сөйләшергә, китаплар укырга өйрәтәләр. Татар теле журналист һөнәре белән дә бәйле. Алар да татар телен яхшы белергә, халык белән үз телендә аралашырга тиеш.
Татар халкы киләчәктә дә үз телен саклап калсын! Минем яраткан татар телем радио һәм телевидениедә яңгырап торсын! Татар теле – иркә гөлем, сине күпме ишетсәм дә тыңлап туймам!
Җиһангирова Камилә, 8А сыйныфы укучысы.
Татар теле белән бәйле һөнәрләр.
Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, йомшак, татлы тел! Минем татар телем, чыннан да, бик матур. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә. Туган тел – ул минем бер өлешем, чөнки ансыз мин татар кызы була алмас идем. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телендә төрле программалар, тапшырулар карыйм. Дикторларның шулай татар телендә чиста итеп сөйләүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Телевизордан мин төрле татар кинолары, музыкаль тапшырулар, татарча мультфильмнар карарга яратам. Радиодан яраткан татар җырларын ишетүе үзе ни тора! Мәктәптә без татар теле дәресләрен укыйбыз. Укытучыларыбыз белән рәхәтләнеп татар телендә аралашабыз. Минемчә, сатучылар, китапханәчеләр дә татар телен белергә тиеш. Телләр белү – зур байлык.
Уйлап карасаң, күпме һөнәрләр безнең татар теле белән бәйле икән бит. Мин үз телем белән горурланам.