СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологическая карта "Грибы"

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

обучающие:  укучыларны гөмбәләр патшалыгы белән таныштыру.

үстерелешле: укучыларда үз  эшчәнлеген планлаштыра белү ,үрнәк буенча эшләү күнекмәсен үстерү.

тәрбияви:   танып белү һәм белем алуга мотивация формалаштыру

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта "Грибы"»

Технологическая карта урока

Приложение 1.

Приложение 2.

Приложение 3

Приложение 4 .

Словарь юного миколога

1. Гриб – ядерные многоклеточные организмы, тело которых состоит из многочисленных нитей.

2. Грибница состоит из длинных двухядерных клеток, не содержит хлорофилл,плотно прилегающие нити образуют плодовое тело гриба. Главная часть каждого гриба, на ней развивается плодовые тела.

3. Грибокорень плотно оплетенный корень дерева нитями грибницы, грибница может даже врастать в корень дерева.

4. Гифы – тонкие ветвящиеся нити, из которых состоит вегетативное тело гриба.

5. Головня – гриб паразит, разрушает зерновки и превращает их в черную пыль. Колоски становятся похожими на обуглившие головешки.

6. Дрожжи – микроскопические грибы,размножаются почкованием, живут в питательной среде, богатой сахаром.

7. Микология – наука, изучающая грибы.

8. Микориза – иначе грибокорень.

9. Мицелий – иначе грибница.

10. Мукор – плесневый гриб, тело состоит из одной сильно разросшийся клетки.

11. Паразиты – организмы питающиеся органическими веществами живых организмов.

12. Пеницилл – плесневый гриб, разводят для получения лекарства.

13. Пенициллин – продукт жизнедеятельности плесневого гриба, обладает бактерицидным свойством.

14. Плодовое тело – образовано шляпкой и ножкой, характерно для шляпочных грибов.

15. Сапротрофы – организмы, получающие органические вещества из отмерших организмов или выделений живых организмов.

16. Симбиоз – взаимовыгодная связь двух организмов – гриба и дерева.

17. Спора – специализированная клетка,используется грибами для размножения.

18. Спорынья – гриб паразит, превращает зерновки в черно-фиолетовые рожки, может вызвать тяжелое отравление, попав в организм человека с пищей

19. Трутовик – гриб паразит, сокращает жизнь деревьев, плодовые тела многолетние.

20. Хитин – вещество входит в состав клеточной стенки грибов.




.

Приложение 5.

Лист самооценки

ученика _______________________

1. Какова была цель урока? ____________________________________

2. Удалось получить результат (решение, ответ)? __________________

3. Правильно или с ошибкой? __________________________________

4. Самостоятельно или с чьей-то помощью? ______________________

5. Какую оценку ты бы себе поставил? ___________________________



Измерьте «температуру» вашего настроения на уроке, закрасив деления на градуснике:






Тема: Гөмбәләр. Гөмбәләргә гомуми характеристика. Класс: 5 Укытучы: Набиуллина Гөлфирә Минемхәмәтовна. Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу Дәреснең эчтәлеге буенча максаты:: Белем бирү: укучыларны гөмбәләр патшалыгы белән таныштыру. Үстерелешле: укучыларда үз эшчәнлеген планлаштыра белү ,үрнәк буенча эшләү күнекмәсен үстерү. Тәрбияви: танып белү һәм белем алуга мотивация формалаштыру Көтелгән нәтиҗәләр : Предмет: белә гөмбәләр патшалыгына характеристика,гөмбәләрнең үсемлек һәм хайваннар белән охшашлыгын һәм аерымлылыгын,билгеләмә:симбиоз,микориза,спора булдыра ала ашарга яраклы гөмбәләрне агулы гөмбәдән аера ,табигатьтә гөмбәләрнең үсү урынын билгели ала,табигатьтә организмнар арасындагы үзара файдалы тыгыз бәйләнешне аера Предметара: Регулятив: дәреснең максатын билгели белергә ,нәтиҗәгә ирешү өчен үз эшчәнлегенең юнәлешен билгели,үзконтроль,үзбәя куя белергә тиеш. Коммуникатив : төркемнәрдә эшли белергә,сорау бирә белергә тиеш. Танып белү: кирәкле информацияне таба һәм алгоритм буенча эшли белергә,чагыштыра белергә тиеш. Шәхси: белем алуга һәм максатчан эшчәнлеккә мотивация туплау, үзүсешкә әзерләнү. Кулланылган технологияләр : ИКТ, проблемалы белем бирү, аңлап уку, ярдәмләшеп эшләү. Информацион –технологик ресурслар: дәреслек, эш дәфтәре, компьютер, проектор, гөмбәләр турында презентация , гөмбәләр коллекциясе, тере объект –күгәрек гөмбәсе.

Дәрес этабы

Бурычлар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУД

Уку эшчәнлегенәмотивация этабы(самоопределения)

Дәрескә уңай психологик халәт тудыру


Исәнләшү.Дәрескә әзерлекне тикшерү.Дәрескә проблеманы презентация аша кую.Табышмак чишү. Утырабыз урманда Ап-ак эшләпә киеп. Киптерә дә,кыздыра да Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә) Нинди гөмбәләр беләсез? Ашарга яраклы нинди гөмбәләр беләсез? Нинди агулы гөмбәләр билгеле?

Укытучының сәламләве. Презентация карау. Якынча дәрес темасын билгеләү.Дәрестә нинди максатка ирешергә.

Шәхси УУД

Максатчан танып белү эшчәнлегенә юнәлтү. Коммуникатив УУД. Телдән үз фикереңне әйтә белү.

Танып белү УУД.

Презентация белщн эшли белү.

Информацияне

бер юнәлештән икенче юнәлешкә күчерә белү.

Актуализация этабы

Дәрескә кирәкле терәк белем һәм гамәлләрне актуальләштерү

Укытучы сорау бирә:

Бүген дәрестә сүз нәрсә турында булачак?

Бу организмнарның нинди үзенчәлеге бар?

Гөмбәләр башка организмнарга охшаганмы?

Нәрсәсе белән?

Гөмбәләрне аерым патшалыкка кертергә мөмкинме?

Үсемлек,хайван турында алдагы белемнәргә таяналар.Алдагы белемнәрне синтезлыйлар,чагыштыру өчен кулланалар.

Танып белү УУД. Фактларның дөреслеген исбатлый белү. Коммуникатив УУД. Телдән үз фикереңне әйтә белү.

Авырлыклар билгеләү этабы

Укучылар белән белем алу мотивациясеначыклау,дәреснең максатын билгеләү

Дәрес материалын үзләштерүне планлаштыру.

Презентация буенча эш.

Дәреслек белән эш.


Дәреснең темасын,максатын билгелиләр.Дәрестә үз эшләрен планлаштыралар.

Регулятив УУД

Максат куя белү,үз эшчәнлеген планлаштыра белү.

Авырлыклардан чыгу өчен проект төзү этабы

Укучыларны белем алу эшчәнлегенә тарту

Укучыларның эшчәнлеген оештыра:

Дәреслекнең битендә гөмбәләр турындагы материалны укыгыз,рәсемнәрне өйрәнегез.(Гөмбәләр коллекциясе карау).

Күгәрек гөмбә ничек барлыкка килә?

Укытучы укучыларга булыша,сорауларга җавап бирә.



Дәреслек ,андагы рәсемнәр,схемалар белән эшләү.Күгәрек гөмбәсеннән микропрепаратны микроскоп аша карау. Коллекция карау.


Танып белү УУД.

Аңлап уку, информация белән эшли белү. Практик эш башкара алу.Алгоритм буенча эшли белү.

Коммуникатив УУД. Сорау биргәндә үз фикерен телдән әйтә белү.

Беренчел ныгыту эта

бы













Өйрәнгән теманы беренчел истә калдыру,кабул итү,анализлау

Текст ахырындагы сорауларга җавап бирү.

Гөмбәләрнең нинди гомуми билгеләре бар?

Гөмбәләр ничек туклана?

Ничек үрчи?Табигатьтә һәм кеше тормышында гөмбәләр нинди роль уйный?

Эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәү өчен дәреслектәге материалны тагын бер кат өйрәнү.


Эш барышында укытучы кирәк булса ярдәм итә,сорауларга җавап бирә.

Текст белән,андагы рәсемнәр ,схемалар белән эшлиләр.Текст һәм рәсем арасындагы бәйләнешне ачыклыйлар.

Информацияне анализлыйлар,дәфтәргә кирәкле информцияне язалар.


Танып белү УУД.

Информация белән эшли белү,аңлап уку,анализлый белү,чагыштыра белү.

КоммуникативУУД. Сорау биргәндә үз фикерен телдән әйтә белү. Парларда эшли белү.

Физминутка



Күзләргә,гәүдәгә физик күнегүләр ясау.


Мөстәкыйль

эшләү этабы

Үзләштергән белемнәрнең сыйфатын һәм үзләштерелү дәрәҗәсен билгеләү,җитешмәгән якларын һәм сәбәбләрен ачыклау

Укучыларга мөстәкыйль эш бирелә:

Тест “Гөмбәләр патшалыгы

1. Гөмбәләр- туфракта,........(суда,тере организмнарда, агач кәүсәләрендә,металл,резина өслекләрдә)киң таралган.

2. Гөмбәләрне өйрәнә торган фән ....... дип атала.(микология).

3. Гөмбәне өзсәң,туфракта тармакланган нечкә җепләр -............(гөмбәлекне) күрергә мөмкин.

4.Гөмбәлек агач тамырын тыгыз чолгап ала,хәтта эченә үтеп керә,.........(микориза)хасил була.

5. Гөмбәләрнең күзәнәк тышчасындахайваннарга,бөбәкләргә хас органик матдә-............(хитин) була.

6. Эшләпәле гөмбә ... (эшләпә һәм төп) тора.

7. Гөмбәләр 3 төрле юл белән үрчиләр... (вегетатив-бөреләнү,җенессез-спора, җенси).

8. Туклану хартеры буенча гөмбәләрне 2 төркемгә бүләләр... (сапрофитлар, паразитлар).

9. Гөмбәлек үссен өчен кирәкле шарт... (җылы,дым).

10.Агачның билгеле бер төре белән гөмбә арасында беренче организмга да,икенчесенә дә файдалы булган тыгыз бәйләнеш........... (симбиоз)дип атала.

11. Паразит гөмбәләргә каршы кулланалар... (агулы химикат).

12.Гөмбәләрне кулланалар ...

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Тест ачкычы ярдәмендә тикшерәләр.Үз белемнәрен үзләре бәялиләр.


Танып белү УУД.

Алгоритм буенча эшли белү,алган информацияне анализлый белү,йомгак ясый белү.

Регулятив УУД

Үз эшчәнлеген контрольдә тота белү.

КоммуникативУУД. Парларда эшли белү(аралашу).

Кабатлау этабы

Аерым укучыларга һәм класс эшчәнлегенә сыйфатлы бәя бирү.


Алдагы этапта алынган нәтиҗәләрне гомумиләштерү өчен биремнәр бирелә.(кушымта1,кушымта 2)

Биремнәрне үтиләр.Үзбәя куялар,иптәшләренең эшләрен тикшерәләр.

Танып белүУУД.

Алгоритм буенча эшли белү,алган информацияне анализлый белү,йомгак ясый белү.

РегулятивУУД

Үз эшчәнлеген контрольдә тота белү.

КоммуникативУУД. Парларда эшли белү,телдән һәм язма сөйләмне кулланып җавап бирә белү.

Өй эше

Өй эшенең максатын,эчтәлеген эшләү ысулларын ачыклау

П.13укырга,терминнарны өйрәнергә.

Гөмбәләр турында өстәмә материал эзләргә.

“Кеше тормышында гөмбәләрнең әһәмияте” дигән чыгыш ясарга

Пластилиннан гөмбә ясарга.

Өй эшен язалар.Сорау булса,сорау бирәләр.


Рефлекция этабы

Укучының иптәшләре һәм укытучы белән эшчәнлеге 1әм үз эшчәнлегнә бәя бирү

Рефлексияне оештыра:

1.Укучларга үзбәя кую битен тарата.(кушымта 4)

2. Укучылар белән үз- үзләренә куйган билгеләрне анализлый. Фикер йөртә.



Үзбәя кую битен тутыралар.

Шәхси УУД

Үз-үзенә бәя бирергә әзерләнү,дәрестәге эшчәнлек нәтиҗәсендә үзенә бәя кую.

Коммуникатив УУД. Сорау бирә белү,телдән үз фикерен әйтә белү.

РегулятивУУД

Биремнәрнең дөрес башкарылуыннан чыгып дөрес бәя кую.






























Кушымта1

Гөмбәләргә гомуми характеристика

1.Гөмбәләр –

2.Гөмбәләрнең яшәү тирәлеге-



3.Гөмбәләрнең күптөрлелеге







4.Гөмбәләрнең тышкы төзелеше(рәсем яса)



5.Гөмбәләрнең туклануы-



6.Гөмбәләрнең үрчүе- 1)

2)

3)

Кушымта3.



Үзбәя кую

укучы _______________________

1. Дәреснең максаты нинди иде? ____________________________________

2. Максатка ирешелдеме(чишелде,җавап табылды)? __________________

3. Дөрес җавап яки хаталы? __________________________________

4. Мөстәкыйль яки кемдер ярдәм итте? ______________________

5. Үзеңә нинди билге куяр идең? ___________________________





















Кушымта 2

Гөмбәләрнең әһәмияте









Гөмбәләр



























Дәрестә алган белемнәргә таянып ,кәефегезне билгеләгез



























3 бүлек.Гөмбәләр патшалыгы.Гөмбәләрнең гомуми характеристикасы.

Планда 23 нче дәрес.

Яңа белем бирү дәресе.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу Дәреснең эчтәлеге буенча максаты:: обучающие: укучыларны гөмбәләр патшалыгы белән таныштыру. үстерелешле: укучыларда үз эшчәнлеген планлаштыра белү ,үрнәк буенча эшләү күнекмәсен үстерү. тәрбияви: танып белү һәм белем алуга мотивация формалаштыру

Дәреслек:Пасечник В.В.Биология.Бактерияләр,гөмбәләр,үсемлекләр.5 сыйныф:татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек-Казан:Татарстан китап нәшрияте,2015-66 б.

Эш дәфтәре: Пасечник В.В.Биология.Бактерияләр,гөмбәләр,үсемлекләр.5 сыйныф:татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслеккә эш дәфтәре.-Казан:Татарстан китап нәшрияте,2015-31 б.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!