ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ЭЛЕМЕНТОВ НАЦИОНАЛЬНОГО ОРНАМЕНТА НА УРОКАХ ТЕХНОЛОГИИ
Самигуллина С.Н.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №54» , г. Набережные Челны, Россия
Автор статьи делится опытом работы на уроках технологии. В статье рассказывается об особенностях использования элементов татарских национальных орнаментов в разных классах общеобразовательных учреждениях
Ключевые слова: технология, национальный орнамент, урок
USE ELEMENTS OF NATIONAL AT TECHNOLOGY LESSONS
Samigullina S.N.
Municipal budget educational institution «Gymnasium №54», Naberezhnye Chelny, Russia
The author shares his experience working at technology lesson. Talks about the use of elements of the Tatar national ornaments in different classes of educational institutions.
Keywords: technology, national ornament, lesson
ТЕХНОЛОГИЯ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ МИЛЛИ БИЗӘК ҮРНӘКЛӘРЕН КУЛЛАНУ
Хәзерге вакытта милли йолаларга, гореф-гадәтләргә игътибар нык артты. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә түгел, шулай ук башка дәресләрдә дә, милли йолаларны, бәзәкләрне куллану уңай нәтиҗәләр бирә.
Шундый дәресләрнең берсе – технология дәресе. Без технология укытучылары халкыбызның милли йолаларын өйрәнүне дәресләребездә киң кулланабыз.
5нче сыйныфта “Тукымалар” темасын өйрәнгәндә туку станогы белән танышабыз. [3, c. 150] Шунда ук тукыма барлыкка килү темасын өйрәнәбез. Татар хатын-кызлары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станогы артында утырып, үзләренә, туганнарына, тукыма тукыганнар, сөлгеләр әзерләгәннәр. Шул сөлгеләргә халкыбызга гына хас булган бизәкләрне дә тукыганнар. Барлык төсләрне дә кулланганнар [1, c. 124]. Бары тик кара төс кенә булмаган. Укучыларга татар халкында кара төс кайгы төсе итеп кабул ителгән, шуңа да кара төс беркайда да кулланылмаганлыгын аңлатабыз. Тукыманың җирлеген кызыл төс иттереп алганлыгын аңлатам һәм борынгыдан калган сөлге үрнәкләрен күрсәтәбез.
Халкыбызның декоратив гамәли сәнгать әйберләрен эшләгәндә милли бизәк үрнәкләрен киң кулланганлыкларына басым ясыйбыз. Халкыбызның милли сәнгате, милли киемнәре гасырлар буена эшләнгәннәр һәм сакланганнар. Сәнгать, гореф-гадәтләр, милли йолалар милләт тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Хәзерле заманга кадәр сакланган, без сокланып караган бизәкләр, төрле рәсемнәр аңлаешлы һәм гади элементлардан төзелгән [2, с. 80]. Һәр элементның үзенең аерым мәгънәсе булган: вертикаль сызык- яңгырны, туры горизонталь сызык- җирне, дулкынлы горизонталь сызык суны, квадрат яки ромб кояш белән айны аңлаткан. Күп кенә бизәү үрнәкләре саклау чаралары да булып хезмәт иткән: гөлҗимеш куагы артыш, миләш агачлары – бәхет китерә, роза матурлык билгесе дип санаганнар. Язгы лалә чәчәген яңарыш билгесе дип атаганнар. Кашкарыйлар (астра) озын гомер тели дип фаразлаганнар. Бу гореф-гадәтләр безнең көннәрдә дә сакланып килә. Татар халкы гомер-гомергә үзенә, гаиләсенә киемне үзе тегәргә тырышкан. Ул киемнәргә бизәк төшергән, зәвык белән чиккән, матурлаган.
Дәрестә милли орнамент төшенчәләрен өйрәнүгә урын бирелә, татар халкында декоратив- сәнгать әсәрләренең барлыкка килүе өйрәнелә. Теманы аңлатканда милли киемнәр күргәзмәсе оештырыла: түбәтәй һәм калфаклар, чигелгән милли киемнәр, чигеш үрнәкләре күрсәтелә.
5 нче сыйныфта “Декоратив-гамәли сәнгать” бүлеген өйрәнгәндә орнамент-бизәк төшенчәсе бирелә. [3, c. 161] Теманы өйрәнгәндә милли бизәкләргә игътибар ителә. Татар халкында төп бизәк булып чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, вак бәйләмнәр рәвешендә кошлар һәм чәчәкләр чигелгән, ясалганлыгына басым ясала. Әзер үрнәкләр нәрсә аңлатканлыгына басым ясала. Чигү өчен кулланылган тукымалар чигеш җепләре, чигелгән әйберләр күрсәтелә.
6 нчы сыйныфта “Тукыма һәм ярдәмче материаллар белән эшләү” бүлеген өйрәнгәндә түбәтәй чигү технологиясе белән танышабыз. Борын-борыннан татар халкы баш киемсез йөремәгән. Баш киеме матурылык символы гына булып түгел, ә саклучы ролен дә үтәгән. Күңел җылысын биреп эшләнгән түбәтәйләр хәзер дә татар халкының яраткан баш киеме. Түбәтәй төрләрен өйрәнәбез, чигүгә булган таләпләр, чигү төрләре белән танышабыз. Түбәтәйләр, кайда киелүләренә карап, төрлечә чигелгәннәр. Һәр көнне киелгән түбәтәйләр гади чигеш җепләре белән чигелсә, бәйрәм түбәтәйләре махсус алтын һәм ефәк җепләр белән чигелгән булуларына басым ясала. Алтын җеп белән беррәттән оста чигүчеләр канитель-эче куыш спираль сыман итеп бөтерелгән нечкә алтын яки көмеш җептән дә файдаланганнар Түбәтәйләрне бабайларыбыз буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Алар гаилә учагын саклауның бер чыганагы да булып торган. Түбәтәйнең түбәсен дә алтын белән чиккәннәр. Бизәк түбәтәйнең түбәсенә тигез яклы өчпочмакны хәтерәтеп (өч бизәк ясалган) чигелгән, табигатьтән алынган рәсемнәр, чәчәкләр чигелгән ә чите буйлап түбәдәге өч бизәккә туры китереп чәчәк-үсемлек чигелгән була .
Ни кызаныч, хәзер түбәтәй чигү сәнгате югалып бара, күз нурларын түгеп, күңел җылысын биреп чиккән матур түбәтәйләрне машинада эшләгән түбәтәйләр алмаштыра. Хәзереге заман түбәтәйләре бабайларыбыз кигән баш киеменнән шактый аермалы булсалар да, милли баш киеме икәнлегенә басым ясыйбыз. Ука белән чигелгән түбәтәйләрне сәйлән, ясалма пыяла белән бизәгән, эретеп ябыштырган бизәкләр алмаштыруына да басым ясыйбыз. Шулар аша милләтебезне сакларга, укучыларда милли аң милли бизәк, милли кием төшенчәләрен булдырырга тырышабыз. Дәрес барышында укучыларга кулдан тегеп чигелгән түбәтәйләр, машинада чигелгән түбәтәй үрнәкләре күрсәтелә, аерымлыклары аңлатыла.
Борынгы болгар дәүләте вакытыннан алып безнең заманга кадәр сакланган милли бизәк төрләре, элементлары күп сакланган. Төрки халыкларда кызыл- сары төсләр тормыш рәвешен чагылдырганннар. Түбәтәй чигешләрендә чәчәк бәйләме, кош һәм кош каурыйлары зур урын алып торган. Чәчәкләр бигрәк тә, лалә чәчәге һәм кыр куаклары - тормыш чыганагы булып саналса, кош хәбәр китерүче булып саналган. Төсләр гаммасы да зур урын алып торган, төскә бәйле рәвештә тормыш шартларын күз алдына китереп булган. Шул рәвешчә чигелгән милли бизәкләр ярдәмендә милләтебезнең үткәнен күз алдына китерә алабыз, ул бизәкләрне игътибар белән карасаң ниндидер серле язулар да килеп чыга сыман.
Кызганычка каршы буыннан-буынга күчеп килгән халык сәнгате, ничаклы сакларга тырышсак та, үзенең милли төсен югалта бара кебек. Шулай булса да орнамент матурлыгы саклана һәм безнең тормышыбызны бизи, дип ышанасы килә.
7 нче сыйныфта “Тегү эшләре технологиясе” бүлеген өйрәнгәндә хатын- кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгәнлегенә басым ясала. Милли кием төшенчәсен биргәндә татар халкының киемен матур итеп зәвык белән эшләнгән, сәнгать осталарыннан да матуррак итеп чигелгән калфак һәм түбәтәйдән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Түбәтәй-калфакларга халкыбыз йөрәк җылысын, күз нурының яктылыгын,кулларның җитезлеген биргән. Шулай булмаса милли киемнәр безнең көннәргә чаклы сакланмас иде.
Күлмәкне бер генә төсле тукымадан- атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утыртма яка белән изүен ачык итеп теккәнлекләре аңлатыла. Авыр, төсле тукымалардан – бәрхет, сукно, парча, ефәктән тегелгән камзул озын жилетны хәтерләткәнлеге билгеләп үтелә. Милли кием төренә шулай ук калфак, чигүле читек тә кергән. Алар костюмны тагын да матуррак итеп күрсәткәннәр.
Азранлы тукымадан тегелгән авыл- хатын кызлары күлмәкләрен чигеп бизәгәннәр. Тора бара калфак декоратив бер баш киеменә әйләнгән. Безнең көннәрдә татар милли киеме-күлмәге фольклор-музыкаль ансамбльләр практикасында кулланыла.
Укучыларның игътибары “Тукыма һәм ярдәмче материаллар белән эшләү” бүлеген өйрәнгәндә декоратив иҗатның бүтән төрләре белән чагыштырганда, чигү киңрәк таралган булуына тукалына. Укучыларга татар хатын-кызларының бала чактан ук чигәргә өйрәнгән булуларына басым ясала. Чигү өчен төрле тукымалар- үзләре суккан укыма, сатып алган, ефәк, парча, сатин тукымалар кулланылганлыгы аңлатыла
Чигү өчен ефәк, катылган җеп, йон җепләре, мулине, канитель һәм мишура кулланганнар. Кул осталары тамбур белән яратып чиккәннәр, аның асылы бизәкнең буыннарын барлыкка китергән бер үк төрле атламнар-чылбырлар ясап баруга кайтып калуы күрсәтелә. Тамбур чигүеннән тыш халкыбыз тутурып чигү, шома чигү, ике яклы чигү алымнарын кулланган. Татар халкы сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре, киң таралган. Чигү үрнәкләре безнең көннәргә чаклы сакланган.
Шунысы күңелне тынычландыра, укучылар дәрестә чигү белән мавыгалар, матур үрнәкләр барлыкка китерәләр, борынгы чигеш үрнәкләрен эзлиләр, үзләре ясаган үрнәкләрдән элекке бизәк чалымнарын табарга тырышалар. Укучы мавыга, иҗат итә эзләнә, димәк халкыбызның милли йолалары саклана әле, дигән өмет яши күңелләрдә.
Әдәбият исемлеге
Декоротивно-прикладное искусство казанских татар. Москва: Советский художник, 1990. – 256 с.
Сергеева Н. Бабушкин сундук. Әбиемнең сандыгы. Методическое пособие для воспитателей и учителей.Казань: Тат.книж.изд-во, 1995 – 160 с.
Синица Н.В. Технология. Технология ведения дома:5 класс: учебник для учащихся общеобразовательных организаций. Москва: Вентана-Граф, 2015. – 186 с.