СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган як чишмәләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сыйныфтан тыш чара Нурлат районы чишмәләренә багышлана.Чишмәләрне саклау,аларга сакчыл караш тәрбияләү мксатыннан оештырыла.Чарада география,сәнгать,әдәбият дәресләре бергә үрелеп бара.

Просмотр содержимого документа
«Туган як чишмәләре»



Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белеем учреждениесе











Туган як чишмәләре” темасына тәрбия дәресе

(Нурлат районы чишмәләренә багышлана)







Башкарды: Бикүле төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Галиева Зөлфирә Габбас кызы











2023нче ел





Тәрбия сәгате темасы: ”Туган як чишмәләре”

Дәреснең максаты: 1.Туган як чишмәләрен өйрәнү,аларга карата сакчыл караш ,туган төбәгебезне ярату,аның белән горурлану хисе тәрбияләү.



Җиһазлау.экологик эчтәлектәге плакатлар,рәсемнәр,аудиоязмалар.

Предмет ара бәйләнеш.Сәнгать,тарих,география

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше

Укытучы.Хәерле көн ,укучылар!Әйдәгез бер-беребезгә карап елмаешыйк та ,бүгенге тәрбия дәресендә һәрберебезгә уңышлар теләп дәресебезне башлыйк.Мин сезгә бергәләп тыңлар өчен җыр тәкъдим итәм.

II Актуальләштерү.Аудиоязма белән эш.

“ЧИШМӘ” җыры.( К.Даян сүзе, М.Вәлиев көе )

Чуер ташлы биек тау астыннан

Бөдрәләнеп көмеш су ага.

Җырлый –җырлый барып төшә

Тыныч аккан елгага.


Тыныч аккан елга буйларында

Яшеллеккә баткан куаклар.

Чәчкәле җәй айларында

Ял урыны бу яклар.


Тау чишмәсен күргән һәрбер юлчы

Туктамыйча узып киталмый;

Ташка ятып, көмеш суын

Эчмичә китә алмый.

Укытучы.Димәк,укучылар, бүгенге дәресебез нәрсә турында барыр?(Бүгенге дәреснең чишмәләргә багышланган булуын билгелиләр)

II.Уку мәсьәләсен кую

Ә хәзер әйдәгез, бергәләп,”Шакмак “алымы белән “чишмә”не тасвирлыйк.Безнең авылда чишмә юк ,бәлки күпләрегез чишмәне чынбарлыкта күргәне дә юктыр.Тик шулай да Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы сулыкны кемнәр генә белми икән?!

(Укучыларга чиратлап шакмак бирелә)

  1. Тасвирла (сурәтлә, текстның яки куелган проблеманың фактларын санап чык, сөйләп чык, атап чык);

Чишмә -Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су

2.Ассоцияция китер /  (нәрсәгә охшаган икәнлеген ачыкла);

Ага торган елгага охшаган

3.Куллан / (мисаллар китер: сүзтезмәләр, җөмләләр төзе,җырлар,шигырьләр сөйлә);

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул(Г.Тукай)

4.Чагыштыр /  (аермалы якларын тап);

Елганың ике яры бар,ә чишмә тау астыннан яки җир астыннан бәреп чыга,ә ярлары юк Һ.б.ш

5.Иҗат ит (тема буенча диалог, кечкенә сочинение, синквейн, план төзе һ.б. иҗади эшләр);

Ч-чиста

И-изге

Ш-шаян,шат

М-матур

Ә-әһәмиятле

6.Бәя бир /  (өйрәнелгән материалның үзенә әһәмиятле якларын билгелә, аргументлар китер, исбатла, уңай һәм тискәре якларын әйтеп кит).

Чишмәләр- чисталык, сафлык, пакълек билгесе.Чишмәләр-барлык төр сулыкларның башлангычы.Чишмә яшәүдән туктаса,елга күлләрдә су бетәчәк,авылда ямь калмаячак.


III.Уку мәсьәләсен чишү.


Укытучы.Туган якның яме ,җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз һәм кадерле. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да телебездән дә бер дә төшми.

Нурлат районы республикабызның иң көньяк районнарына урнашкан.Районның бик зур территориясен урманнар биләп алган. Тик 88545га җирен урман биләгән районыбызда чишмәләр бик аз.Географик урыннары буенча билгеләгәндә районда 36 чишмә бар.Тик шуның 4сенең генә тарихы билгеле.Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы,үз агышы, үз юлы бар.Хәзер шул турыда сөйләшик әле.Мин берничә укучыга Нурлат районы чишмәләре турында мәгълүмат тупларга кушкан идем.Сүз укучыларга бирелә.

1нче укучы.Мин сезне Иглай бабай чишмәсе белән таныштырып үтәсем килә.Исеменнән үк аңлашылганча,бу чишмә Яңа Иглай авылында урнашкан.

Яңа Иглай авылы картлары сөйләве буенча,бу якта элек-электән чишмәләр күп булган.Хәтта Иглайга 100 элек нигез салучы бабайларның бирегә төпләнү сәбәпләренең берсе дә нәкъ менә чишмәгә бәйле икән.1730 елларда авылга нигез салучылар тау ашына килеп урнашканнар.Инде кайбер чишмәләр юкка чыккан булсалар да,аларның исеме әле һаман да халык телендә.Заманында үзенең саф суы белән “Үрли чишмәсе” челтерәп аккан.Шул чишмәне карап саклап торган Мостафа бабай Сабитовны халык әле дә хәтерли.Кызганычка каршы,1970 нче елар башында бу чишмә юкка чыккан.Бүгенге көндә халык Иглай бабай чишмәсенә суга йөри.Бу чишмәне Вәли Габдулла улы Габдуллин (чыгышы белән Лениногорск районы Куакбаш авылыннан)тәрбияләп торган.Хәзерге вакытта бу чишмәгә тәмле су алырга тирә-як авыллардан да киләләр.Нефтьчеләр 1980нче елларда бу территориядә эшләрен башлагач, 5 елга чишмә суы бөтенләй томаланган булган.Ә1990 нчы еллар башында нефтьчеләр үзләрен гаепле тоепмы,әллә табигатьнең байлыгын юкка чыгармаска тырышыпмы чишмәнең тирә ягын матурлап тотып куйганнар.

(“Дуслык”газетасы №70-71,18.07.2008)

2нче укучы. Мин таныштырасы чишмә Кизләү авылында урнашкан. Кизләүдән көньякка таба бер чакырымнар тирәсе баргач,сап-салкын һәм чиста сулы чишмәгә килеп чыгасың.Авыл халкы өчен бик кадерле урын ул.Чөнки авылның бөтен тарихы шул чишмә белән бәйләнгән.Бирегә халык Яшел Үзән районының Тау Иле авылыннан күченеп килгән.16нчы гасырда авыл 4кә бүленгән-Богдашкино,Андреевка,Киекле.Кизләү.Кизләүлеләр бик чиста сулы чишмә-кизләү буена нигезләнгәннәр.Шул чишмә буенда яшь кызлар-киленнәр көянтәләрен асып суга килгәннәр,картлар чишмә хуҗалары –Ясәви, Кәркәшиләр рухына дога кылырга йөргән.1920нче елда авылда бик зур янгын чыга-бернәрсәсез калган кешеләр чишмәнең бураларын,ташларын урлап бетерәләр.Соңрак чишмә тирәсен тотып,намаз уку һәм су алу бүлмәләре ясап куялар.Ә бер елны ел бик коры булу сәбәпле,чишмә буенда җыелышып,Ходайдан яңгырлар сорап корбан чалганнар. (“Дуслык”газетасы ,02.11..2007)

3нче укучы.Нурлатны шикәрле иткән чишмә турында сөйлисем килә.Югары Нурлат ,Түбән Нурлат авылларының өлкән буын кешеләре әлеге чишмәне бик яхшы хәтерли икән.Баксаң,шикәр заводы тарихында хәлиткеч роль уйнаган чишмә икән бит бу.Заводны төзегән вакытта эшче халыкка ашарга әзерләргә.төзелеш өчен измә ясарга сигез ат белән шушы чишмәдән су ташыганнар икән.Соңыннан әлеге урында буа ясап куйганнар .Тик чишмә вакыт узу белән юкка чыккан.2007нче елның җәендә чишмә кабат җир астыннан бәреп чыккан.Бай тарихлы әлеге чишмәне төзекләндерүгә “МАКойл” генераль директоры Дамир Ишкиниев чишмә тирәсен чистартып плитәләр белән түшәүгә ярдәм иткән.Шул юлдан узган шоферларга да Нурлатның көньягында яшәүчеләргә дә чишмә игелек күрсәтсен иде. (“Дуслык”газетасы ,№139,20.11..2007)

4нче укучы.Чишмә таш астыннан да бәреп чыгар, ди халык. Иске Чаллыдагы тау –ташлы биеклектән берничә чишмә башланып китә.Бу урында кайчандыр часовня торган.Өлкәннәр әйтүенчә,сугыштан соңгы корылык елларында бирегә карчыклар Ходайдан колхоз кырларына һәм бакчаларына яңгыр яудыруын сорап килгәннәр.Авылда чиркәү ачылганнан соң часовняны изгеләндерделәр һәм иконалар куйдылар.Авылдан часовняга шактый ара булса да ,бу изге урынга кешеләр бик еш киләләр.

Укытучы.Күрәсезме,укучылар!Һәр чишмәнең үз тарихы .үз моңы.үз агымы,үз юлы бар.Бер ишесе шаулап ага тавышы еракларга ишетелә,икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала..Өченчеләре җир куенынан ургылып чыга.Ә җырлары,көйләре? Әйе , халык йөрәге кебек туктаусыз хәрәкәттә булган чишмәләребез турында җырлар күп иҗат ителгән.Хәзер шуларның берсен тыңлап китәрсез.

Җидегән чишмә”җыры.(С.Садыйкова көе.Г.Бәширов сүзләре)тыңлана

Укытучы.Җир куенынан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемнәргә генә кадерле түгел икән?Элек чишмә буенда кичке уеннар оештырылган,шунда егет белән кыз очрашкан, чишмә яшьләрне кавыштырган.

(Су буена көянтә чиләкләрен асып килгән кыз белән егетнең очрашу күренеше буларак парлы бию).

Укучы Сибгат ага Хәкимнең “Бер тауда ун чишмә” шигырен укый.

Сәхнәләштергән күренеш.Чишмәләр серләшә.(аудиоязмада чишмәләр тавышы)

1Иглай бабай чишмәсе.Безнең дөньяга чыгып ага башлауыбызга күпме вакыт үтте.Шул вакыт эчендә минем янда типсә тимер эзәрдәй пәһлеван егетләр дә,тал чыбыгыдай нечкә билле кызлар да,гомер иткән әби-бабайлар да булды.

2.Кизләү чишмәсе.Минем җырлый-җырлый агуым еракларга ишетелә.Минем тавышыма кушылып кошлар сайрый.

3.Тарлау чишмәсе.Ә мин иң татлы ,иң саф сулы .Менә күрегез,мин нинди: сикереп-сикереп агам.

4. Гыйлмибәян чишмәсе.Минем суларым ярыннан сикереп чыга алмый,ашыкмый гына агам.Холкым да суым кебек салмак: сикермим,кабаланмыйм,бер көйгә генә шатланып яшим.

5.Иске Чаллы чишмәсе.Минем тавышым көмеш чыңлавы кебек.Җырлый-җырлый агуым еракларга ишетелә..Минем яктылыгым ерактан күренә.Юлдан язган юлчыларга юл күрсәтәм.Алар яныма утырып ял итәләр,суымны эчеп тәннәренә сихәт алалар.

6.Тарлау чишмәсе..Ә минем яр буена килеп егет –кызлар уен оештыралар,йөрәкләренә ял табалар.Минем янымда корылган матур хыяллар тормышка аша.

8.Иглай бабай чишмәсе.Дусларым,мин сезне тыңлап торгач бик шатландым.Һәрберебезнең үз эше,үз вазифасы бар икән.Барыбыз да бик уңган,бик эшчән һәм туган җанлы.

9.Кизләү чишмәсе.Ләкин шулай да элеккеге матурлыгыбыз бетте.Күп туганнарыбыз томаланды,яшәүдән туктады..Имгәнәбез ,суыбыз җир астына кача.

Укытучы.Ягез , укучылар.Ни өчен чишмәләребезнең сулары җир астына качуын ачыклап карыйк әле.Тәнкыйди фикерләү методикасының “Балык кылчыгы” алымы буенча проблеманың сәбәпләрен ачыклыйк,чишү юлларын билгелик.Балык башына проблема,кабыргаларына сәбәпләр һәм фактлар ,койрыгына нәтиҗә язабыз.



Агачлар киселә Терлек- туар таптый Болыннар корый Чишмәләрне карап торучылар юк


Чишмәләребез югала









Чишмә территориясенә агач , Болыннарны сөрмәскә Чишмә территориясен карап

куаклар утыртырга . Көтүлекләр өчен аерым тору өчен җаваплыларны

урыннар булдырырга билгеләргә


Укытучы.Укучылар !”Суның кадере-чишмә корыгач”дигән вакытларны көтеп утырмаска иде. Табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйлыйк.Ниләр тәкъдим итәрсез?!

(укучыларның фикерләре тыңлана.Фикерләрне туплап, район халкына мөрәҗәгать языла)

Нәтиҗә:елга –суларга бармак аша гына каравыбыз якын киләчәктә,тез астына китереп сугачак.Ләкин ул вакытта соң булыр.”Чишмәләр көне”үткәрик.Тирә –ягын чистартыйк.Туган як табигатен баетыйк!Болыннар.тугайлар чәчәкләргә күмелеп,чишмәләр челтерәп аккан җирдә яшәү иң зур шатлык булыр иде.Туган ягыбыз табигатен саклагыз,яклагыз.!

IV.Рефлексия.Бу өлештә укучы үз эшчәнлегенә анализ ясарга.тәнкыйди фикер йөртергә,дәрестә алган белемнәрен гомумиләштереп нәтиҗә ясарга һәм шуларга нигезләнеп,киләчәккә яңа максатлар, бурычлар куя белергә тиеш.

-Дәрес барышында үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?

-Дәрестә алган белемнәрегезне тормышта кулланачаксызмы?

Тәрбия дәресе “Ага чишмә” (Ф.Мортазин көе,С.Хәким сүзләре) җыры белән тәмамлана.



Кулланылган әдәбият:

1.Ф.Г.Гарипова “Елгалар дөньясына сәяхәт”.Казан.Татарстан китап нәшрияты,1992

2.Роза Мәсләхова “Киекле киек иле”

3.”Дуслык” гәҗитләре 2007-2008нче ел.

4.Алена Абишева сайты.