СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган көн бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус группасында туган көн үткәрү дәресе

Просмотр содержимого документа
«Туган көн бәйрәме»

Тема: Туган көнгә әзерләнү

Максат: 

1.Белем бирү:

Туган көн темасы буенча өйрәнелгән лексик- граммати төзелмәләрне гомумиләштерү, системага салу;

2. Үстерү максаты

Укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү;

3.Тәрбия бирү максаты

Бер-берсенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

4. Танып- белү максаты

Туган көнне күңелле итеп үткәрү өчен кулай булган эш төрләре н төшендерү.

Көтелгән нәтиҗәләр...

Предмет: “Туган көнгә әзерләнү” темасы буенча сөйләмгә чыгу.

Танып белү:үз фикереңне дәлилләп әйтә белү, белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.

Предметара: сынлы сәнгать

Регулятив :

-укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

-бер- берсенең һәм үзенең дә эшен тикшерү, бәяләү;

- дәреснең максатына китереп биремнәрне үтәү.

Коммуникатив:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

- парлап һәм төркемдә эшли белү.



Шәхси:

- ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.







Җиһазлау:

- мультимедиа экран, компьютер, ситуатив биремле карточкалар, презентация, ашамлыклар куелган өстәл.

Кирәкле материаллар:

- ак А4 бите, карандаш.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә)



Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше. Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү. Уңай психологик хәләт тудыру

1.Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

- Исәнмесез, балалар!

- Исәнмесез, хәерле көн!

- Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек?

- Сез бик матур киенгәнсез, ни өчен?

- Кунаклар килә, ә табын әзерләдегезме соң?

- Балалар, кунакларны каршы алу өчен әйбәтләп әзерләнергә кирәк. Сез ризамы, әзерләнәбезме?Хәзер без бергәләшеп әзерләнербез.



2. Актуальләштерү.Нинди татар халык ашларын беләсез?Нәрсә яратасыз?Әйдәгез сез үткән дәрестә ясаган рәсемнәрне карап китәбез. Кем нәрсә ярата икән.

3.Яңа тема :

Ребята, давайте распределим обязанности – кем меню төзи, кем базарга бара, кем котлау сүзләре яза һәм уен әзерли.

- Алыгыз 1 яшелчә (кәрзиннән берәр предмет алалар, санына карыйлар). Карагыз: яшелчәдә нинди сан. Ребята, это ваш порядок выступления.Договорились?

1) Кәрзиннән берәр яшелчә алалар, санын әйтәләр, урыннарында калалар.(1,2,3)

2) 1 нче санлы укучы такта янына чыгып, карточка сайлый; карточкада язылганны кычкырып укый; урынына барып утыра. Шулай 3 төркем укучысы да чыга.

Карточкаларда:

1)туган көнгә меню төзисез. (Милли ризыклары)

2) базарга барасыз, җиләк- җимешләр, яшелчәләр, ашамлыклар аласыз.

3) туган көнгә котлау язасыз. Уен әзерлисез.

Әзерләнергә 3 минут вакыт бирелә.Һәр төркем эшен күрсәтә.

Балалар, яңадан менюга кайтыйк эле. Менюда салат, бәлеш, токмачлы аш бар. Ләкин минемчә, нәрсәдер җитми. Нәрсә икән?(яшелчәләр, җиләк – җимешләр, баллы ризыклар)

Әйдәгез шуларны өстибез.1 төркем яшелчәләрне җыя, 2 төркем җиләк- җимешләрне, 3 төркем баллы ризыкларны.Шуларны тактага эләбез.Тагын бер тапкыр тикшереп чыгабыз. Проектор кушыла, тикшерелә.

-Рәхмәт, балалар! Сез миңа бүген бик ошадыгыз.

4.Рефлексия. Үзбәя кую.

 Сез буген нәрсәләр эшләдегез? Ребята, как вы думаете: получится у нас сегодня встретить гостей? Что бы вы хотели еще добавить? Как бы вы оценили свою игру, участие?



- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” билгесенә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4”, ә кемнәр “3” билгесе куя? Өстәлегездә билгеләр язылган смайликлар бар. Җөмләләрне укып, үзегез сайлаган билге янына исемегезне языгыз.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам: 5

Әйбәт эшлим, материалны аңладым: 4

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим: 3

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам: 5

Әйбәт эшлим, материалны аңладым: 4

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим: 3













5. Өй эше:1 группа:Туган көнгә чакыру яза.

2 группа:Татар халык ашлары турында мәкальләр язып килә



Сау булыгыз. Рәхмәт. Дәрес тәмам.