Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Кичәнең барышы:
«Әссәламегаләйкем!» җыры
1. Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
Саумы кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегаләйкем!
2. Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сәлам юллыйм,
Әссәламегаләйкем!
3. Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламегаләйкем!
Тәрбияче: Кадерле, балалар, бүген без сезнең белән “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә ана телебезгә булган мәхәббәтебезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерербез.
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
Без татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп!
Әйе, балалар, бүген бик зур бәйрәм. Без Халыкара туган тел көнен уздырабыз. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел - ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле. Шуңа күрә дә без аны һәрвакыт сакларга тиешбез.
Бәйрәмгә әби белән бабай килеп керә.
Әби, бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, апалар!
Тәрбияче: Исәнмесез, әбекәй! Исәнмесез, бабакай! Нишләп йөрисез монда?
Әби: Менә матур җыр ишетеп килдек әле, кызым. Бигрәк матур җырлый
балалар.
Тәрбияче: Әйе,шул, әби белән бабай, бездә бүген бит бәйрәм.
Бабай: Нинди бәйрәм ул, кызым?
Тәрбияче: Бүген Халыкара туган тел көне. Сез дә безнең бәйрәмгә
кушылыгыз. Менә шунда утырып безнең бәйрәмне карагыз.
Бабай: Шулай итәрбез, кызым.
Әби: Туган тел турында матур шигырьләр тыңлап китәрбез.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, туган телебез турында шигырьләр сөйләп китик.
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма! (Сәидә)
Әткәң-әнкәң телең белсәң
Адашмассың кайда да…
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да. (Ралинә)
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек бер генә. (Римма)
Дөньяда иң-иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул минем туган телем. (Әйшә)
«Балам!» - диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» - дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм. (Зифа)
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә. (Рүзилә)
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам. (Эльвина)
Әби: Сез бик күп шигырьләр беләсез икән. Матур итеп сөйлисез. Ә менә татар халкыбызның милли киемнәрен әйтә аласызмы?
Тәрбияче: Ягез, балалар, милли киемнәрне атап китик әле. (Тәрбияче милли киемнәрне күрсәтә, балалар әйтеп баралар)
«Татар баласы» шигыре
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! –
Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! –
Күз тимәсен үзенә.
Үзе тыйнак, үзе горур,
Хак сүз булыр әйткәне.
Яратыр газиз Ватанны,
Сөяр әткәй – әнкәйне.
Дәү булгач та шулай калыр
Татар баласы булып.
Әйтерләр:
– Татар кызы бу!
Диярләр:
– Татар улы! (Ләбиб Лерон)
«Кәләпүшем, калфагым» җыры
1)Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешә йөземә.
Йөзләремә килешә соң
Кайлардан гына белгән
Туган көнгә дәү әтием
Кәләпүш алып килгән.
Кушымта:
Кәләпүшем-калфагым
Энҗе мәрҗәннәр чиккән.
Чиккән калфагым үземә
Бигрәк килешә икән.
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән.
2)Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул
Татар кызы дисеннәр.
Кәләпүшемне кидем мин
Көзге каршына килдем
Менә шушындый була ул
Татар малае дидем.
Кушымта.
3) Яңа кәләпүшем булгач,
Яңа җырлар өйрәндем
Калфаклы чибәр кыз белән
Әйлән-бәйлән әйләндем.
Энҗе мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә.
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм
Калфаклар киеп кенә.
Кушымта.
Тәрбияче: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Хәзер без шуларның кайберсен исебезгә төшерик.
1б. Иң татлы тел – туган тел.
2б. Теле барның юлы бар.
3б. Телләр белгән – илләр белгән.
4б. Туган телем – иркә гөлем
(Мәкальне әби белән бабай башлап җибәрә, балалар дәвам итә).
Бабай: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә һәрвакыт саклансын.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, килгән кунакларыбызга “Чума үрдәк, чума каз” дигән җырлы – биюле уенын уйнап күрсәтәбез.
Әби: Әйдәле, бабакай, яшь чакларны искә төшереп, без дә уйнап алыйк әле.
“Чума үрдәк, чума каз” дигән җырлы - биюле уены
Бабай: Ай-яй, бигрәк күңелле булды бу.
Тәрбияче: Һәр халыкның үзенең яраткан әкиятләре була. Безнең татар халкында да алар бик күп. Әкиятләр безне игелекле, тугры, мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр. Баллар, сез нинди татар халык әкиятләрен беләсез?
-Хәзер “Кем нәрсә ярата?” дигән әкиятне сәхнәләштерик.
“Кем нәрсә ярата?” әкияте
Бер йортта Песи, Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп китәләр икән. “Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?” – дип бәхәсләшәләр икән.
-Иң тәмле сый – сөт, ди Песи. – Сөттән соң бер Тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик Тычканны тотуы кыен.
-Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң – менә шунда тамак тук-тук-тук була! – ди Әтәч.
-Юк-юк!- дип сүзгә кушыла Акбай. – Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.
- Нәрсә-ә-ә сөйлисең син? – дип каршы килә Кәҗә. – Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык – кәбестә-ә-ә! – ди ул.
Әби: Ягез, дусларым, алай һаман бәхәсләшмәгез әле. Сөт тә, ярмалар да, кәбестә дә бик тәмле. Шулай бит, балалар. Барыгыз, бүтән алай бәхәсләшеп йөрмәгез.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Әби белән Бабайга татар халык биюе “Әпипә”не биеп күрсәтик.
Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.
“Әпипә” биюе
Тәрбияче:
Татар теле минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
Әйдәгез, бәйрәмебез азагында бөек Тукаебыз шигыренә язылган “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйк.