Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы
Лесхоз урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тема: “Туган ягым күлләре”
| Башкарды: Хөсәенова Әдилә Илнур кызы , 5 нче сыйныф укучысы. Фәнни җитәкче: Төхвәтуллина Фәния Нуриәхмәт кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы |
2017 нче ел
Эчтәлек
Кереш....................................................................................................................3
Төп өлеш. Туган ягымдагы күл атамаларының килеп чыгу тарихы.
Чишмә күле...........................................................................................................4
Бүре күле..............................................................................................................4
Сиренко күле......................................................................................................4
Чәпчи күле.............................................................................................................5
Уткүз күле............................................................................................................ 5
Чүлник күле...........................................................................................................5
Карпат күле............................................................................................................5
Йомгаклау. Бистәбездәге күл исемнәрен өйрәнү һәм тарихи һәйкәлләр буларак, аларны саклап калуның әһәмияте........................................................6
Кулланылган әдәбият.......................................................................................... 7
Кушымта.............................................................................................................. 8
Кереш
Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Минем өчен шундый кадерле урыннарның берсе - үземнең туган авылым Саба районы Лесхоз бистәсе. Бистәбез һәрьяктан урман белән әйләндереп алынган. Аның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Шундыйлардан бистәбездәге күл-буаларны атарга мөмкин.
Авылым уртасыннан Мишә елгасының кушылдыгы агып төшә. Бабаларым тормыш тәҗрибәсе туплаган акыллы кешеләр булганнар: шушы кечкенә елганы буып күл-буалар ясаганнар. Хәзерге вакытта бистәбездә кеше хезмәте белән тудырылган буа-күлләр җидәү. Татар теле дәресендә ялгызлык исемнәрне кабатлаганда мин бистәбездәге күл атамаларын җыеп тупладым. “Бүре күле” дип аталып йөртелә торган күлнең атамасы минем карт бабам тормышы белән бәйле булуын белгәч, күл исемнәренең килеп чыгышлары белән кызыксынып киттем, шул юнәлештә эш башладым. Шуңа күрә фәнни эшемнең темасын “Туган ягым күлләре” дип атадым.
Максатым - Лесхоз бистәсендәге күл атамалары тарихын өйрәнү. Максаттан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым: бистәбездә ничә буа-күл булуын ачыклау; буа-күлләрнең нигә шундый исем-атама алулары турында материал туплау, бу күлләрне саклап калуның әһәмиятен билгеләү. Фәнни-тикшеренү эшемнең төп объекты – Лесхоз бистәсендәге буа-күлләр. Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда “ Урман музее” материалларына, Т.Нәҗмиев, М.Абдуллинның “Керик әле Саба урманнарына” тарихи-публицистик очеркларына, вакытлы матбугат материалларына, музей хезмәткәре Газизуллина Рузия, Расыйм бабам,Гүзәлия әбием сөйләгәннәргә таяндым. Теманың актуальлеге шунда: туган төбәгемнең буа-күлләр тарихын туплау һәм өйрәнү туган ягымны, аның кешеләрен яхшы белергә ярдәм итте. Үз нәселемне, туганнарымны ихлас ихтирам итү, алар белән урынлы горурлану хисләре тәрбияләде.
Төп өлеш. Туган ягымдагы күл атамаларының килеп чыгу тарихы.
Чишмә күле
Бу күл - Лесхоз төбәгенең иң «карт» күле. Әйтүләренә караганда, аны урман сакчысы дворян Митрофан Николаевич Ломакин казыткан булырга тиеш. Аның төбе ак таш белән түшәлгән, суы саф, үтә күренмәле булган. Заманалар үтү белән, күлнең төбе ләм белән капланган, ташы күмелгән. Ни өчен «Чишмә күле»? Чөнки күлнең башлангычында мул сулы чишмә чыга. Бу - Лесхоз бистәсендә бердәнбер мул сулы чишмә.
Бүре күле
Бу күлнең исеме кеше кушаматыннан алынган. Күл Басыров Абдулла абый, ягъни карт бабам (минем бабамның әтисе) өе янында булганлыктан, аның кушаматы күлгә берегеп калган. Абдулла абый (карт бабам) урман каравылчысы булып эшләгән. Урманнарны бик яхшы белгән ул. Аларны саклаган да, яклаган да, кирәк чакта усал да була белгән. Шуңа аны халык «бүре» дип атап йөрткән. “Мин бәләкәй чакта бу күлдә балык бик күп иде. Энеләрем белән бергәләшеп, рәхәтләнеп балык тота идек”,- дип искә алды бала чагын Расыйм бабам.
Сиренко күле
Бу матур күлнең исеме кеше исеме белән бәйле. 1930 нчы елларда бу күл бөтенләй булмаган. Репрессия елларында бу төбәккә Сиренко фамилияле украин милләтеннән булган бер кеше килә. Ул репрессия корбаннарының берсе була.Ул кешеләр күңелендә бик тырыш эшче буларак истә калган. Трактор ярдәмендә, урман елгасын тирәнәйтеп, күл ясый. Шуңа күрә аның фамилиясе күл исеме буларак берегеп кала.Репрессия корбаннарын аклаганнан соң, Виктор Дмитриевич Сиренко туган якларына юл тота.________________________________________________
Басыров Расыйм Абдулла улы белән интервью, ТР Саба районының Лесхоз бистәсендә 195 елның 18 ноябрендә туган. 2017 елның 15 феврале
Чәпчи күле
Бу күл исеме кеше кушаматыннан алынган. Лесхозның кирпеч сугу цехы шушы күл буена урнашкан. Заманында бу цехны Мөбәрәкҗанов Мөдәрис абый җитәкләгән булган. Ул «запчасть» сүзен «чапчась» дип сөйли торган булган. Халык, тора-бара, Мөдәрис абыйны, уйнап, «Чәпчи» дип атап йөртә башлаган. Бу исем бераздан күл исеме булып киткән.
Уткуз күле (Мәликә күле)
Уткузов Исхак абый исеме белән аталган бу күл урынында кайчандыр кара урман булган. Урманнан кечкенә инеш агып чыккан. Шушы инешне, Исхак абый казып, күл ясаган. Шуңа күрә ул Уткуз күле дип йөртелә башлаган. Бу күлдә бала-чага су коенган, балык тоткан. Мәликә исемле кыз батып үлгәннән соң, халык бу күлне Мәликә күле дип тә атый.
Чүлник күле
Лесхоз оешканнан соң, бу хуҗалыкта умартачылык та барлыкка килә. Умартачылык яныннан аккан инешне бөяп күл ясыйлар.Умартачылык (Пчелник) сүзенең русчасын бозып, халык бу күлне «Чүлник» дип йөртә башлый.
Карпат күле
Лесхоз бистәсе тигезлеккә урнашкан. Шунлыктан анда бары бер калкулык бар. Аны халык “Карпат тавы” дип йөртә. Бердәнбер калку урын булганлыктан шулай атаганнар да инде аны. 1975 – 1976 елларда Карпат тавы итәгендәге басуны сугару өчен, шул кырыйдан агучы елганы буып күл ясыйлар. Соңыннан бу күлне дә Карпат күле дип атап йөртә башлыйлар. Хәзерге вакытта бу күл җәйге коену урыны булып тора.
Йомгаклау. "Үткәнен белмәгән, киләчәген белмәс”,- дигән бик гыйбрәтле мәкаль бар. Әйе, үткәннәрне кайгырту – киләчәгебез турында кайгырту да ул. Мин дә шушы кечкенә генә фәнни хезмәтемдә бистәбез горурлыгы булган күлләребез тарихын яктыртырга тырыштым. Эзләнү эшен туплаганда кызыклы очрашулар булды, файдалы сөйләшүләр алып барылды. Мин үземә бик күп мәгълүмат алдым.
Туган йортын, туган ягын, аның табигатен чын күңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата, аны саклау өчен үз-үзен аямыйча көрәшкә күтәрелә. Ә Ватанны чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка күз алдына китереп булмый.
Без, яшь буын, чишмә-күлләребез серен беләбезме соң? Белмибез икән, әти-әниләрдән, әби-бабайлардан аларның тарихын сорарга ашыгыйк. Чишмә-күлләребез сере – халкыбыз тарихы бит ул. Алар яшәсә, халкыбыз тарихы сакланыр, гореф-гадәтләребез буыннан – буынга күчеп исән калыр. Шуңа күрә бистәбез халкы чишмә-күлләрне һәрвакыт карап, чистартып тора. Соңгы елларда һәрбер күлнең төбе ләмнән чистартылып, күл кырыйлары корган агачлардан, чүпләрдән арындыдырылды. Бу эшкә безнең мәктәбебез укытучылары, өлкән сыйныф укучылары актив катнашты.
Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш. Минем бу хезмәтем туган як тарихын киләчәк буынга җиткерүгә күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертсә, үземне максатыма ирештем дип санар идем.
Кулланылган әдәбият исемлеге
Нәҗмиев Т. Керик әле Саба урманнарына/Т.Нәҗмиев, М.Абдуллин. – Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс”,2000
Укучыларның туган төбəкне өйрəнү буенча фəнни-эзлəнү эшлəрен оештыру: Методик ярдəмлек./ Абызова Р.Р., Əхтəмова А.В., Биктимирова Т.Ə., Миңнуллин Ф.Г., Мөхəммəтҗанова Д.С., Садыков Ш.Ф., Сафина А.М., Сафиуллина Р.Р. редакциясендә– Казан: Ш.Мəрҗани ис. Тарих институты, 2014. – 35б.
Чыганаклар
Автор тарафыннан алынган Р.А.Басыров истәлекләре, 2017 елның 15 феврале, ТР Саба районы Лесхоз бистәсе
Автор тарафыннан алынган Г.Н. Басырова кызының истәлекләре, 2016 елның 17 феврале, ТР Саба районы Лесхоз бистәсе
Автор тарафыннан алынган Р.Р. Анисимова кызының истәлекләре, 2017 елның 20 феврале, ТР Саба районы Лесхоз бистәсе
МБУ СЦКМ №15 13.04.04ТР ның Милли архив фондыннан. Альбом “Күлләр”
Кушымта






