СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Праздник "Последний звонок"

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме.

Музыка уйный.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата – аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле, күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да бәйрәмнәрнең берсе.

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Әйдәгез чыгарылыш сыйныф укучыларын алкышлар белән каршы алыйк.

(Музыка)

Баш очыннан ак болытлар ага.

Ак болытлар – сезнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай ап-ак калачак.

Алып баручы: Хөрмәтле 11 нче сыйныф укучылары! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңнәрчә тапкыр кыңгырау авазы ишеттегез. Ә бүген яңгырый торганы берсенә дә охшамаячак. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Чөнки сезнең тәүге тапкыр зур тормышка аяк басуыгызны хәбәр итә ул. Әмма кайда гына булсагыз да, туган җирне, туган йортны, туган мәктәпне онытмагыз. Күңелегезгә кереп калачак бу минутлар шуны исегезгә төшереп торсын.

-Ә хәзер тәбрикләү өчен сүзне мәктәп директоры. бирәбез.

.. Гомер дигәнең бик тиз уза да китә икән. Юкка гына “ Узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да” дип җырламыйлар шул. Ни арада 11 ел узып та киткән. Югыйсә, туган авыл урамнарында, яңгыр суларын чәпелдәтеп, аяк – куллар “чебиләнеп”, балчык – комнан машина гаражлары, өйләр ясап уйнаган вакытлар әле генә кебек иде бит. Кай арада шау – шулы уеннары белән яланаяклы балачак үтеп тә киткән. Озын озак балачак диләр бит, югыйсә, ялгыштылар микәнни!?

.123

Шул кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым

Нигә алар болай моңсулар

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

-Кая ага икән бу сулар?

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең

-Дәү булдым ич, китәм-, диясең

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың

Тукталмыйсың хәтта беразга,

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле тагын бер язга.

..

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым

Еллар үткәч килә

-Исәнме! – дип

Балачакка кулым сузасым.

..

Яланаяк йөгереп үтәргә

Бар дөньяны онытып сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә

Балачакта зурлар дөньясына.

Cайлар өчен юллар җитәрлек

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек

ИлГэрэй – Балачагым

Укулар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Онытмамын, укытучым,

“Бәхетле бул” – диеп әйткәнең.

Яшь аралаш кабатлыймын:

“Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!”

..Чыңлап аккан чишмә суларына,

Охшатам мин мәктәп елларын,

Ерганаклар булып шул чишмәдән,

Башланалар тормыш юлларым.

Чишмә суы зур елгалар булып,

Диңгезләргә барып тоташа.

Мәктәп чишмә, ә гомерне-

Диңгез шаулавына охшатам.

...Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Уй – хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы, көләргәме бүген,

Күңелләрнең иләс бер мәле?!

.. Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр кебек сузыла

Белем сукмакларын яра-яра,

Киләчәккә юлы сызыла.

.Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә.

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисендә

Безне шулай кочагыңа алдың

Нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларың ал чәчәкләр сибеп,

Рәхмәт укыйм сиңа, мәктәбем !

(Җыр “Кынгыраулы мэктэп еллары”)

…… Әни -әтием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу. Мәктәп бусагасын атлаганда, шатлык куаныч хисләре белән беррәттән, күңелне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде.

Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез - иң беренче укытучыбыз. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә, безнең язмыш өчен яшәде, намуслы кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә беренче укытучыларыбыз.

Алып баручы:

Ә хәзер сүзне тәбрикләү өчен беренче укытучыга бирәбез.

Җыр “Укытучыма” ...Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез булган –класс җитәкчебез. Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кирәк икән кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулыгызны суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Алып баручы:Эйе,класс җитәкчеләрегез сезнең белән бергә шатланды да, көенде дә, һәрвакыт сезнең язмыш өчен яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле булырга өйрәтте, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышыныч уята алды. Тәбрикләү өчен сүзне класс җитәкчесе.. бирәбез.

....

Укытучым менә каршыңдамын

Мең – мең тапкыр сиңа бурычлы

Олы тормыш юлларыңда миңа

Һәрчак акыл булышчы.

……….Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз

Шуңа күрә безнең күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз.

………

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен

Безнең хисләр белән янып яшәп

Күңелләргә биргән өчен

...

Укытучым безнең йөрәктә

Син тормышка сөю уяттың

Күңелемдә туды яктылык Әйтерсең лә, яңа таң атты

Һәр яңаны элек сездән белдек

Киңәш сорап сезгә йөгердек

Анабыздай сезне якын итеп

Дустыбыздай сезне үз күрдек.

...

Укытучым!

Кайларда гына йөрсәк тә

Күп җирләрне гизсәк тә,

Сезнең керсез,изге исем

Һәрчак булыр йөрәктә.

...

Рәхмәт сезгә,кырыс булган өчен

Яшәү ямен төшендерә алган өчен,

Һәрчак сабыр булып калган өчен

Күңелләргә шәфкать нуры салган өчен.

Без беләбез, сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда?

Ышаныгыз, һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда

Еллар үтәр очар кошлар сыман

Без очрабыз туган төбәктән

Кайда гына ләкин булсак та без

Гел сакларбыз сезне йөрәктә

…………

Хөрмәтле укытучылар!

Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар,

Бер дә юкка уйламыйча, күңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле, бар да онытылр дидек,

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше, укытучы, ана,

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.

Жыр «Ин гузэл кеше икэнсез»

....

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Йөрәктән чыккан ихлас рәхмәтебез булган чәчәк бәйләмнәрен кабул итеп алыгыз.

(Чәчәк тапшыру) ………….Мәктәптә укытучыларыбыз белем нигезләрен төшендерсә, өйдә әти -әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, санады, гомумән, мәктәп тормышы белән яшәделәр.

Хөрмәтле әти - әниләребез, әби – бабайларыбыз! Сез безне җил –яңгыр тидермичә сау –сәламәт итеп үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыда гомеребез буенча бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде.

...

Безне кеше итү өчен

Китте бөтен көчегез.

Шуңа да сез безнең өчен

Алтынга тиң кешесез.

Сез булганда без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөньяның.

Сәламәтлек, тигез тормыш

Бәхет тели ул һәм кызларың. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы: Э хэзер барлык эти – энилэр исеменнэн котлау сузне..______ бирэбез

Жыр “Рэхмэтлемен”

……….

Күпме дуслар алып килде миңа

Шау чәчәкле яшьлек еллары

Күңелемдә мәңге сакланырлар

Без таптаган мәктәп юллары.

....

Кыен чакта кабат Сезне уйлап,

Йөрәгемә тынгы алырмын.

Кайда булсам ниләр эшләсәм дә

Укучыгыз булып калырмын.

...

Укытучым, дуслар, сабакташлар

Бергә булу шатлык, диик әле.

Юллар көтә безне, ВУЗлар көтә,

Саубуллашу вальсын биик әле

Алып баручы: 11 нчеләр өчен “Саубуллашу вальсы”.

Алып баручы:

Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын. Уку да да, хезмәттә дә сынатмагыз. Тормыш юллары сезгә киң ачык. Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз. Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагы да кыюрак атларга чакырсын. Әти -әниегез, туганнарыгыз, укытучыларыгыз, халкыбыз, туган ил алдында җаваплы кешеләр икәнлегегезне бервакытта да онытмагыз!

шигырь 1 класс (Сонгы кынгырау)

Алып баручы:

Укучылар, укытучылар, килгән кунакларыбыз бәйрәмебез ахрына якынлашты. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итеп, эшегездә һәм тормышыгызда тынычлык, иминлек, гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз! Бу көн 11 нчеләр өчен соңгысы, ә безнең өчен чираттагысы булсын!

20.01.2019 14:31


Рекомендуем курсы ПК и ПП