СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

7нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 7 классов.

Просмотр содержимого документа
«7нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы.»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

“Средняя общеобразовательная школа №3

им.Героя Российской Федерации А.Н.Епанешникова”

Елабужского муниципального района Республики Татарстан












Рабочая программа по татарскому языку

для 7 класса (русскоязычная группа)




Учитель татарского языка и литературы

МБОУ “Средняя школа №3” ЕМР РТ

Баранова Фания Камиловна























Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге

3 нче урта гомуми белем мәктәбе”









Расланды

Мәктәп директоры

_________________ (ФИО)

Боерык № 1 сентябрь 2017 ел

Килешенде

Милли белем буенча

директор урынбасары

__________________ (ФИО)

28 август 2017 ел

МБ утырышында каралды

Методик берләшмә җитәкчесе:

_____________ (ФИО)

Беркетмә №1,

28 август 2017 ел







7 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Баранова Фәния Камил кызы төзеде

I квалификацияле категория


















Алабуга шәһәре

2017-2018 нче уку елы

  1. Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Күрсәтелгән максатлар нигезендә татар теле укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре билгеләнде.

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • укучыларда күпмилләтле җирлектә яшәүче халыкларга карата ихтирамлык, гражданлык бердәйлеге хисләре формалаштыру;

  • туган җир, Ватан төшенчәләре, үз культураң аша дөнья культурасына карата ихтирам тәрбияләү, аны өйрәнү теләге формалаштыру;

  • үзлегеңнең белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга хезмәт итә.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм төзи белү;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгели белү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллана белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләр формалашу;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзи белү;

  • аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре формалашу;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

Укытуның предмет нәтиҗәләре

Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге предмет нәтиҗәләренә ия булуы планлаштырыла:

Диалогик сөйләм

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнәчәк:

  • стандарт ситуацияләрдә сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү;

  • парлап яки күмәк сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү; ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклый белү;

  • риза булмау, үтенечне кире кага белү;

  • бергә эшләргә тәкъдим итә белү.

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • аралашуның төрле сфераларына караган телдән диалогик сөйләм төзү,

  • фәнни темаларга дискуссияләрдә катнашу,

Монологик сөйләм

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнәчәк:

  • укыганның, ишеткәннең төп эчтәлеген җиткерә белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйли белү;

  • текстны дәвам итеп, үзгәртеп сөйли белү;

  • программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә сөйли белү;

  • төрле вакыйгалар, яңалыклар турында хәбәр итә белү;

  • персонажларны тасвирлый белү.

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • аралашуның төрле сфераларына караган телдән монологик сөйләм төзү,

  • аудитория алдында доклад, рефератлар белән чыгыш ясау, проект яклау.

Тыңлап аңлау

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнәчәк:

  • сүзләрне, җөмләләрне тулысынча яки өлешчә тыңлап аңлау;

  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлый һәм аларга үз фикереңне аңлата, алар белән әңгәмә кора, әңгәмәдә катнаша белү;

  • тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр төзи, сорауларга җавап бирә белү;

  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә белү.

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • публицистик текстларда бирелгән һәм яшерелгән информацияне аңлау, анализлау, аңлату,

Уку

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнәчәк:

  • татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап укый белү;

  • текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

  • күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу;

  • текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү;

  • текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү.

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • төрле әдәби стильгә караган әсәрләрнең эчтәлегендә бирелгән һәм яшерелгән мәгълүматны бәяләү, анализлау, аңлау,

  • төрле чыганаклардан бирелгән проблема буенча мәгълүматны эзләп табу,

  • проблема буенча үз фикереңне әйтә белү.

Язу

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнәчәк:

  • өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган сүзләрне дөрес яза белү;

  • конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү;

  • прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) төзеп яза белү;

  • үзеңне борчыган проблемага карата фикерләреңне язмача җиткерә белү;

  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Төп мәктәпне тәмамлаучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • рецензияләр, рефератлар язу,

  • конспектлар, аннотацияләр төзү,

  • резюме, эш кәгазьләре төзү,


2.Укыту предметының төп эчтәлеге


Төп темалар

Укучыларның төп эшчәнлегенә характеристика

Сәгсаны

Мәктәп тормышы.

Дәресләр әзерләү. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре. Билгеләр. Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алуы, дәрестә ничек катнашуы турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтү. Яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү. Китапханәдә. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле һәм билгесез үткән заман формалары, барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе. Ясалма сыфатлар. Боерык фигыльнең 2, 3 зат берлек һәм күплек сан формалары. Сөйләмдә еш кулланылучы рәвешләр: тиз, акрын, җәяү, күп, аз, бераз, татарча, русча, зурларча, иртәгә, бүген, җәен, кичен, анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б. Хәл фигыльнең -ып/-еп/-п; -гач/-гәч, -кач/-кәч; -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче формалары.

15

Ял итү.

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Ял итү урыннары (кино,театр, парк, кафэ һ.б.) . Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмәгать урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирү. Яраткан шөгылең турында сөйләү. Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыльнең -учы/-үче; -а/-ә,-ый/-и торган; -ган/-гән,-кан/-кән формалары. Җыючы теркәгечләр: һәм, да – дә, та – тә,; каршы куючы теркәгечләр: ләкин, тик, әмма, ә; ияртүче теркәгечләр: чөнки, әгәр. Исем фигыльнең ясалышы. Исем фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

21

Өлкәннәр һәм без.

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрне хөрмәтләү. Кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтү, өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Исем фигыльнең килешләр, зат-сан белән белән төрләнеше. Исем фигыльнең барлык һәм юклык формалары. мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле кисәкчәләре. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы, сөйләмдә кулланылышы. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Антонимнар.

17

Туган җирем – Татарстан.

Татарстанның территориясе, географик урыны, климаты, табигате. Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстанның табигый байлыклары турында сөйләү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Теләк фигыльнең 1 нче зат берлек һәм күплек сан формалары. Теләкне (барасым килә) белдерә торган модаль мәгънәле фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

17


Барлыгы

70

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле” 7нче класс, “Татармульфильм” нәшрияты, Казан - 2014


КАЛЕНДАР-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәреснең темасы


7 А

п

ф

«Яңа уку елы» темасы буенча лексик-грамматик материал. Ясалма сыйфатлар.

1

4.09


Яңа уку елындагы яңалыклар. Җәйге ялны ничек уздыру.

2

8.09


Классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алуы, дәрестә ничек катнашуы турында сөйләшү.

3

11.09


Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле һәм билгесез үткән заман формалары, барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

4

12.09


Хәл фигыль белән таныштыру. Хәл фигыльнең -ып/-еп/-п формалары.

5

18.09


Хәл фигыльнең -кач/-кәч; ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче формалары. Хәл фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

6

19.09


Боерык фигыльнең 2, 3 зат берлек һәм күплек сан формалары. Начар билгегә үз карашын әйтү.

7

25.09


Боерык фигыльнең юклык формасы. Дәресләр әзерләү.

8

26.09


Боерык фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту.

9

2.10


Рәвеш. Сөйләмдә еш кулланылучы рәвешләр: тиз, акрын, җәяү, күп, аз, бераз, татарча, русча, зурларча, иртәгә, бүген, җәен, кичен, анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б. Китапханәдә.

10

3.10


Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

Мөстәкыйль эш № 1.

11

9.10


Уку-язу әсбаплары. «Көндәлек – документ, көндәлек - синең көзгең» темасы буенча лексик-грамматик материал. Хаталар өстендә эш.

12

10.10


Яхшы уку серләре. Яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

13

16.10


1 нче чирек өчен контроль эш

14

17.10


Хаталар өстендә эш . “Мәктәп тормышы” бүлеген йомгаклау.

15

23.10


Хәзерге заман сыйфат фигыльнең -учы/-үче;

1

24.10


Хәзерге заман сыйфат фигыльнең -а/-ә,-ый/-и торган формалары.

2

6.11


Үткән заман сыйфат фигыльнең -ган/-гән,-кан/-кән формалары.

3

7.11


Сыйфат фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

4

13.11


Ял итү. Ялны файдалы үткәрү. Ял итү урыннары (кино,театр, парк һ.б.)

5

14.11


Буш вакыт. «Буш вакыт» темасына караган лексик-грамматик материал. Сүзлек диктанты

6

20.11


Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Хаталар өстендә эш.

7

21.11


Мөстәкыйль эш № 2. Яраткан шөгылең турында сөйләү.

8

27.11


Хаталар өстендә эш. Теркәгечләр.

9

4.12


Җыючы теркәгечләр: һәм, да – дә, та – тә. Җыючы теркәгечләр белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

10

5.12


Каршы куючы теркәгечләр: ләкин, тик, әмма, ә. Каршы куючы теркәгечләр белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

11

11.12


Ияртүче теркәгечләр: чөнки, әгәр. Ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

12

12.12


2 нче чирек өчен контроль эш

13

18.12


Хаталар өстендә эш. Исем фигыльнең ясалышы. Исем фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

14

19.12


Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмәгать урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирү.

15

8.01


«Ялгыш адым» шигырендәге лексик-грамматик материал.

16

9.01


«Нәрсә ул егетлек?» проблемасы буенча лексик грамматик материал.

17

15.01


Бездәге үрнәк сыйфатлар.

18

16.01


Тартымлы исемнәрнең берлек һәм күплек санда килеш белән төрләнеше.

19

22.01


«Безнең йортның подъезды» темасына сөйләшү.

20

23.01


“Ял итү” бүлеген йомгаклау.

21

29.01


Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре.

1

30.01


Өлкәннәргә ярдәм итү. Кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү

2

5.02


Өлкәннәрне хөрмәтләү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтү, өлкәннәрдән рөхсәт сорау.

3

6.02


Тәрбиялелек сыйфатлары. «Без бер-беребезгә булышабыз» темасы буенча сөйләм үрнәкләре.

4

12.02


«Ярдәмләшеп яшәү күңелле» темасы буенча хикәя язу. Сочинение

5

13.02


Хаталар өстендә эш. Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше.

6

19.02


Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Сүзлек диктанты

7

20.02


Исем фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Хаталар өстендә эш.

8

26.02


Мөстәкыйль эш № 3

9

27.02


мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле кисәкчәләре. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Хаталар өстендә эш.

10

5.03


Кисәкчәләрнең сөйләмдә кулланылышы.

11

6.03


Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Аралашу әдәбе проблемасы буенча сөйләшү.

12

12.03


Антонимнар

13

13.03


3 нче чирек өчен контроль эш

14

19.03


Ш.Галиевның “Тагын бер рәхмәт” шигырендәге лексик-грамматик материал. Өлкәннәргә ярдәм итү турында сөйләшү. Хаталар өстендә эш .

15

20.03


Җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре.

16

9.04


“Өлкәннәр һәм без” бүлеген йомгаклау.

17

10.04


Туган җирем – Татарстан” темасына караган лексик материал.

1

12.04


Татарстанның географик урыны, территориясе. Сүзлек диктанты

2

16.04


Хаталар өстендә эш. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

3

17.04


Татарстанның климаты, табигате. Татарстанның табигый байлыклары. Татарстанның матди байлыклары.

4

23.04


Татарстанның сәнәгате. Татарстанның табигый байлыклары турында сөйләү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.

5

24.04


Казанның промышленносте. Яр Чаллы промышленносте. Түбән Кама промышленносте.

6

30.04


Татарстанда яшәүче милләтләр.

7

1.05


«Без Татарстанда яшибез» темасы буенча сөйләшү.

8

7.05


Татарстанның шәһәрләре һәм авыллары.

9

8.05


Теләк белдерү формалары.

10

10.05


Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары. Теләкне (барасым килә) белдерә торган модаль мәгънәле фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

11

14.05


Арадаш аттестация.

12

15.05


Хаталар өстендә эш. 7нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

13

21.05


Татарстанның батыр уллары-кызлары.

14

22.05


Алабугада яшәп, иҗат итүче шәхесләр.

15

28.05


Без Татарстанда яшибез” Сочинение

16

29.05


Хаталар өстендә эш. “Туган җирем – Татарстан” бүлеген кабатлау. Йомгаклау дәресе.

17

31.05








9