СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яңа ел мәзәкләре №1

Нажмите, чтобы узнать подробности

Яңа ел бәйрәменә багышланган мәзәкләр кичәсе №1

Просмотр содержимого документа
«Яңа ел мәзәкләре №1»

Яңа ел мәзәкләре №1

Казан сөйли. Үзебезнең вакыт булмагач, Мәскәү вакыты белән 17 сәг.30 мин. Соңга калган хәбәрләр тапшырабыз.

Мәктәптә 3 кабинетка ремонт ясаганнар. Пластик тәрәзәләр куйгач, бүлмәләре бик җылы икән. Башка кабинетлардан да шушы бүлмәләргә җылынырга керәләр,ди. Бу хәбәрне ишетеп, авыл халкы да җылынырга дип килеп караган, әмма антитеррор сәбәпле мәктәп эченә уза алмаганнар.

Штаттан тыш хәбәрчебез Күпсөйләр Алдыева шушы мәктәптә булып кайтты. Мәктәп бик ошаган. Башкаларда булмаган технологияләр белән эшлиләр икән. Түбәне ремонтлап тормаганнар, хөкүмәткә экономия ясаганнар. Яңгыр яуганда, акбурга буялган кулларын, яңгыр суында гына юалар. Бик файдалы икән. Җыерчыкларны бетерә дигәч, битләрне дә юа башлаганнар. Ә хәзер кыскача рекламага тукталабыз.

-Почему у тебя за электричество счета такие маленькие, а у меня большие?

- А мне Позис экономить помогает

Хөрмәтле телевизор караучылар!

Гафу итегез, монысы түгел икән.

Синең көндәлегеңдә гел “5”леләр, ә минекендә юк. Чөнки мин көндәлекне Ормар базарыннан түгел, Яшел Үзән кибетеннән алдым. Көндәлегегездә гел “5”леләр булуын теләсәгез, Яшел Үзән кибетләреннән алыгыз. Татарстанныкын сайла.

Һава торышы. Һава торышының спонсоры- авыл мәктәбе. Алар яшелчә үстереп саткан акчаларын, киләсе ел яшелчәсе мул булсын өчен һава торышы алып баручысына тапшырдылар.

  • Ә хәзер һава торышы фаразларын тыңлап китегез.

авыл мәктәбендә итек кияр өчен дә, туфли кияр өчен дә бөтен шартлар бар. Коридор ишеге ачык булса, җил шул яктан исә. Трубадагы һаваны чыгарсалар, 2 градуска җылырак була. Тапшыруыбыз шуның белән тәмам. Киләсе очрашуларга кадәр.