Входной контрольный диктант.
Филләр.
Моннан мең еллар элек җирдә мамонтлар яшәгән. Алардан Африка һәм Азия филләре калган. Фил – коры җирдә яшәүче иң зур хайван. Аның гәүдәсе бик авыр. Ул хәтта биш тоннага кадәр җитәргә мөмкин. Филләр сабыр холыкка ия. Аларны кулга җиңел ияләштереп була. Филләр кешеләргә зур файда китерә.(45 сүз)
Контрольный диктант.
Ауда.
Бервакыт мин иртә язда урманга поши ауларга бардым. Кинәт бер як читтә ботак шартлап сынган тавыш ишетелде. Мин әйләнеп карадым. Күрәм, искиткеч зур поши алан читендә каен ботаклары ашап тора. Мин җиргә сеңеп аны күзәтәм. Атарга әзерләндем. Юк, ата алмыйм шундый матур пошига. Юри корыган бер ботакны шартлатып сындырдым. Поши сискәнеп китте. Як-ягына караш ташлап алды да ашыкмыйча гына урман караңгылыгына кереп югалды.
Контрольный диктант.
Урал хәзинәләре.
Урал тавы борын-борыннан үзенең кыйммәтле ташлары белән дан казанган. Аның куенында гаҗәп күп һәм төрле байлыклар саклана. Урал тауларын ташларның гигант музее дип атарга мөмкин. Монда меңнән артык минерал билгеле. Алар арасында тимер, бакыр, алтын, платина, күмер, асылташлар, бизәү ташлары бар. Кешеләр Урал хәзинәләрен эзлиләр, табалар, эшкәртәләр. Безгә кирәкле бик күп әйберләр ясыйлар. Тик Урал тауларының ачылмаган байлыклары да чиксез күп. Алар яшь эзләп табучыларны – геологларны көтә.
Контрольный диктант.
Чаңгыда йөрү.
Безнең авылга ерак түгел тау итәгендә каен урманы бар. Кышкы аяз көннәрдә гаҗәеп матур була ул. Ап-ак каеннар көмеш төскә төренгәннр дә тирән йокыга чумганнар. Без йомшак кар өстеннән чаңгы эзләре калдырып барабыз. Һава шактый суык. Без моны сизмибез дә!
Изложение.
Җилбатыр.
Җем-җем килеп җемелдәшкән йолдызлар белән бизәлгән Җиһандагы Җилләр илендә бер малай туган. Аңа Җилбатыр дип исем кушканнар. Ул ай үсәсен көн үскән дә, илләр гизәргә чыккан. Диңгезләр илендә йөреп, дулкыннар шавын откан. Таулар илендә йөреп, горур тынлыкка өйрәнгән. Күкләр катын да әйләнеп чыккан Җилбатыр. Йолдызлар илендә энҗедәй балкып күренгән бер йолдыз аңа тынгылык бирмәгән. Ул йолдыз – безнең Кояш булган. Үсеп зурайган саен Җир планетасын күрү теләге дә көчәйгән. Шул ният белән ул юлга чыккан.килеп җиткәч таң калган. Җир йөзе яшел куаклар, аллы-гөлле хуш исле чәчәкләр белән бизәлгән. Озын сабаклы такыябаш үсемлекләр үз телләрендә ниндидер озын көйләр көйлиләр икән. Шул моңнарны ишетергә Җилбатыр такыябашлар үскән җиргә көн дә килер булган.
Контрольное списывание.
Февраль.
Кар-бураннарын туздырып килә ул февраль. Урманда хәзер калын кар ята. Көн яктысында күзне камаштыра ул. Ап-ак кар өстендә агачтан төшкән күгелҗем шәүләләр буй-буй сузылган. Яшь юкә һәм каен ботаклары кояшта кар бөртекләрен бакыр төсле уйната. Айның икенче яртысында чыршы күркәләре орлык чәчә.
Контрольный диктант.
Урман тургае.
Урман тургае бик иртә кайта. Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай чишмәдәй челтери. Урман тургаеның төс- кыяфәте сабан тургаена охшаган. Тик гәүдәге бераз кечерәк. Башында коңгырт түбәтәе бар. Җәйге көндә урман тургаен агач башында күреп булмый. Ул зәңгәр күктә табигатькә мактау җырлый.
Контрольный словарный диктант.
Яңа, зур, яшь, яшел, көчле, биек, озын, җиңел, нурлы, сары, ак, ямьле, кызыл, көчле, олы, калын. (16 сүз.)
Письмо по памяти.
Яз иртәсе.
Кояш чыга җирне балкытып,
Яз иртәсе килә дөньяга.
Сайрый кошлар, сайрый шул чакта,
Тәрәзәне язгы җил кага. (19 сүз.)
Контрольный диктант.
Урман серләре.
Сезнең ике, биш, тугыз катлы йортларны күргәнегез бардыр. Кайберләрегез шундый йортта торадыр әле. Урман да шулай берничә катлы була икән. Кошлар һәм җәнлекләр һәрберсе үз катында яши. Алар башка катка күчми. Урманның иң түбәнге катында – тамврлар арасында тычкан яши. Сандугач оясын үләннәр арасына яшерә. Миләш чыпчыгы исә куакларда яшәргә ярата. Тагы да өстәгерәк катны – агач куышлыкларын тукран, песнәк, ябалак сайлаган. Ә иң югары катта карчыгалар, бөркетләр оя кора.
Контрольное списывание.
Сигезаяк.
Диңгез хайваннарының иң акыллысы дельфин түгел, ә сигезаяк дип саныйлар галимнәр. Беренче карашка бик ямьсез күренгән бу терлек иясенең хәйләкәрлеге турында легендалар йөри. Тәҗрибә вакытында да сынатмый ул. Катлаулы лабиринт аша бик җиңел үтә ала. Әйберләрнең төсен һәм формасын яхшы аера белә. Диңгез төбендә үзенә ташлардан оя ясый, шунда кереп ял итә. Үз өстенә ташлар каплап ята. Ауга чыкканда, дошманнардан саклану өчен, үзе белән таш алып йөри. Холкы буенча кайвыкыт мәкерле һәм кансыз. Ә кайвакытта сабыр һәм йомшак күңелле дә була ала дип сөйлиләр диңгез буенда яшәүчеләр.
Контрольный диктант.
Туган илем.
Җирдә язгы тавышлар тынып калды. Җир шары туп тавышларыннан дер селкенде. Мин үземнең әле кичә генә вузны тәмамлаган иптәшләрем белән сугышка киттем. Сугыш минем өчен зур мәктәп булды. Туган илемне ул елларда, көеп һәм янып, үземчә яраттым. Безнең халыкның шул хәтәр еллардагы батырлыгына һәм сабырлыгына, каты һәм нечкә күңеллегенә хәзер дә сокланып туя алмыйм. Илемнең, халыкның нинди икәнен мин шунда чын-чынлап һәм мәңгегә аңладым.
Контрольный словарный диктант.
Янәшә килгән тартыкларның асларына сызарга.
Читтә, күккә, кайтты, кунакка, аккош, күңелле, килограмм, пассажир, көннәр, күлләр, үләннәр, касса, грамматика, үтте, имәннәр, каеннар, тиеннәр, көньякка, еллык, Саттар. Габбас, Габдулла, аккургаш, отты, пассив, якка, океаннар, җитте, киттеләр,баллы, гөлле, койрыкка, утта, атта, урманнар, үләннәр, таллар, биеккә. (38 сүз.)
Итоговой контрольный диктант.
Җәйге урманда.
Сезнең җәй көннәрендә урманга барганыгыз бармы? Беркөнне мин урманга киттем. Урман тып-тын иде. Җилләр агач күләгәсенә сузылып ятып мыш-мыш йоклый. Аюлар юкә балы белән тәмләп чәй эчеп утыралар. Җырчы сандугачлар таң алдыннан сайрап арыганнар. Хәзер алар кипкән тамакларын чылатыр өчен яфраклардан чык суы эчеп йөриләр. Урмандагы барча тереклек эчләренә сыймаган шатлыкларын җәйге урманга тараткан диярсең. Бары тик күкеләрнең генә моңлы чакыру авазлары ишетелә. “Күк-кү! Күк-кү!” Нигә өзгәләнә, нигә сагышлана икән күке?