СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер -класс "Использование технологии проблемного обучения "

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Мастер -класс "Использование технологии проблемного обучения "»

(Слайд1) Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, барыгызга да уңышлы көн, тел ачкычлары, күтәренке кәеф телим, мастер-класста катнашып утырырсыз, тәкъдим ителгән эш төрләре күңелегезгә хуш килер, диеп ышанам. Социаль челтәрләр теленә әйләндергәндә, “класс”, “лайк” смайллары кебек билгеләргә өметләнәм.

(Слайд2) Әйткәндәй, смайллар системасы бик кызыклы һәм катлаулы. “Кара йөрәк”не генә алыйк. Бу смайлны куйган кеше нинди хисләр кичерә, диеп уйлыйсыз? Иң беренче уйга “нәфрәт”, “аерылышу”, “төшенкелек” дигән сүзләр киләдер. Әммә “кара йөрәк” бик гади смайл түгел. Күрүегезчә, аны кешеләр төрле хәлләрдә, төрле хисләр белән куялар. (Слайд3)

Бүген мин дә шушы билгене мастер-класста кулланырга булдым.

Белүегезчә, ФДББС күчү шартларында заманча дәрескә таләпләр буенча без балаларга белемне “тоттырып биререгә” түгел, ә үзләренә табарга этәрергә, яисә проблемалы ситуация тудырырга тиешбез. Шуны күз уңында тотып, әдәбият дәресе темасын, өйрәнеләчәк әдәби әсәрне логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы кроссенс белән китереп чыгарырга тәкъдим итәм. (Слайд4) Кроссенс 9 шакмактан тора. Шакмаклар төрле сүрәтләрдән, яисә сүзләрдән тора. Алар безгә әдәби әсәрне тикшерергә, телен анализларга, сүрәтләү чараларын табырга ярдәм итәчәк. Уртадагы шакмак әсәрнең асылы, төп мәганәсе, йөрәге. Без шул шакмакка житеп, аны ачырга, ни өчен аның кара йөрәк формасында икәнен ачыкларга тиешбез.

Фокус-группага икенче төрле эш бирелә. Сезгә кара йөрәк артында кем яшерелгәнен башка юл белән – текстның өченче өлеше ярдәмендә табарга кирәк. Төшеп калган сүзләрне үз урыннарына урнаштыргач, бу образ ачыкланачак. Аннары аның исемен буш калган урынга язып куярсыз.

Хөрмәтле коллегалар. Әйтүемчә, сезнең алда кроссенс алымы. Бу алым әсәрнең беренче өлешенә анализ ясарга ярдәм итә.


1нче шакмакта әсәрдә кулланылган символ бирелгән. Ул әсәрнең идеясен, андагы хис-тойгыларны, геройларның характерларын ачарга ярдәм итә. Нәрсә күрәсез? Әйе, бу “инеш”. Инеш, гомумән, су әдәбиятта һәм фольклорда туган җир, тәбигать, чисталык символы. Димәк, нинди тойгылар, нинди геройлар күз алдыгызга килеп баса? (Тәбигать турында уйланучы, чиста күңелле геройлар.)


2нче шакмакта әсәрдә булган күренешләрнең урыны билдәләнгән: “бульвар”, “клуб”, “танцевальня”, “цирк”, “оркестр”, “театр”, “концерт”. Бу сүзләр текстан алынган. Ниндидер кимәлдә якын булган күптөрле жирләр, биналар, оешмалар бирелгән. Ничек уйлыйсыз, бөтен сүзләрне дә берләштереп буламы? Барсында да нинди вакыйга, гамәл булырга мөмкин? Әйе, барсында да тамаша куялар, бульвар бу очракта тамашаның бинада түгел, ә тәбигатьтә булуына күрсәтә.


3нче шакмакта әсәрнең язылу вакытын билгеләүче сүзләр язылган. Игътибар итегез:

Гонҗә” — ачылып җитмәгән чәчәк
“Садаи хуш” — ягымлы   тавыш

Нам — исем
Кариэм — укучым.
Инсан — кеше
Фөрьяд — зарланып елау
Асла — һич тә

Колегалар, бу сүзләрне сез ничек атар идегез? Әйе, тарихи сүзләр. Нинди очырда алар кулланылды икән? Дөрес әйтәсез, 19нчы буатта. Шул вакытта язылган, диеп хәл итик.


4нче шакмакта авторның язу осталыгын тикшерүне дәвам итәбез. “Чәчкәли чәчкәләр”. “Үпкәлиләр күбәләкләр”. Бу бик матур жөмләләр, әлбәттә, игътибарга лаек. Сез аларны ничек аңлыйсыз? Рәхмәт явапларыгыз өчен, чынында автор “тәмле исләр чәчкәли чәчкәләр”. “Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр” диеп язган. Бу күренешне сүзләр уены диеп, шагыйрьне сүз остасы итеп, гадилектә даһилык диеп кабул итәргә була.


5нче шакмакка әсәрнең матурлыгы салынган. Әлбәттә, матурлык сүз байлыгында, сүрәтләү чараларында. Алар тәбигатьнең гүзәллеген күзалларга ярдәм итә. Биредә нинди сүрәтләү алымнары күрәсез?

Гаскәр кеби, чыршы, нарат”; “яшел үләннәр хәтфәдән юрган”; “урман, диңгез кеби” - чагыштыру.

Күз ачып йомганчы”, “жанны кисә”, “акылымнан язам”, “истән чыккан” – фразщеологизм.

Күбәләкләр чүгәли” – жанландыру”.

Бу сүрәтләү чаралары әсәрнең матурлыгын гына түгел, халыкчанлыгын да исбатлый.


6нчы шакмакта тарихи шәхесләр язылган: “гаскәри Чыңгыз кебек” “бөтен Сауләтләре”. Чыңгыз хан барыгызга да билгеле, ә Сауләт исеме астында татар халкының бөек кешеләре күз уңында тотыла. Аларның искә алынуы, әлбәттә, әсәрдәге геройларның көчле сыйфатларына күрсәтә. Коллегалар, бу шәхесләргә кагылышлы нинди сыйфатларны атар идегез? (Кыюлык, батырлык, тапкырлык.) Чыннан да бу сыйфатларга ия булучы герой бар бу әсәрдә. Нәкъ шулар вакыйгаларның хәл ителешенә йогынты ясый.


7нче шакмакта әсәрнең саннар аша тикшерергә була. Биредә саннар куелган: 1907, 21, 4, 128. Мин сезгә шуларның нәрсә аңлатканы турында уйланып карарга тәкъдим итәм. Әйе, бу язылу елы, авторның шул вакыттагы яше, әсәр 4 өлештән, 128 юлдан тора.


Ниһаять, 8нче шакмакка життек. Безнең күз алдында тоташ картина ачыкланып килә. Ә картинага анализ ясаганда, аның төсләренә игътибар итәргә кирәк. Әсәрнең 1нче өлешендә төсләр житәрлек – “кып-кызыл”, “ал”, “кызыл”, “сап-сары”, “зәңгәр”, “яшел”. Әгәр дә кулыгызда каләмнәр булса, бу төсләр белән нәрсәләр төшөрер идегез? Әйе, күбебез чәчәкләр, үләннәр, ди. Чыннан да, тәбигатьтә барган тамашаны төрле төстәге чәчәкләр уратып алгандыр. Әйтегез әле, бу төсләр сездә нинди эмоцияләр, хисләр уята? Рәхмәт.

9нчы шакмак, дөресрәге йөрәк, бу төсләргә каршы булып тора. Ул кара төстә. Аның мәганәсен белү, геройны ачыклау өчен сүз фокус–группага бирелә.


Фокус–группа

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр,

Һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул!


Күрүегезчә, Г.Тукай төп героен юл саен ачыклап, укучылар белән таныштырып барган. Шулай итеп, безнең бүгенге темабыз - “Шүрәле” поэмасы. Максат?


Без кроссенс алымы ярдәмендә әкиятнең беренче өлеше белән таныштык. Бу өлештә Габдулла Тукай чиста инеш суын эчеп үскән саф күңелле халкын данлый, туган якның гүзәл тәбигатен сүрәтли. Аның теле – кабатланмас тел, матур тел, мәганәле тел, татар теленең бөтен байлыгын чагылдырган тел. Шагыйрь Кырлай авылын яратып, матур төсләр һәм хисләр аша житкерә. Ә менә өченче өлешендә кап-кара урман эчендәге кара көчләр, женнәр турында сүз барганын фокус-группа ачыклады. Шуңа күрә безнең Шүрәлебез дә шушы кара йөрәк эчендә торсын әле, без аңа кабаттан әйләнеп кайтырбыз. Әлегә төп – дүртенче өлешкә анализ эшләргә чакырам.

Хөрмәтле коллегалар, фокус-группага тагы бер эш: бирелгән төсләр белән картина төзергә кирәк.


Постерлы презентация


Теманы ачыклау өчен, мин сезгә тагын бер отышлы коммуникатив компетенция формалаштыру технологиясе алымы тәкъдим итәм: постерлы презентация. Постер дигән сүз афиша, плакат ябештерү, элү дигәнне аңлата. Постларны социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин.Алар кыска һәм тапкыр текстлар формасында була, еш кына сүрәтләр белән бергә бирелә. Шуңа күрә балалар өчен алар аңлаешлы һәм кызыклы. Укучылар хәзер зур күләмле текстлар укырга яратмый, алар кыска роликлар карыйлар, постлар укыйлар, аларга лайклар куялар, шуңа күрә фикерләүләре дә шул рәвешле. Бу күренешне галимнар “клиплы фикерләү”, яки “мозаик фикерләү” диләр.


Постерлы презентация менә шундый коллаж формасында эшләнә. Ул - барыбызга да билгеле кластер, синквейн, кроссенсның бер төре, дисәк тә була. Постерлы презентацияне эшләгәндә Ни өчен? Кайчан? Кайда? Ничек? Кем? Нәрсә? сорауларына мотлак рәвештә явап бирергә кирәк.


Нәрсә?

Ни өчен?

Кем?

Тема

Кайчан?

Ничек?

Кайда?


Башлар алдыннан бер кызыклы факт белән таныштырасым килә. Игътибар итегез әле бу сүрәтләргә (конверт, оешма, контроль эш язылган бит, гариза, юл билдәләре). Ничек уйлыйсыз, нәрсә аларны берләштерә? Галимнар кешенең бер үзенчәлеген ачыклаганнар. Кеше язылган дәфтәр, китап битен ачса, кулына алса, гомумән, язулы әйбер күрсә, иң башта бу битнең, әйбернең уң ягының өске өлешенә игътибар итә икән. Бәлки, шуңа күрәдер, гел булмаса да, еш кына кирәкле мәглуматне шул өлешкә язабыз.

Бу фактны күз уңында тотып, әсәрнең мәганәсен анлаткан ни өчен? соравын иң сонга калдырабыз. Киресенчә мөмкин дә түгелдер, башта әсәрнең идеясын аңлатып, соңыннан текстын өйрәнү дөрес булмас иде.

Постерлы презентациянең структурасына килгәндә, аның тормышчанлыгын да күзалларга мөмкин. Бүгенге көндә балалар төрле социаль челтәрләрдә утыра. Шуларның иң популяры - “вконтакте”. Анда алар яңалыкларны карап, класслар куеп, комментарийлар язып утыралар. Менә бу бит. Уртада – тема, пост, фото яки ролик. уң якның өске өлешендә битне үзгәртеп яки хәвефсез итеп була. Бу идара итү үзәге. Монда бик әһәмиятле төймәләр. Әммә бу да әле бик мөһим түгел. Шул тирәдә статус бар. Бу инде баланың кәефен, уйларын чагылдыра. Кәефкә карап, кемгә? дусларга керә, нәрсә? фото һәм видео карый, кайда? качан? булган хәл-вакыйгаларны байкый. Ә сул якның аскы өлешендә “вконтакте”ның эшкәртүчеләре бите. Монда социаль челтәрнең мөмкинчелекләре белән танышып, ничек кулланырга өйрәнергә, эшкәртүчеләр белән элемтәгә керергә була.


Ниһаять, практик өлешкә дә килеп життек. Әсәрне укып барып, шушы сорауларга жаваплар туган саен, без аларны шушы постерлы презентациягә куя барыйк. Әлбәттә, укучылар белән бөтен текст укыла, ә бүген мин сезгә өзекләр генә тәкъдим итәм.

1. Иң беренче, теманы билгеләргә кирәк. Гади дәрестә без, әсәрне өйрәнгәч, аны ачыклар идек. Бу алымда “тема” сүзе астында өйрәнү объекты тора. Ул нәрсә? Дөрес, Шүрәле.

2,3,4,5. Кайчан? Кайда? Ничек? Кем? сорауларына явапны шушы юллардан табарга була.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет

Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.


Кайчан? - бик матур бер айлы кичтә. Кайда? – урманга. Ничек? - ялгызы бер ат җигеп. Кем? – Җегет.


6. Хәйлә

7. Урманны саклый


5. Җегет

1. Шүрәле

2. Бик матур бер айлы кичтә

4. Ялгызы бер ат җигеп

3. Урманга утынга



6. Шүрәле белән Жегет арасында конфликт килеп чыга. Бу конфликтны чишергә нәрсә ярдәм итә? Нәрсә? соравына явап бирергә шушы юллар ярдәм итер:

“Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын,—

Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!”

“Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр;
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр”.


Нәрсә? – хәйлә.


7. Ә менә хәзер иң кирәкле ни өчен? соравына жавап бирергә кирәк. Ни өчен бу конфликт киеп чыга, ни өчен Шүрәле Жегетнең .юлына чыга, аны кытыклап үтерергә була? Моның өчен текстка мөрәжәгать итик, Шүрәлене тасвирлаган сүзләрне табып, аңа характеристика бирик.


“Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.


“Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.


“Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;
Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.

Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,
Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр; —
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.


Күрүебезчә, ул үзен карак та, юлбасар, явыз да дими, нибары кети-кети уйнарга ярата торган итеп таныштыра, “Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым”, ди, үзе гаепле дә кебек түгел.

Ә хәзер әйтегез әле, ул кемнәрне кытыклый? (Ялгыз урманга килгән кешеләрне.)

Без балаларга тәрбияви моментны әйткәндә, егет нинди начарлык, яки ялгышлык эшләде, диеп сорыйбыз. Сез ни диеп яваплар идегез? (Бер үзе төнлә агач кисәргә килде.)


Ә хәзер мин сезне Шүрәледән саклану ысуллары белән таныштырып үтәм. Борон заманда урман иясенә ышанган кешеләр чыннан да шушы ысуллар белән сакланганнар.

- Урманда ялгыз йөрергә кирәкми, Башка кешеләр, эт белән, яки чыбыркы һәм камчы тотып йөрергә кирәк.

- Урманда йөргәндә сәер тавышларга алданып барырга кирәкми.

- Кычкырып көләргә ярамый.

- Шүрәлене очратсаң, кытыклавыннан исән калу мөмкин түгел. Ләкин аны алдап котылырга мөмкин.

- Шүрәле бертуктаусыз сораулар бирә. Явап бирергә ярамый. Аннан үзенә сорау биреп кенә котылырга мөмкин.

- Шүрәле судан курка, үзең белән су алырга кирәк.


Бу киңәшләр сакланучан, абай, акыллы булырга өйрәтә. Уйлап карасаң, алар бүген дә бик актуаль. Без балаларга урманда түгел, хәтта урамда да бер үзләре генә йөрөмәскә, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә өйрәтәбез.

Халыкта тагы бер юрау булган. Ул Шүрәленең каргышын алмаска өнди. Каргыш төшкән кешеләр авыллары белән бәхетсезлеккә юлыккан икән: я фәкыйрьлеккә батканнар, я гел янгыннан интеккәннәр. Бу һич тә юкка түгелдер. Чөнки Шүрәле урман иясе, тәбигать заты.

Шушы сүзләрдән чыгып, Шүрәле ни өчен Жегеткә очрый, аңа үтерү белән яный, дигән сорауга явап бирик. Чөнки үзенең өен, тәбигатьнең сафлыгын, урманны саклый.


Ә хәзер кирегә, кроссенс уртасындагы кара йөрәккә борылып кайтыйк.

Кара төс нәрсәне символлаштыра? Бу сорауга явап бирергә мин ярдәм итәрмен. Әйткән сүзләремә нәтижә ясап кына барырга кирәк.


Безнең өчен кара урман, кара жир, хәтта кара нефть – ул нәрсә? – Байлык.

Кара каш, кара күз, кара чәч, диеп элек-электән сокланганнар. Хәзер дә кара күлмәкләр, чәшке туннар. Бу нәрсә? – Матурлык.

“Без дә Хакның бәндәсе” дигән юллардан да.

“Гомеремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында, 
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында, 
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәиб сүрә Коръәннән, – 
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан. 
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; 
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!”- дигән юллардан да Габдулла Тукайның тирән иманлы булуын беләбез.


Кәгъбә алтын белән чигелгән кара япма белән капланган. Габбасилар династиясе кара байраклар йөрткән, Пәйгамбәребез кара чалма кигән. Моны ничек атарбыз? – Изгелек. Иман.


Шулай итеп, кара йөрәк эчендә халкыбызның вә бөек шагыйребезнең күңел һәм акыл байлыгын үз эченә сыйдырган, бөтендөнья әдәбиятының гүзәл энжесе булып балкыган, үз йортына тогры булган, аны саклаган Шүрәле тора.




I - 30

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — «Кырлай» диләр;

Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.

II - 8

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым…
Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».
Аз гына сабрит әле, әй кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

III - 8

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,
һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

IV - 82

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!
Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.


Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,
Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;
Куйды илтеп аузын эчкән бүрәнәгә бармагын,—
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!
Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.


Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр;
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды — кысылды шап итеп.
Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;
Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,
Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;
Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым «Былтыр» минем.

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!
Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була,
һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.
Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең,— диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»