А.М. Шәрифуллин
МБГБУ “Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбе”
югары квалификацияле музыка укытучысы
Музыкаль сәләтле балалар белән эшләү (эш тәҗрибәсеннән)
Хәзерге заман гомуми белем бирү мәктәбе фән нигезләрен генә түгел, сәнгатьне дә яхшы белгән зыялы кешеләр әзерләп чыгарырга тиеш. Эмоциональ тәэсир көченә ия булган музыка бу тәрбия процессында аеруча зур роль уйный.
Мәктәптә укучыларга музыкаль белем һәм эстетик тәрбия бирү музыка дәресләре , дәрестән тыш эшләр аша тормышка ашырыла. Балалар күңелен музыкаль тәэсир - кичерешләр белән баету, аларның музыка белән кызыксынуларын арттыру, теге яки бу әсәрне башкаруда актив катнашуларын тәэмин итү өчен, дәрестән тыш тәрбиянең төрле формалары кулланыла. Бирегә бәйрәмнәргә багышланган концертлар, кызыклы күңел ачу кичәләре керә.
Әмма дәрес музыкаль тәрбия бирүдә төп форма булып тора. Музыка дәресләрендә укыту процессы музыкаль әсәрләрнең эчтәлегенә нигезләнә. Музыкаль әсәрнең эчтәлеге – ул кешенең уй - хисләре, тойгы кичерешләре. Шул хисләрне һәм кичерешләрне сиземләү, әсәрнең гүзәллеген тоя белү, музыканың эчтәлеген аңлап шатлану, фикерләрне әйтә белү, музыка сәнгатенең тормыш белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату- музыка дәресләренең төп максаты булып тора.
Балаларда сәнгати зәвык тәрбияләү, аларның сәләтләрен ( музыкаль ишетүне, хәтерне, ритм тойгысын) , башкару осталыгын үстерү – музыка тәрбиясенең төп мәсьәләсе.
Без еш кына үзебезнең эшчәнлектә, балалар эчке дөньялары белән зур җиңүләргә әзер булмаган килеш, нинди дә булса нәтиҗә алырга тырышабыз. Соңыннан, аптырап калабыз – ни өчен балада алга таба музыка, рәсем, бию, уен коралларында уйнау теләге югала соң? Без үзебезгә кирәк өчен генә тырышабыз түгелме? Баланың теләге һәм аның барлык мөмкинлекләрен ачу кадр артында кала. Ә бәлки, аз гына көтәргәдер һәм балалар белән көткән нәтиҗәгә бергәләп ирешергәдер? Бу очракта без иң мөһим бурычыбызны – аларда музыкага мәхәббәт тәрбияләүне үтибез.
Сәләтле балалар белән эш, күп очракта, дәрестән тыш музыкаль эшчәнлектә алып барыла. Класстан тыш эшчәнлекнең эчтәлеге, минемчә, дәрес принципларына таянырга тиеш. Бу очракта программа эчтәлегенең класстан тыш эшчәнлеккә әверелүе аны баета гына. Шуның белән беррәттән, балаларның теләкләре, аларның кызыксынулары һәм индивидуаль мөмкинлекләре исәпкә алынырга тиеш.
Мин эшли торган түгәрәктә 2-11 сыйныфлардан укучылар шөгыльләнә. Эшчәнлек Балалар һәм Яшьләр Йортының педагогик советында расланган музыкаль – эстетик юнәлештәге программа нигезендә алып барыла.
«Вокал» түгәрәгенең максаты һәм бурычлары: укучыларда белем сыйфатын арттыру; музыкаль әсәрләрне анализларга өйрәтү; ансамбльдә җырлаганда авазларның чисталыгы һәм башкару осталыгына ирешү; балаларның тавыш аппаратын саклау һәм үстерү; партитурада аерым тавышларны, гармонияне аерырга өйрәтү; музыкаль грамоталы һәм үзенең мәдәниятен яратучы шәхес формалаштыру.
Вокаль, хор, музыкаль – ритмик күнекмәләр конкрет тема өйрәнү белән бәйләп алып барыла.
Хәзерге көнгә кадәр бала тавышының яңгыраш эталоны бәхәсле булып кала бирә. Бу бигрәк тә, смотр – конкурсларда, бәя биргәндә ачык чагыла. Хор чиста яки фальш җырлый – монысы һәркемгә ачык, ә менә аваз яңгырашы! Монда бары ике бәя – “охшый” яки “охшамый”. Коллектив күп очракта техник сыйфатлар буенча гына бәяләнә. Ә бит хорның төп бурычы – җырлаган вакытта музыка иҗат итү, музицирование ясау. Шулай да була, музыканың хисен тирәнтен ачып салучы бер тавышлы хор, хиссез һәм төссез өч тавышлы хорны бер якка куярга мөмкин.
Шуның өчен түгәрәк эшчәнлегендә төп игътибар башкарылучы әсәрнең эмоциональлегенә, музыкальлегенә юнәлтелә. Җырлаудан тыш, ритмик һәм вокаль импровизацияләр кулланам, элементар дирижерлык алымнарын өйрәтәм.
Мәктәпне тәмамлагач, укучылар нәрсәне искә алырлар? Әйтүе авыр. Минемчә, аларның тормышын кызыклы итәргә, иҗат белән тулыландырырга кирәк. Моны ничек эшләргә соң? Әзер рецептлар юк. Һәрбер педагогның үз алымы, үз методы.
Мин 23 ел музыка укытучысы булып эшлим. Шул дәвердә музыкаль түгәрәк алып барам. Мәктәбебез зур түгел, талантлар сайлап алу мөмкинлеге дә кечкенә. Әмма, бу балалар җыр сәнгатенә бөтен йөрәкләрен бирәләр.
Ике группа балалар белән эшлим. Беренче группада уртача музыкаль сәләтле укучылар шөгыльләнә. Бу – коллективның күпчелеге. Алар белән эшләүдә түбәндәге принципларга таянам:
Тавышны ашыкмыйча, примар тоннардан башлап, диапозонны киңәйтә барып үстерү;
вокаль эшчәнлектә төп метод булып телдән аңлату һәм укытучы яки яхшы укучыларның җырлап күрсәтүе тора. Аларның җырлавы яңгырашның дөрес күрсәткече булып тора;
дәресләрдә төп критерий булып авазның сыйфаты һәм җырлау иреге санала;
бөтен эшчәнлек музыкаль ишетүне (слух) үстерү һәм балаларның тавыш аппаратын саклау белән бәйле.
Балаларның тавыш аппараты белән санлашырга кирәк. Тавыш мутациясе вакытында, аны үстерү, киңәйтү өстендә эшләгәндә аеруча сак булырга кирәк..
Бүгенге көнгә кадәр балаларның тавыш эталоны бәхәсле булып кала. Бу бигрәк тә смотр-конкурсларда күренә. Моның өчен безнең күпме тырышлык, балаларның күпме кичерешләре китә. Ничек булса да, конкурсның шартларын үтәргә кирәк! Ә бала җиңүчеләр исемлегенә эләгә алмаса (кызганыч, җиңүчеләр бик аз була), бу баланың талантын үтерә генә түгелме соң? Музыка – спорт түгел, монда башка төрле чагыштыру формалары һәм бәяләү чаралары кирәк.
Икенче группа – аеруча сәләтле балалар. Алар бары тик ялгыз һәм ансамбльдә җырлау белән генә шөгыльләнәләр. Һәм, әйтергә кирәк, профессиональ дәрәҗәдә. Бу очракта миңа әти-әниләр ярдәм итә (үзләре фонограмма яздыралар, концерт киемнәре тектерәләр һ.б.). Бу группа – концерт варианты. Алар белән һәрвакыт әзер программа.
Мин укыта торган һәм укытып чыгарган укучылар арасында төрле республика конкурслары лауреатлары - “Сандугач керде күңелгә”, Сара Садыйкова, Әлфия Афзалова исемендәге конкурслар, “Моң чишмәсе”, Ринат Илаев исемендәге “Гармун моңы”, “Чистай сандугачы”, “Йолдызлык”, “Нократ дулкыннары”, Инбер Шәфыйков исемендәге“Моңлы курай” һ.б., россиякүләм “Казанская лира”, “Этномириада” конкурсы лауреатлары бар; ике укучым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлады, берничәсе Алабуга мәдәният – агарту училищесында белем ала, бик күп район конкурслары һәм фестиваль җиңүчеләре бар.
Минем балалар белән эшләү девизым – “музыка белән аралашу шатлыгы”. Концертлар һәм хезмәт шатлыгы, “без булдырдык” дигән баскычка күтәрелү шатлыгы.
