СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Сөмбелә" бәйрәме

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Сөмбелә" бәйрәмен үткәрү өчен әзерләнгән сценарий

Просмотр содержимого документа
«"Сөмбелә" бәйрәме»

(Жюригә таблица бирелә)

- Исәнмесез хөрмәтле укытучылар, укучылар!Сезне Уңыш бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Бүгенге кичә сезнең күңелләрдә озак сакланыр, күтәренке кәеф бүләк итәр дип ышанып калабыз. Димәк, башладык...!

- Безнең барыбызның да Уңыш бәйрәме турында ишеткәнебез бар. Ул урып-җыю эшләре тәмамлангач үткәрелә, шулай бит? Икенче төрле бу бәйрәмне Сөмбелә дип атыйлар икән. Ни өчен Сөмбелә дип аталган, чөнки ул уңыш алиһәсенең исеменнән алынган икән. Элек уңыш мул булсын өчен кешеләр алиһәләргә табынып яшәгәннәр. Сөмбелә бәйрәмен бүгенге көндә дә үткәрәләр, сагынып көтеп алалар. Ә менә чит илләрдә безнең ил белән беррәттән, көз көне Хэллоуин үткәрелә. Ә нинди бәйрәм соң ул Хэллоуин? Хэллоуин ул халык – ара уздырыла торган бәйрәм икән укучылар. Аны Англиядә,Америка кушма штатларында, Ирландиядә һәм Канадада зурлап үткәрәләр. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге – ниндидер серле һәм сихри көчләр пәйда булудан тора. Бу бәйрәмнең төп элементларын без сезнең белән бүген карап китәрбез.

1) Шуларның берсе костюмнар. Сезгә костюм әзерләргә дип бирем бирелгән иде. Безнең бүген жюри әгъзалары сезнең эшегезне бәяләп барачак, баллар куячак. Әйдәгез, 5 нче сыйныфтан башлыйбыз. Белик әле, чит илләрдә бу бәйрәм вакытында ничек итеп киенәләр икән.(5 нче класс күрсәтә, 6 а, 6 б)

2) Музыкаль номер

3) Поделка күрсәтергә

4) Сезгә менә шундыерак вакыйга бирелә. Сез балга килдегез, андагы барлык кунаклар матур итеп костюмнар кигән. Ә сезнең киемегез юк. Менә сезгә материал (туалетная бумага). Сез берәр ничек үзегезгә костюм ясарга тиеш. Башладык. (класстан 2 шәр кеше)

5) Алдагы бирем – көз портреты ясау. Теләсә нинди рәсем,ләкин көз темасына. (класстан бер кеше, фломастеры, яфраклар,бумага)

- Булдырдыгыз укучылар! Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. Димәк, нәтиҗә. Рәхим итегез.(Грамоталар бирәләр)



- Табыннар сыгылып тора

Ул сыйдан, ул нигмәттән.

Алмалары ташып чыккан

Баллы,татлы ширбәттән.

Ташкабак менеп утырган

Уртага, бәлеш булып

Кайнатма, бал, кыстыбыйдан

Өстәлләр тора тулып.

Ит бәлеше дә күренә,

Хәтта өчпочмагы да.

Гөмбәнең ниндие кирәк –

Майлысы да, агы да.

Кура җиләге һәм чия

Компотка әверелгән.

Кемдер исә муенына

Миләш - муенса элгән.

Ак күмәч,ак ипи булып

Түрдән икмәк нур сибә.

Мондый тәм-томнарны күргәч

Авыздан сулар килә.

Биибез дә, җырлыйбыз да

Уеннар да уйныйбыз.

Киләсе елга да уңыш

Мул булыр дип уйлыйбыз.

Иртә яздан тырыштык бит,

Тир түктек бакчабызда.

Хезмәтнең нәтиҗәсенә

Сөенә барчабыз да.

Нинди көн, нинди тантана,

Бу бәйрәмне кем белә?

Бездә уңыш бәйрәме бит,

Бай һәм юмарт Сөмбелә!

Менә шундый күтәренке нотада без сезнең белән саубуллашабыз, тагын бер кат бәйрәм белән сезне.































Сыйныф

Костюм

Музыкаль

номер

Поделка

Вакыйга

Портрет

5 класс







6 а класс







6 б класс
















* иң югары балл – 5 куела

* иң аз балл – 1 куела