Әдәби уку, 3 сыйныф (рус төркеме)
Тема: Тылсымлы сүз.
Максат:
1) Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны гомумиләштерү, сөйләмдә активлаштыру;
2)Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
3)Бер-береңә һәм башкаларга карата ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү, сөйләм культурасын өйрәнү, татар теленә карата уңай караш булдыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: итагатьле әңгәмәдәш булу, аралаша белү сәләтен үстерү, әдәп кагыйдәләренең кирәклеген аңлау.
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: логик фикерләү күнекмәләрен үстерү, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.
Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, парларда эшли белү,коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, үзбәя бирә белү.
Предмет буенча: “Әдәпле булыйк”темасы буенча диалог төзи алуны камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру.
Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне системалаштыру
Төп төшенчәләр: әдәпле, тәрбияле, хәерле иртә, хәерле көн, рәхим итегез, гафу итегез, сәлам, исәнмесез, рәхмәт, ашыгыз тәмле булсын, сау бул.
Эшне оештыру: фронталь, парларда, индивидуаль
Материал: дәреслек (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина), Күңелле татар теле (дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге), И. Туктар “Рәхмәт һәркем өчен дә рәхәт” хикәясе, Ш. Галиев “Рәхмәтләр хакында” шигыре
Җиһазлау: Проектор, ноутбук, презентация, карточкалар, тылсымлы тартма.
Дәрес планы
1.Оештыру өлеше
Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Уңай психологик халәт, эш атмосферасы тудыру. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Укучылар белән әңгәмә үткәрү.
-Исәнмесез,укучылар!
-Хәерле көн сезгә!
-Кәефләрегез ничек?
Дежур укучы белән сөйләшү.
-Бүген ничәсе?
-Атнаның кайсы көне?
-Һава торышы нинди?
-Хәзер елның кайсы фасылы?
-Кәефегез яхшы булсын. Ә менә кешенең кәефен күтәрү өчен нишләргә кирәк? Нинди сүзләр ишеткәч рәхәт була? (слайд1)
-Димәк, без бүгенге дәресебездә нинди сүзләр турында сөйләшербез? Аның өчен нишләрбез?
-Без әдәпле сүзләр турындагы белемнәребезне искә төшерербез, ныгытырбыз.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
- Нинди әдәпле сүзләр беләсез? (Сүзләрне әйттерү, тәрҗемәсен искә төшерү, тикшерү.) (слайд2)
-Ә әдәпле сүзләр турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
-Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хикәясе.(слайд3)
- Рөстәмнең әнисе ни өчен улына рәхмәт әйтә?
3. Яңа тема өстендә эш
1. Проблемалы ситуация булдыру
- Әмир, китабыңны биреп тор әле.
- Рәхмәт.
- Кәрим, дәфтәреңне күрсәт әле.
- Рәхмәт.
- Укучылар, мин нишләдем?
- Китап, дәфтәр сорадыгыз . Биреп торган өчен рәхмәт әйттегез.
- Ни өчен рәхмәт әйтергә кирәк?
2. Шәүкәт Галиев та үзенең шигырендә сезнең фикерегез белән килешкән. Укып китик әле.(слайд4)
“Рәхмәтләр хакында”
Җиргә төшкәч бияләе,
Гафур алып биргән иде,
Динә аңа: – Рәхмәт, – диде.
Малайның да җылы сүзгә
Кәеф килде. Елмайды да:
-Рәхмәтеңә Рәхмәт! – диде.
Кыз җавапсыз калсын диме?
Җавап бирде: -Рәхмәтемә
Рәхмәт өчен Рәхмәт инде!
Малай аңа башын иде:
-Рәхмәтемә Рәхмәт өчен
Рәхмәтеңә Рәхмәт, -диде.
Динә көлде. Бик күңелле,
Рәхәт иде. … Җиргә төшкән
Бияләйгә Рәхмәт инде.
-Динә ни өчен Гафурга рәхмәт әйтте? Ә Гафур ни өчен рәхмәт әйтә?
- Ә язучы Идрис Туктарның бу турыда нәрсә уйлаганын без аның хикәясен укып белербез.
3. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
1. И.Туктарның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру. (слайд 5)
Идрис Туктар 1896 елның 2 октябрендә Башкортстандагы Благовар районы Болышлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Ул балалар өчен хикәяләр, әкиятләр яза. Шулай ук күп кенә рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. 1936 нчы елда Идрис Туктар Зеленодол шәһәренә күчеп килә .46 ел ул безнең шәһәрдә яшәп иҗат итә, мактаулы һәм хөрмәтле кеше була. Язучы шәһәр мәктәпләрендә, рабфак һәм һөнәр училищеларында татар теле һәм әдәбияты укыта. Сугышта катнаша. Ул үзәк шәһәр китапханәсе мөдире булып эшли. Язучы 1982 елның 20 октябрендә 87 яшендә Яшел Үзән шәһәрендә вафат була.
Идрис Туктар күбрәк балалар өчен яза. Аның әсәрләре табигать, дуслык, өлкәннәргә ихтирам турында. Ул “Серле тартма”, “Урман букеты”, “Кышкы урман” кебек хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү турында яза. “Авыраяк”, “Өлгер”, “Нилектән икән?”, “Тырышкан табар”, “Җем-җем!... Чвик!”, “Борын”, “Рәхмәт һәркем өчен дә рәхәт”, “Ялкау өчен ботка суынган” кебек хикәяләрен дә балалар бик яратып укыйлар.
2. Балалар, ял итеп алыйк (физкультминутка.) (слайд 6)
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Дәресне дәвам итик.
3. Идрис Туктарның “Рәхмәт һәркем өчен дә рәхәт” дигән хикәясе өстендә эш. (слайд 7)
Рәхмәт һәркем өчен дә рәхәт. И.Туктар
Мин кибеттән икмәк алып кайтып биргәч, Хафиз бабай миңа рәхмәт диде. Мин дә аңа рәхмәт әйттем.
Икмәк алып кайтучы син үзең ич, нигә миңа рәхмәт әйтәсең? – диде Хафиз бабай.
Рәхмәткә каршы рәхмәт тагын да рәхәт, - дип җавап бирдем мин.
Хак сөйлисең: рәхмәт һәркем өчен дә рәхәт, - диде Хафиз бабай куанып һәм аркамнан сөеп куйды.
а) Сүзлек өстендә эш. Укытучы артыннан кабатлыйлар, сүзлек дәфтәренә язып куялар. (слайд8)
Хак сөйлисең –правду говоришь
Куанып - радуясь
Аркамнан – по спине
сөеп куйды – ласково погладил
б) Хикәяне укытучының укучыларга үрнәк укуы.
в) Укучылар эчтән укыйлар.
г) 1-2 укучы кычкырып укып күрсәтә.
д) хикәяне тәрҗемә итү.
4. Яңа белемнәрне ныгыту
1.Хикәя буенча сорауларга җавап бирү.
-Хикәянең төп геройлары кемнәр? (Автор, Хафиз бабай)
- Хикәя кем исеменнән сөйләнә?Ул нишли?
- Хикәя автор исеменнән сөйләнә. Ул Хафиз бабайга ипи алып кайткан.
-Хафиз бабай нәрсә дип әйтә?
- Ни өчен малай Хафиз бабайга рәхмәт әйтә?
- Малай нинди? Хафиз бабай ниди?
- Автор әлеге әсәре белән нәрсә белән нәрсә әйтергә теләгән?
2. Мин хәзер сезгә русча җөмләләр әйтәм, сез шул җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан табып укыгыз.
- Дедушка Хафиз поблагодарил мальчика.
- хорошо услышать спасибо на спасибо.
- почему ты мне спасибо говоришь?
- спасибо для каждого приятно.
3. Парларда эш. Башта бер укучы карточкалардан укып сораулар бирә, икенчесе җавап бирә. Билгеләнгән вакыт үткәч, рольләр алышына.
Малай Хафиз бабайга нәрсә алып кайткан?
Хафиз бабай малайга нәрсә дип әйткән?
Малай Хафиз бабайга нәрсә дип әйткән?
4. Һәр укучыга кәгазь битендә тест таратыла, эшләп бетергәч, партадашлары белән алмашып, экранда бирелгән җаваплар буенча тикшерелә, билгеләр куела. Хаталар буенча фикерләшү үткәрелә һәм җыеп алына. (слайд9)
1) Малай Хафиз бабайга нәрсә алып кайткан?
а)май
б)ипи
в)сөт
2) Хафиз бабай малайга нәрсә дип әйткән?
а)рәхмәт
б)зур рәхмәт
в)тәмле булсын
3) Дөрес тәрҗемәне тап. Рәхмәт һәркем өчен дә рәхәт.
а)спасибо для каждого приятно
б)всем спасибо
в)приятно спасибо слышать
4)Хатасыз җөмләне тап.
а) Хафиз бабай миңа рәхмәт димәде.
б)Хафиз бабай сиңа рәхмәт диде.
в) Хафиз бабай миңа рәхмәт диде.
5. Малай ипине кайдан алып кайта?
а)базардан
б)кибеттән
в)шәһәрдән
5. Уен: “Тылсымлы тартма”. (слайд 10)
Тартмада тылсымлы сүзләр язылган битләр. Укучы бер сүзне алып, аның кайчан кулланылганын аңлатырга тиеш.
5. Йомгаклау
Рефлексия:
- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә белдек?
- Яңа сүзләр өйрәндек, И. Туктар белән таныштык, Хафиз бабай турында хикәя укыдык, сорауларга җаваплар бирдек,тест эшләдек, уен уйнадык.
- Нәрсәне яхшы эшләдек?
- Нәрсә кыен булды?
-Нинди нәтиҗәгә килдек?
Олыларга булышырга, тылсымлы сүзләр әйтергә, игътибарлы булырга кирәк.
Үзбәя. Укучылар каршысында смайликлар. Үзләрен бәялиләр(слайд 11)
Кем теманы аңлады, дәрестә эшләргә авыр булмады – көлә торган смайлик.
Кемгә бераз авыр булды,сораулары калды – сораулы смайлик.
Кем бернәрсә дә аңламады – боек смайлик сайлагыз.
Билге кую.
Өй эше бирү.
Өйдәгеләр сиңа рәхмәт әйтерлек эш эшләргә. Аның турында җөмлә төзеп язырга.